Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lv 2 бүл. 14-24 б.
  • Вөҗданны саф килеш ничек сакларга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вөҗданны саф килеш ничек сакларга?
  • Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ВӨҖДАН НӘРСӘ УЛ ҺӘМ УЛ НИЧЕК ЭШ ИТӘ?
  • ВӨҖДАННЫ ӨЙРӘТЕР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
  • БАШКАЛАРНЫҢ ВӨҖДАНЫН ИСӘПКӘ АЛ
  • САФ ВӨҖДАН НИНДИ ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ?
  • Аллаһы алдында саф вөҗдан
    Аллаһы мәхәббәтендә калыйк
  • Үз вөҗданымны ничек өйрәтергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Вөҗданыгыз ышанычлы киңәшчеме?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Вөҗданыңның авазын тыңла
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
lv 2 бүл. 14-24 б.
Компас белән карта

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Вөҗданны саф килеш ничек сакларга?

«Вөҗданыгыз саф булсын» (1 ПЕТЕР 3:16).

1, 2. Ни өчен компас бик мөһим корал, һәм ни өчен аны вөҗдан белән чагыштырып була?

МОРЯК киң океанның дулкыннарын ерып үз кораблендә бара; сәяхәтче буш чүл аша үтә; пилот күкне каплаган болытлар өстеннән үз самолетын алып бара. Бу кешеләрнең нинди уртак яклары бар? Компаслары, аеруча заманча приборлары, булмаса, алар бик кыен хәлгә эләгерләр иде.

2 Компас — төньякка күрсәтә торган магнит угы булган гади генә бер прибор. Әгәр ул төзек булса, һәм, өстәвенә, безнең яхшы картабыз да булса, ул безне үлемнән саклап кала ала. Компасны Йәһвә безгә биргән кадерле бүләк — вөҗдан белән чагыштырып була (Ягъкуб 1:17). Вөҗдан булмаса, без тормыш юлында адашкан булыр идек. Аны дөрес куллансак, ул безгә дөрес юлдан читкә тайпылмыйча йөрергә булышачак. Вөҗдан нәрсә ул? Ул ничек эш итә? Әйдә, моны белик. Аннан соң мондый сорауларга җавап алырбыз: 1) вөҗданны өйрәтер өчен нәрсә эшләргә? 2) Ни өчен без башкаларның вөҗданын исәпкә алырга тиеш? 3) Саф вөҗданны саклау нинди фатихалар китерә?

ВӨҖДАН НӘРСӘ УЛ ҺӘМ УЛ НИЧЕК ЭШ ИТӘ?

3. «Вөҗдан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе нинди мәгънә йөртә, һәм ул кешеләрнең нинди гаҗәеп сәләтен сурәтли?

3 Изге Язмаларда «вөҗдан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «үз-үзеңне белү» дигән мәгънә йөртә. Җирдә яшәгән башка тере затлардан аермалы буларак, кешеләрнең Аллаһы биргән үз-үзләрен танып белү сәләте бар. Без үз-үзебезне тикшереп чыга алабыз, үзебезгә әхлакый яктан бәя бирә алабыз дип әйтеп була. Вөҗданыбыз безне әхлакый яктан бәяләп яки судья булып эшләребезне, карашларыбызны һәм кабул иткән карарларыбызны тикшереп чыга ала. Ул безгә дөрес карар кабул итәргә булыша яки начар юлдан бармас өчен безне кисәтә ала. Нәтиҗәдә, вөҗдан, яхшы юл сайлаганда, безгә шатлык китерергә яки, дөрес булмаган юлдан киткәндә, безне газапларга мөмкин.

4, 5. а) Ни өчен без Адәм белән Хаува вөҗданга ия булган дип әйтә алабыз, һәм алар Аллаһы законын бозганга нәрсә булган? ә) Борынгы заманда яшәгән тугры хезмәтчеләрнең үз вөҗданнарына колак салганнарын нинди мисаллар күрсәтә?

4 Бу сәләт беренче ир белән хатынга бирелгән булган. Адәм белән Хаува гөнаһ кылганнан соң оят сизгәннәр, һәм бу аларның вөҗданнары бар икәнен күрсәткән (Яратылыш 3:7, 8). Кызганычка каршы, аларның саф булмаган вөҗданнары хәлне инде төзәтә алмаган. Алар Аллаһы законын белә торып бозганнар. Шулай итеп, алар барысын аңлап фетнәчеләр, Йәһвәнең дошманнары булып киткәннәр. Камил кешеләр буларак, алар нәрсә эшләгәннәрен яхшы аңлаган, шуңа күрә аларны кичереп булмаган.

5 Адәм белән Хаувадан аермалы буларак, камил булмаган күп кенә кеше үз вөҗданнарының авазын тыңлый. Мәсәлән, тугры Әюп болай дип әйткән: «Мин тәкъвалыгымны саклармын, аны бер дә ычкындырмам, тере чагымда йөрәгем мине гаепләмәс»a (Әюп 27:6). Әюпнең вөҗданы саф булган. Ул үз вөҗданының авазына игътибарлы булган: төрле эшләр башкарганда һәм карарлар кабул иткәндә аның авазына колак салган. Шуңа күрә Әюп үз вөҗданы аны гаепләми, ягъни оят һәм гаеп хисе уятып газапламый, дип әйтә алган. Ә менә Давыт башка хисләр кичергән. Ул Йәһвәнең майланган патшасына тиешле хөрмәт күрсәтмәгәч, «вөҗданы аны газаплый башлаган» (1 Ишмуил 24:5). Давыт вөҗдан газабы кичергән һәм бу аңа файда китергән: ул андый тәртиптән качарга өйрәнгән.

6. Вөҗдан — бар кешеләргә бирелгән бүләк икәнен нәрсә күрсәтә?

6 Вөҗдан бүләге Йәһвә хезмәтчеләренә генә бирелгәнме? Рәсүл Паулның сүзләренә игътибар итик: «Кануннары булмаган башка халык кешеләре, кануннары булмаса да, табигатьләре буенча канундагыны эшләгәндә, үзләренә үзләре канун булалар. Алар канунның асылы йөрәкләренә язылганын күрсәтәләр, вөҗданнары да шаһитлек бирә, һәм алар үз уйларында үзләрен я гаепли, я хәтта аклый» (Римлыларга 2:14, 15). Йәһвәнең законнары белән таныш булмаган кешеләрнең вөҗданнары да аларны вакыт-вакыт Аллаһы принциплары буенча эш итәргә этәрергә мөмкин.

7. Ни өчен вөҗдан кайвакыт ялгыш юлдан алып китәргә мөмкин?

7 Ләкин кайбер очракларда вөҗдан безне ялгыш юлдан алып китәргә мөмкин. Ни өчен? Мәсәлән, компасны берәр тимер әйбер янына куйсаң, аның угы инде төньякка күрсәтми башларга мөмкин. Өстәвенә, яхшы карта булмаса, компас әз файда китерәчәк. Нәкъ шулай ук вөҗданыбызга да эгоистик теләкләребез бик нык тәэсир итсә, ул безне дөрес булмаган якка алып китәргә мөмкин. Вөҗданны Аллаһы Сүзендәге ышанычлы җитәкчелеккә нигезләнмичә куллансак, безгә, мөһим сорауларны хәл иткәндә, яхшылык белән начарлыкны аеру авыр булыр. Шуңа күрә, вөҗданыбыз дөрес эш итсен өчен, безгә Йәһвәнең изге рухының җитәкчелеге кирәк. Паул: «Вөҗданым изге рух аша шаһитлек бирә»,— дип язган булган (Римлыларга 9:1). Вөҗданыбыз Йәһвәнең изге рухы буенча эш итәме? Моны ничек белергә? Моның өчен вөҗданны өйрәтергә кирәк.

ВӨҖДАННЫ ӨЙРӘТЕР ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

8. а) Йөрәк вөҗданыбызга ничек тәэсир итәргә мөмкин, һәм карарлар кабул иткәндә нәрсәне исәпкә алырга кирәк? ә) Ни өчен мәсихчегә саф вөҗданлы булу гына аз? (Искәрмәне кара.)

8 Карарларыбыз вөҗданыбызга каршы булмасын өчен нәрсә эшләргә? Кайберәүләр карар кабул иткәндә, күрәсең, үз хисләрен генә исәпкә ала. Шуннан соң алар: «Бу минем вөҗданыма каршы түгел»,— дип әйтергә мөмкин. Йөрәк теләкләре бик көчле булырга мөмкин һәм хәтта вөҗданга тәэсир итә ала. «Кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк. Кем аны белә ала?» — дип әйтелә Ирмия 17:9 да. Шуңа күрә Йәһвә Аллаһыга шатлык китерүче эшләр беренче урында, ә йөрәгебезнең теләкләре икенче урында булырга тиешb.

9. Аллаһыдан курку нәрсә ул, һәм вөҗданыбызга ул ничек тәэсир итә ала?

9 Карар өйрәтелгән вөҗдан буенча кабул ителсә, бу карарда үз теләкләребез түгел, ә Аллаһыдан куркуыбыз чагылачак. Бер мисал карап чыгыйк. Тугры хаким Никаминың Иерусалимда яшәүчеләрдән салым алырга хокукы булган. Әмма ул моны эшләмәгән. Ни өчен? Аның Аллаһы халкын җәберләп, Йәһвәнең ачуын чыгарасы килмәгән. «Мин Аллаһыдан курыкканга, алай эшләмәдем»,— дигән ул (Никами 5:15). Бездә Аллаһыдан курку — күктәге Әтиебезгә яраклы булмаудан эчкерсез курку булырга тиеш. Аллаһыга карата андый тирән хөрмәт уятучы курку безне, карарлар кабул иткәндә, аның Сүзеннән җитәкчелек эзләргә этәрәчәк.

10, 11. Исерткеч эчемлекләр турында әйткәндә, Изге Язмалардагы нинди принципларны исәпкә алырга кирәк, һәм, аларны кулланыр өчен, Аллаһы җитәкчелеген ничек алып була?

10 Мәсәлән, исерткеч эчемлекләргә кагылышлы сорауларны карап чыгыйк. Дуслары яки туганнары белән бергә җыелганда, күп кешеләр алдында: «Исерткеч эчемлекләрне эчәргәме яки юкмы?» — дигән сорау туа. Башта Изге Язмалардагы исерткеч эчемлекләргә кагылышлы принципларны карап чык. Изге Язмаларда андый эчемлекләрне чаманы белеп эчү хөкем ителми. Анда Йәһвә кешеләргә шәрабны бүләк итеп биргәне өчен данлана (Зәбур 104:14, 15). Әмма Инҗилдә исерткеч эчемлекләрне артык эчү һәм тыелгысыз эчү мәҗлесләре хөкем ителә (Лүк 21:34; Римлыларга 13:13). Өстәвенә, анда эчкечелек бик авыр гөнаһлар, мәсәлән, фәхешлек, белән бергә искә алынаc (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

11 Андый принциплар мәсихченең вөҗданын өйрәтә һәм сизгеррәк булырга булыша. Шуңа күрә дуслар белән очрашканда исерткеч эчемлекләр булса, үзеңә мондый сораулар бир: «Ни өчен бу очрашу оештырылган? Барысы да әдәпле үтәрме, бу очрашу тыелгысыз эчү мәҗлесе булып китмәсме? Минем нинди гадәтләрем бар? Мин исерткеч эчемлекләргә бирелүчән түгелме, аларны кәефемне яки тәртибемне үзгәртер өчен эчмимме? Чаманы белеп эчә беләмме?» Изге Язмалардагы принциплар һәм аларга бәйле сораулар турында уйланганда, Йәһвәдән җитәкчелек сорап дога кыл. (Зәбур 139:23, 24 укы.) Шулай итеп, без Йәһвәгә үзебез белән җитәкчелек итәргә юл ачабыз, һәм ул моны изге рухы ярдәмендә башкара. Без шулай ук вөҗданыбызны Аллаһының принциплары буенча эш итәргә өйрәтәбез. Әмма карарлар кабул иткәндә тагын бер якны истә тоту мөһим.

БАШКАЛАРНЫҢ ВӨҖДАНЫН ИСӘПКӘ АЛ

Кунакка килгән бер кеше шәраб эчәргәме, юкмы дип уйлый

Исерткеч эчемлекне эчәргәме яки юкмы? Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан сиңа бу сорауга җавап алырга ярдәм итәчәк

12, 13. Ни өчен мәсихчеләрнең вөҗданнары төрле, һәм без андый очракларда нәрсә эшләргә тиеш?

12 Бер мәсихченең вөҗданы башка мәсихченең вөҗданыннан бик нык аерылып торырга мөмкин. Берсе берәр йоланы яраксыз дип саный, ә икенчесе бу йолада бернинди начарлык күрми. Мәсәлән, берсе дуслары белән бергә кич җыелып бераз эчеп алуны күңелле дип саный, ә икенчесен бу борчуга сала. Ни өчен аларның карашлары аерылып тора, һәм бу безгә, карарлар кабул иткәндә, ничек тәэсир итәргә тиеш?

13 Кешеләрнең бер-берсеннән аерылып торуына күп сәбәп бар. Алар, бәлки, төрле шартларда үскәндер. Мәсәлән, кайберәүләр үткәндә үзләренең берәр көчсез ягы белән озак вакыт көрәшкәннәр, һәм кайвакыт бу уңышсыз булган (1 Патшалар 8:38, 39). Әгәр андый кимчелек исерткеч эчемлек белән бәйле булса, ул аеруча игътибарлы булыр. Андый кеше сиңа кунакка килгәч, ул үз вөҗданы кушканча эш итеп, бәлки, исерткеч эчемлек эчмәскә булыр. Син аңа үпкәләрсеңме яки аны кыстап торырсыңмы? Юк. Ни өчен ул эчемлектән баш тарта? Син моның сәбәбен төгәл белмисең. Ул үзе дә моның турында сөйләп тормыйдыр. Шулай да кардәшләрчә ярату күрсәтеп, син аны кыстап тормассың.

14, 15. Беренче мәсихчеләр, үз вөҗданнары буенча эш итеп, нинди сорауга төрлечә караган, һәм Паул нинди киңәш биргән?

14 Рәсүл Паул мәсихчеләрнең вөҗданнары бер-берсеннән бик нык аерылып тора икәненә игътибар иткән. Шул көннәрдә кайбер мәсихчеләрне потларга корбан ителгән ризык турындагы сорау борчыган (1 Көринтлеләргә 10:25). Андый ризыкны корбан итеп китергәннән соң базарларда сатканнар, һәм Паулның вөҗданы андый ризыкны кире какмаган. Аның өчен потлар буш нәрсә булган. Ризык чынлыкта потларныкы түгел, ә Йәһвәнеке булган. Әмма Паул кемдер бу мәсьәләгә башкарак карарга мөмкин икәнен аңлаган. Кайберәүләр, мәсихчеләр булып киткәнче, бәлки, потларга чын күңелдән табынгандыр. Әмма хәзер потка табыну белән бәйле бар нәрсә алар өчен җирәнгеч булып киткән. Паул нинди киңәш биргән?

15 «Без, көчлеләр, көчсезләрнең йөкләрен күтәреп йөрергә һәм үз файдабыз турында уйламаска тиеш. Мәсих тә бит үз файдасы турында уйламаган»,— дип язган ул (Римлыларга 15:1, 3). Паул безне, Гайсәдән үрнәк алып, үзебез турында түгел, ә күбрәк кардәшләр турында уйларга өндәгән. Моңа охшаш бер очракта Паул шуны ассызыклаган: берәр кардәш өчен киртә булганчы, ул ит ашаудан баш тартыр, чөнки бу кардәш өчен Мәсих үз тормышын биргән. (1 Көринтлеләргә 8:13; 10:23, 24, 31—33 укы.)

16. Ни өчен кеше, аның вөҗданы үзен берәр нинди эштән тыйса, ә башкаларның вөҗданы моны эшләргә рөхсәт итсә, аларны хөкем итмәскә тиеш?

16 Шул ук вакыт кешенең вөҗданы аны берәр нинди эштән тыйса, ул башкаларга вөҗдан белән бәйле сорауларда үз карашын тагарга һәм аларны тәнкыйтьләргә тиеш түгел. (Римлыларга 14:10 укы.) Вөҗданыңны башкаларны түгел, ә үзеңне хөкем итәр өчен куллану яхшырак. Гайсәнең сүзләрен истә тот: «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез» (Маттай 7:1). Җыелыштагы бар кеше вөҗдан белән бәйле сорауларда үз карашын башкаларга такмаска тырыша. Без җыелышта ярату белән бердәмлек булсын өчен көч куябыз. Без бер-беребезне тәнкыйтьләр өчен түгел, ә рухи яктан ныгытыр өчен мөмкинлекләр эзлибез (Римлыларга 14:19).

САФ ВӨҖДАН НИНДИ ФАТИХАЛАР КИТЕРӘ?

Бер хатын тынычлыкта чирәмле кыр буйлап йөри

Саф вөҗдан җан тынычлыгы һәм зур шатлык китереп, тормыш юлы буенча алып бара ала

17. Бүген күп кешенең вөҗданнары нинди?

17 Рәсүл Петер: «Вөҗданыгыз саф булсын»,— дип язган (1 Петер 3:16). Йәһвә алдында саф вөҗдан — зур бүләк, әмма бүген күпләрнең вөҗданнары андый түгел. Паул «тупас вөҗданлы» кешеләр турында язган (1 Тимутигә 4:2). Тәнгә кызган тимер белән тамга куелганда, бу урын тою сәләтен югалта. Күпләрнең вөҗданнары үле дип әйтеп була: ул кытыршыланган, тою сәләтен югалткан, инде хуҗаларын кисәтми, начар эшләренә каршы килми, шуңа күрә кеше гөнаһ кылганда оят сизми һәм үзен гаепле дип санамый. Бүген күпләр гаеп хисен сизми башлагач: «Ниһаять котылдым!» — дип шатланып куядыр.

18, 19. а) Гаеп хисе һәм оят сизү нинди файда китерә ала? ә) Вөҗданыбыз, үткәндәге гөнаһларыбызда тәүбә итсәк тә, безне газаплап торса, нәрсә эшләргә?

18 Гаеп хисе вөҗданның: «Дөрес эшләмәдең»,— дигән тавышы дип әйтеп була. Андый хисләр гөнаһ кылган кешене тәүбә итәргә этәрсә, аның иң авыр гөнаһлары да кичерелергә мөмкин. Мәсәлән, Давыт патша авыр гөнаһ кылып чын күңелдән тәүбә иткәч, кичерелгән булган. Ул үз гөнаһына нәфрәт белән караган һәм Йәһвә законнарын үтәргә тәвәккәл булган. Давыт Йәһвәнең «игелекле һәм кичерергә әзер» булуын үзе татыган (Зәбур 51:1—19; 86:5). Әмма тәүбә итеп кичерелгәч тә, оят һәм гаеп хисе җәфалап торса, нәрсә эшләргә?

19 Кайвакыт вөҗдан гөнаһ кылган кешене гаеп хисе белән, кешегә инде бу бернинди файда китермәсә дә, озак вакыт газапларга мөмкин. Андый очракларда безгә, бәлки, үзебезне гаепләгән йөрәкне: «Йәһвә йөрәгебездән бөегрәк һәм бар хисләребезне белә»,— дип ышандырырга кирәк булыр. Без башкаларны Аллаһының яратуына һәм кичерүенә ышанырга дәртләндергән кебек, үзебезгә дә моңа ышанырга кирәк. (1 Яхъя 3:19, 20 укы.) Сафландырылган вөҗдан безгә бу дөнья кешеләрендә бик сирәк була торган җан тынычлыгы һәм зур шатлык китерә. Авыр гөнаһ кылган күп кенә кеше андый җиңеллек сизгән һәм бүген Йәһвә Аллаһыга саф вөҗдан белән хезмәт итә ала (1 Көринтлеләргә 6:11).

20, 21. а) Бу китап сиңа кайсы яктан булышачак? ә) Мәсихчеләр буларак, безнең нинди ирегебез бар, һәм без аны ничек кулланырга тиеш?

20 Без Шайтан идарә иткән дөнья төзелешенең шомлы соңгы көннәрендә яшибез. Бу китап сиңа шул көннәрнең ахырына кадәр вөҗданыңны саф килеш сакларга ярдәм итәчәк, ә бу сиңа шатлык китерәчәк. Сиңа Изге Язмалардагы күп законнар, принциплар турында уйланырга һәм аларны тормышта кулланырга кирәк. Әлбәттә, бу китапта аларның барысын да карап чыгып булмый. Өстәвенә, вөҗдан белән бәйле сорауларга «моны эшләргә ярый, ә моны ярамый» кебек гади җавап көтмә. Син бу китап ярдәмендә Аллаһы Сүзен тормышта ничек кулланырга икәнен белерсең, ә бу сиңа үз вөҗданыңны өйрәтергә һәм аны сизгеррәк итәргә булышыр. Муса кануныннан аермалы буларак, «Мәсих кануны» Аллаһы хезмәтчеләрен язылган кагыйдәләр буенча түгел, ә күбрәк үз вөҗданнары һәм принциплар буенча эш итәргә өнди (Гәләтиялеләргә 6:2). Шулай итеп Йәһвә мәсихчеләргә зур ирек бирә. Әмма Аллаһы Сүзендә: «Ирегегездән явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз»,— дип әйтелгән (1 Петер 2:16). Андый ирек безгә Йәһвәгә карата яратуыбызны күрсәтергә искиткеч мөмкинлек бирә.

21 Изге Язмалардагы принципларны тормышыңда тагы да яхшырак ничек кулланып була? Моның турында дога кылып уйлан. Аннары кабул иткән карарларың буенча эш ит. Шулай эшләп, син Йәһвә белән танышканнан соң баскан тормыш юлыңнан баруыңны дәвам итәчәксең. Синең «төшенүчәнлегең» куллану аша өйрәтелгән булачак (Еврейләргә 5:14). Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗдан сиңа һәр көн файда китерәчәк. Ул сиңа, сәяхәтчегә компас булышкан кебек, күктәге Әтиеңә шатлык китерүче карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Шулай итеп син Аллаһы мәхәббәтендә калачаксың.

a Еврей Язмаларында «вөҗдан» дигән сүз очрамаса да, андый мисаллардан сүз вөҗдан турында бара икәне күренә. Гадәттә «йөрәк» дигән сүз кешенең эчке дөньясын аңлата. Әмма бу һәм башка моңа охшаш очраклар «йөрәк» дигән сүз кешенең эчке дөньясының махсус өлешен — вөҗданын аңлатырга мөмкин икәнен күрсәтә. Мәсихче Грек Язмаларында «вөҗдан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе якынча 30 тапкыр очрый.

b Изге Язмаларда саф вөҗданлы булу гына кайвакыт әз икәне күрсәтелә. Мәсәлән, Паул болай дип әйткән: «Вөҗданым бар яктан саф булса да, бу мине тәкъва итми. Мине тикшереп бәяләүче — ул Йәһвә» (1 Көринтлеләргә 4:4). Паул мәсихчеләрне үткәндә эзәрлекләгән кебек, бүгенге эзәрлекләүчеләр дә моны саф вөҗдан белән башкарырга мөмкин. Алар Аллаһы үзләрен хуплый дип уйлый. Шунсы бик мөһим: вөҗданыбыз үзебез алдында да һәм Аллаһы каршында да саф булырга тиеш (Рәсүлләр 23:1; 2 Тимутигә 1:3).

c Күп табибларның фикере буенча, алкоголиклар өчен чаманы белеп эчү — исерткеч эчемлекләрне гел дә эчмәү.

СИН НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕҢ?

  • Йәһвәнең безне һәрвакыт күзәтеп торганын белү вөҗданыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш? (Еврейләргә 4:13).

  • Йосыфның вөҗданы аңа вәсвәсәгә каршы торырга ничек ярдәм иткән? (Яратылыш 39:1, 2, 7—12).

  • Ни өчен Йәһвәгә якынлашыр өчен вөҗданның саф булуы мөһим? (Еврейләргә 10:22).

  • Ни өчен безгә иман итмәгән кешеләрнең вөҗданнарын исәпкә алырга кирәк? (2 Көринтлеләргә 4:1, 2).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу