Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 3 бүл. 20-27 б.
  • «Аларның барысы да изге рух белән сугарылды»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Аларның барысы да изге рух белән сугарылды»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Барысы бергә бер урынга җыелдылар» (Рәсүлләр 2:1—4)
  • «Һәркем үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишетте» (Рәсүлләр 2:5—13)
  • «Петер... торып басты да каты тавыш белән сөйли башлады» (Рәсүлләр 2:14—37)
  • «Һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен» (Рәсүлләр 2:38—47)
  • Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылу
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • «Сез... хәзер Аллаһы халкы»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Шәкертләргә изге рух бирелә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Алла Сүзе киң җәелде»
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 3 бүл. 20-27 б.

3 БҮЛЕК

«Аларның барысы да изге рух белән сугарылды»

Илленче көн бәйрәмендә мәсихчеләргә изге рух иңә, һәм бу гаҗәеп нәтиҗәләргә китерә

Рәсүлләр 2:1—47 гә нигезләнгән

1. Илленче көн бәйрәмендә хөкем сөргән атмосфераны сурәтләп бирегез.

ИЕРУСАЛИМДА шатлыклы атмосфера хөкем сөрәa. Гыйбадәтханәдәге мәзбәхтән төтен күтәрелә. Урамнарда левилеләрнең җырлаулары ишетелә. Алар антифон рәвешендә Халлел мәдхияләрен җырлый (ягъни бер кеше җырлый, ә хор аңа җавап кайтара) (Зәбур 113—118). Шәһәр шау-гөр килә. Иерусалимга ерак җирләрдән, шул исәптән Илам, Месопотамия, Кападокия, Понт, Мисыр һәм Римнанb, күп халык килгән. Алар Илленче көн бәйрәмен, ягъни «беренче уңыш көнен», үткәрер өчен җыелган (Сан. 28:26). Бу бәйрәм арпаны уру һәм бодай уру вакыты арасында үткәрелә.

Б. э. 33 елында төрле җирләрдән килгән кешеләр яхшы хәбәрне ишеткән. Бу җирләр картада күрсәтелгән. 1. Илләр: Ливия, Мисыр, Хәбәшстан, Битиния, Понт, Кападокия, Яһүдия, Месопотамия, Бабыл, Илам, Мидия һәм Парт. 2. Шәһәрләр: Рим, Искәндәрия, Мемфис, Антиох (Суриядәге), Иерусалим һәм Бабыл. 3. Диңгезләр: Урта диңгез, Кара диңгез, Кызыл диңгез, Каспий диңгезе һәм Фарсы култыгы.

ИЕРУСАЛИМ — ЯҺҮД ДИНЕ ҮЗӘГЕ

Рәсүлләр китабының беренче бүлекләрендә сурәтләнгән вакыйгаларның күпчелеге Иерусалимда барган. Бу шәһәр Яһүдиядә, үзәк тау чылбырындагы калкулыклар арасында, Урта диңгездән көнчыгышка таба 55 километр ераклыкта урнашкан. Б. э. к. 1070 елда Давыт патша Сион тавындагы ныгытманы яулап алган. Вакыт узу белән бу ныгытма тирәли Иерусалим шәһәре үскән. Ул борынгы Исраил дәүләтенең башкаласы булып киткән.

Сион тавы янында Мориа тавы урнашкан. Яһүдләрнең ышанулары буенча, Ибраһим Исхакны нәкъ бу тауда корбанга китерергә җыенган. Бу Рәсүлләр китабында сурәтләнгән вакыйгалардан якынча 1 900 ел алдарак булган. Сөләйман Мориа тавында Йәһвәнең гыйбадәтханәсен төзегәч, бу тау Иерусалимның өлеше булып киткән. Гыйбадәтханә еврейләр өчен дини һәм җәмәгать үзәге булган.

Яһүдләр гыйбадәтханәгә, гыйбадәт кылыр, корбаннар китерер һәм бәйрәмнәр үткәрер өчен, бөтен төбәкләрдән килгән. Шулай итеп алар Изге Язмалардагы Аллаһының мондый әмерен үтәгән: «Бөтен ир-атларың елга өч тапкыр... Аллаһың Йәһвә алдына ул сайлаган урынга килсен» (Кан. 16:16). Иерусалимда шулай ук Югары киңәшмә, ягъни яһүдләрнең Югары суды, урнашкан булган.

2. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нинди гаҗәеп вакыйгалар булган?

2 Б. э. 33 елының бу язгы көнендә, иртәнге тугызларда, гаҗәеп вакыйгалар була. «Кинәт күктән көчле җил искән тавышка охшаш тавыш» якынча 120 шәкерт җыелган йортны тутыра (Рәс. 2:2). Шунда аларның һәрберсенә берәрләп «ялкын теленә охшаш телләр» куна, һәм шәкертләр изге рух белән сугарылаc. Моның нәтиҗәсендә аларга чит телләрдә сөйләү сәләте бирелә. Шәкертләр, өйдән чыгып, халыкка вәгазьли башлый. Бу кешеләрне таң калдыра, чөнки «һәркем үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишетә» (Рәс. 2:1—6).

3. а) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нинди мөһим вакыйгалар булган? ә) Петер Патшалык ачкычларының берсен ничек кулланган?

3 Бу бик мөһим көн булган. Беренчедән, рухи Исраил, ягъни майланган мәсихчеләр җыелышы, барлыкка килгән (Гәл. 6:16). Икенчедән, Петер, яһүдләргә мөрәҗәгать итеп, Гайсә биргән өч ачкычның берсен кулланган (Мат. 16:18, 19). Хәзер яһүдләр һәм прозелитларd, яхшы хәбәрне кабул итеп, майланган мәсихчеләр булып китә алган. Аларның да, рухи Исраилгә кушылып, күктә патшалар һәм руханилар булу мөмкинлеге туган (Ачыл. 5:9, 10). Соңрак самариялеләр һәм башка халыклар алдында да андый мөмкинлек ачылган. Ә безнең өчен бу вакыйгалар нинди әһәмияткә ия?

«Барысы бергә бер урынга җыелдылар» (Рәсүлләр 2:1—4)

4. Мәсихче җыелыш ничек туган һәм үскән?

4 Башта мәсихче җыелышны шушы көнне изге рух белән майланган якынча 120 шәкерт кенә тәшкил иткән (Рәс. 2:1). Шул ук көннең азагына җыелышка, суга чумдырылып, тагын меңләгән кеше кушылган. Һәм бу җыелыш үсешенең башлангычы гына булган. Бүген оешмабыз миллионлаган абый һәм апа-кардәштән тора. Аллаһы бу оешманы «Патшалык хакындагы яхшы хәбәр бөтен җиһанда», бар халыкларда яңгырасын өчен куллана (Мат. 24:14).

5. Беренче гасырдагы кардәшләргә мәсихче җыелышта булу нинди файда китергән?

5 Шулай ук мәсихче җыелыш — майланганнарны, ә соңрак «башка сарыкларны» да рухи яктан ныгытып торырга тиеш булган (Яхъя 10:16). Рәсүл Паул җыелышны бик кадерләгән һәм Римдагы кардәшләргә болай дип язган: «Сезне бик күрәсем килә. Максатым — сезгә рухи бүләк тапшырып, сезне ныгыту, бигрәк тә безнең — минем дә, сезнең дә — иманыбыз ярдәмендә бер-беребезне дәртләндерү» (Рим. 1:11, 12).

РИМ — ЗУР ИМПЕРИЯНЕҢ БАШКАЛАСЫ

Рәсүлләр китабында сурәтләнгән чорда Рим иң зур, сәяси яктан иң әһәмиятле шәһәр булган. Ул зур империянең башкаласы булган. Рим империясе үзенең иң уңышлы вакытларында Британиядән алып Төньяк Африкага кадәр һәм Атлантик океаннан алып Фарсы култыгына кадәр сузылган булган.

Римда төрле культурадан булган, төрле телләрдә сөйләшкән, төрле хорафатларга ышанган төрле раса кешеләре яшәгән. Империядәге юллар яхшы булганга, Римга төрле җирләрдән сәяхәтчеләр һәм сәүдәгәрләр агылган. Шәһәр янындагы Остия дигән портка корабларда төрле товарлар һәм зиннәтле әйберләр китерелгән.

Б. э. беренче гасырында Римда бер миллионнан артык кеше яшәгән. Аларның яртысы коллар булган, күрәсең. Алар арасында хөкем ителгән җинаятьчеләр, ата-аналары саткан я ташлап калдырган балалар һәм әсирлеккә алынган кешеләр булган. Мәсәлән, б. э. к. 63 елда, гаскәр башлыгы Помпей Иерусалимны яулап алгач, яһүдләр кол хезмәтен үти башлаган.

Ирекле халыкның күбесе, ярлы булып, хөкүмәтнең матди ярдәменнән бәйле булган. Алар күпкатлы йортларда кысан шартларда яшәгән. Ә шул ук вакытта императорлар шәһәрдә купшы, мәһабәт биналар, мәсәлән театрлар һәм зур стадионнар, төзегән. Кешеләр анда төрле тамашаларны, гладиаторлар көрәшүләрен һәм ат арбалары ярышларын бушлай караган.

6, 7. Бүген мәсихче җыелыш бар халыкларга ничек шаһитлек бирә?

6 Бүген дә мәсихче җыелышның максатлары шул ук кала бирә. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Истә тотыгыз: мин бу дөнья төзелеше тәмамланганчы, һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:19, 20). Бу эштә катнашу, җиңел булмаса да, күп шатлык китерә.

7 Бүгенге көндә бу эшне Йәһвә Шаһитләре башкара. Төрле телләрдә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләр өчен, Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларын 1 000 нән артык телдә чыгара. Әгәр дә сез, мәсихче җыелыш белән хезмәттәшлек итеп, яхшы хәбәрне таратуда һәм шәкертләр әзерләү эшендә катнашасыз икән, моны кадерләгез, чөнки бу зур хөрмәт!

8. Җыелыш очрашулары һәрберебезгә ничек ярдәм итә?

8 Бу авыр көннәрне кичерергә булышыр өчен, Йәһвә Аллаһы безгә бөтендөнья кардәшлеген биргән. Паул еврей мәсихчеләренә болай дип язган: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк. Кайберәүләрнең гадәтләренә кереп киткән булса да, бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк» (Евр. 10:24, 25). Дөрестән дә, мәсихче җыелыш ул — Йәһвәнең бүләге. Анда килеп, без бер-беребезне дәртләндерәбез. Шуңа күрә кардәшләребезгә һәрвакыт якын булыйк һәм беркайчан да җыелыш очрашуларын калдырмыйк!

«Һәркем үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишетте» (Рәсүлләр 2:5—13)

Гайсәнең шәкертләре күп халыклы урамда яһүдләргә һәм прозелитларга вәгазьли.

«Һәммәбез аларның үз телебездә Аллаһының мәһабәт эшләре турында сөйләгәннәрен ишетәбез» (Рәсүлләр 2:11)

9, 10. Чит телдә вәгазьләр өчен, кайберәүләр нинди тырышлыклар куя?

9 Илленче көн бәйрәменә килгән яһүдләр һәм прозелитлар грек һәм еврей телләрен аңлагандыр, әмма бу аларның туган телләре булмаган. Алар «үз туган телендә шәкертләрнең сөйләгәнен ишеткәч», һичшиксез, бик гаҗәпләнгән һәм яхшы хәбәр аларга аеруча нык тәэсир иткән (Рәс. 2:6). Билгеле, бүгенге көндә мәсихчеләр могҗизалы рәвештә төрле телләрдә сөйләшә алмый, әмма алар төрле милләттәге кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләргә тырыша. Моның өчен кайберәүләр, чит телне өйрәнеп, башка җыелышка я хәтта башка илгә күченә. Еш кына аларның чит телне өйрәнүдә куйган тырышлыклары җирле кешеләрне таң калдыра.

10 Бер мисал карап чыгыйк. Кристин исемле апа-кардәш гуджарати телен өйрәнү буенча курслар үткән. Аның эшендә бер хезмәттәше гуджарати телендә сөйләшә. Кристин аның белән гуджарати телендә исәнләшкәч, ул бик гаҗәпләнгән, Кристинны мактаган һәм ни өчен ул шулкадәр катлаулы телне өйрәнергә булган дип сораган. Нәтиҗәдә, Кристин яхшы шаһитлек биргән. Ул Кристинга болай дип әйткән: «Сезнең хәбәрегез чыннан да мөһим, күрәсең».

11. Башка халык кешеләренә вәгазьләр өчен безнең нинди коралларыбыз бар?

11 Һәрберебез чит телне өйрәнә алмас, әлбәттә. Шулай да без барыбыз да яхшы хәбәрне чит телдә сөйләшүче кешеләргә вәгазьли алабыз. Мәсәлән, JW Language® кушымтасы ярдәмендә без чит телдә сәламләү сүзләрен һәм гади җөмләләрне өйрәнә алабыз. Аннан соң кешегә jw.org сайтын һәм анда аның телендәге басмаларны һәм видеороликларны күрсәтеп була. «Үз туган телендә» яхшы хәбәрне ишеткән кешеләрнең гаҗәпләнүләрен күреп, без дә, беренче гасырдагы шәкертләр кебек, зур сөенеч кичерербез.

МЕСОПОТАМИЯДӘГЕ ҺӘМ МИСЫРДАГЫ ЯҺҮДЛӘР

«Гайсә Мәсих чорында яшәгән яһүдләрнең тарихы» дигән китапта болай диелә: «Ассириялеләр һәм бабыллылар ун кабиләле Исраил патшалыгыннан һәм Яһүд патшалыгыннан халыкны Месопотамия, Мидия һәм Бабылга әсирлеккә алып киткән. Гасырлар үткәч тә, яһүдләр белән исраиллеләрнең токымнары анда яшәгән» («Geschichte des jüdischen Volkes im Zeitalter Jesu Christi»). Езра 2:64 буенча, Бабыл әсирлегеннән Иерусалимга 42 360 исраилле генә кайткан. Бу б. э. к. 537 елда булган. Иосиф Флавий язганча, б. э. беренче гасырында Бабыл өлкәсендә дистәләгән мең яһүдләр яшәгән. Б. э. III—V гасырларында алар анда Бабыл Талмуды дигән китапны язган.

Яһүдләр Мисырда да яшәгән. Аларның анда б. э. к. VI гасырда инде яшәгәненә төпле дәллиләр бар. Ул вакытта Ирмия Мисырның төрле урыннарында, шул исәптән Мемфиста, яшәүче яһүдләргә хәбәр язган (Ирм. 44:1, иск.). Соңрак та, күрәсең греклар идарә иткән вакытта, күп кенә яһүдләр Мисырга күченгән булган. Иосиф Флавий Искәндәрия шәһәренең иң беренче яшәүчеләре арасында яһүдләр дә булган дип язган. Вакыт узу белән аларга хәтта шәһәрнең бер өлеше бүлеп бирелгән булган. Б. э. беренче гасырында еврей язучысы Искәндәрияле Филон бөтен Мисыр буйлап «Ливиядән алып Хәбәшстанга кадәр» аның бер миллион илдәше яши дип язган.

«Петер... торып басты да каты тавыш белән сөйли башлады» (Рәсүлләр 2:14—37)

12. а) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Йәилнең нинди пәйгамбәрлеге үтәлгән? ә) Йәил пәйгамбәрлегенең беренче гасырда үтәлүен көтәр өчен, нинди нигез булган?

12 Шәкертләр төрле телләрдә вәгазьли башлаганнан соң, Петер халыкка мөрәҗәгать иткән (Рәс. 2:14). Ул шәкертләрнең бу сәләте — Аллаһыдан булган могҗиза икәнен һәм шулай итеп аларның күз алдында Йәил пәйгамбәрлеге үтәлгәнен аңлаткан. Гасырлар элек Йәһвә Йәил пәйгамбәр аша болай дип әйткән булган бит: «Мин үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын» (Йәил 2:28). Гайсә дә күккә күтәрелер алдыннан үз шәкертләренә болай дигән: «Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене — хакыйкать рухын бирәчәк» (Яхъя 14:16, 17).

13, 14. Ни өчен Петер үз тыңлаучыларының йөрәгенә ирешә алган һәм без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?

13 Петер үз нотыгын мондый сүзләр белән тәмамлаган: «Бөтен Исраил йорты шуны белсен: сез баганага кадаклаган шул Гайсәне Аллаһы Хуҗабыз һәм Мәсих итте» (Рәс. 2:36). Петерне тыңлаган кешеләрнең күпчелеге Гайсәне үтерүдә турыдан-туры катнашмаган, ләкин алар Гайсәнең үлемендә халык буларак гаепле булган. Шулай да Петер аларга ихтирам белән мөрәҗәгать иткән. Аның максаты аларны хөкем итү түгел, ә тәүбәгә килергә булышу булган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «ишеткән сүзләре аларның йөрәкләренә кадалган». Кешеләр Петернең сүзләренә үпкәләгәнме? Юк, алар хәтта: «Безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сораган. Әйе, Петернең сүзләре үз максатына ирешкән (Рәс. 2:37).

14 Без дә, Петердән үрнәк алып, кешеләргә хөрмәт белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хезмәттә кешеләр белән сөйләшкәндә, безгә аларның һәрбер ялгыш карашын төзәтеп торасы юк. Моның урынына, уртак тема табып, аның турында сөйләшү күпкә яхшырак булыр. Шулай эшләсәк, эчкерсез кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне теләбрәк кабул итәр.

МӘСИХЧЕЛӘР ДИНЕ ПОНТ ӨЛКӘСЕНДӘ ТАРАЛА

Илленче көн бәйрәмендә Петернең нотыгын тыңлаган кешеләр арасында Понттан — Кече Асиянең төньяк өлкәсеннән килгән яһүдләр дә булган (Рәс. 2:9). Алар яхшы хәбәрне үз якларына кайтып тарата башлаган, күрәсең, чөнки Петер үзенең беренче хатында Понтта һәм башка җирләрдә «таралып» яшәүчеләргә мөрәҗәгать иткәнg (1 Пет. 1:1). Аның хатыннан күренгәнчә, Понттагы мәсихчеләр, үзләренең иманнары аркасында, төрле сынауларга, күрәсең эзәрлекләүләргә, дучар булган (1 Пет. 1:6).

Б. э. 112 елында Битиния һәм Понт өлкәләре идарәчесе Кече Плиний Рим императоры Траянга хат язган. Бу хатта ул мәсихчеләр динен «чир» дип атаган. Аның сүзләре буенча, мәсихчеләргә ир-атлар да, хатын-кызлар да, картлар да, яшьләр дә, дәрәҗәле кешеләр дә, гади кешеләр дә кушылган. Плиний мәсихчеләрне үз иманнарыннан ваз кичәргә мәҗбүр итәргә тырышканы һәм моны эшләүдән баш тарткан һәркемне җәзалаганы турында әйткән. Үз тормышларын коткарыр өчен, Плиний мәсихчеләргә Мәсихне каһәрләргә яки илаһларга яисә императорның сурәтенә дога кылырга тәкъдим иткән. Әмма, ул үзе таныганча, «чын мәсихчеләр моны эшләргә ризалашмаган».

g «Таралып» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе букваль мәгънәдә «диаспорадан» дигәнне аңлата. Бу сүз еш кына яһүдләргә карата кулланылган. Димәк, мәсихче динен кабул иткән күп кенә кеше яһүдләрдән булган.

«Һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен» (Рәсүлләр 2:38—47)

15. а) Петер яһүдләр белән прозелитларга нәрсә әйткән һәм алар нәрсә эшләгән? ә) Ни өчен Илленче көн бәйрәмендә яхшы хәбәрне ишеткән меңләгән кешеләр шул ук көнне суга чумдырылырга әзер булган?

15 Шул ук көнне Петер эчкерсез яһүдләрне һәм прозелитларны: «Тәүбә итегез һәм һәркайсыгыз... суга чумдырылу үтсен»,— дип дәртләндергән (Рәс. 2:38). Нәтиҗәдә, якынча 3 000 кеше суга чумдырылган булганe. Бу Иерусалимдагы я якындагы сулыкларда булгандыр. Алар бу адымны хисләргә бирелеп ясаган дип әйтеп буламы? Бу очрак өйрәнүчеләр һәм мәсихчеләрнең балалары ашыгып суга чумдырылырга тиеш дигәнне аңлатамы? Юк, чөнки яһүдләр һәм прозелитлар суга чумдырылырга инде әзер булган. Алар бит Аллаһы Сүзен яхшы белгән, чөнки Йәһвәгә багышланган халыктан булган. Моннан тыш, алар, бу бәйрәмгә ерак җирләрдән килеп, Аллаһыны яратканын инде күрсәткән. Аларга Гайсә Мәсих турындагы белемнәр генә җитмәгән. Ә хәзер, Гайсә Мәсихнең ролен аңлагач, алар, суга чумдырылып, Мәсихнең шәкерте булып китә алган.

ПРОЗЕЛИТЛАР КЕМНӘР АЛАР?

Изге Язмаларда Петернең нотыгын яһүдләр генә түгел, ә прозелитлар да тыңлаган дип әйтелә (Рәс. 2:10).

Мәсихчеләргә ризыкны өләшер өчен билгеләнгән абый-кардәшләр арасында Никәләс исемле «антиохияле прозелит» та булган (Рәс. 6:3—5). Прозелит ул — яһүд динен кабул иткән башка халык кешесе. Прозелитлар Исраилнең Аллаһысын һәм Канунын кабул иткән, башка илаһларны кире каккан, сөннәткә утыртылган булган (ир-атлар) һәм Исраил халкының өлеше булып киткән. Шуңа күрә прозелитларны яһүдләр дип санаганнар.

Б. э. к. 537 елда Бабылдан азат ителгәч, күп кенә яһүдләр Исраилгә кайтмаган, ә башка җирләргә күченгән. Шулай итеп яһүд дине Якын Көнчыгышта һәм башка җирләрдә таралган. Борынгы язучылар Гораций һәм Сенека әйткәнчә, күп кенә кешегә яһүд карашлары хуш килгән һәм алар, яһүдләргә кушылып, прозелитлар булып киткән.

16. Беренче гасырдагы мәсихчеләр безгә нинди яхшы үрнәк калдырган?

16 Йәһвәнең яңа шәкертләрне хуплаганы ап-ачык күренгән. Изге Язмаларда болай диелә: «Яңа шәкертләрнең барысы бергә булды, һәм аларның һәрнәрсәсе уртак иде. Алар, үз милекләрен, хуҗалыкларын сатып, акчаны һәркемнең хаҗәтенә карап үзара бүлештеләр»f (Рәс. 2:44, 45). Нинди фидакарьлек, нинди ярату! Алар бар мәсихчеләргә яхшы үрнәк калдырган.

17. Суга чумдырылыр алдыннан кеше нинди адымнар ясарга тиеш?

17 Изге Язмалар буенча, мәсихче булып китәр өчен, берничә адым ясарга кирәк. Иң элек кеше Аллаһы Сүзеннән белем алырга тиеш (Яхъя 17:3). Аңа иман үстерергә һәм кылган гөнаһларыннан тәүбә итәргә кирәк (Рәс. 3:19). Шулай ук ул, элеккеге тормыш рәвешен калдырып, Аллаһы ихтыярын үтәп яши башларга тиеш (Рим. 12:2; Эфес. 4:23, 24). Бу адымнарны ясаганнан соң гына, кеше, Аллаһыга догада багышланып, суга чумдырыла ала (Мат. 16:24;1 Пет. 3:21).

18. Ни өчен Гайсәнең суга чумдырылган шәкерте булу мөмкинлеген кадерләргә кирәк?

18 Ә син суга чумдырылганмы? Алайса, Йәһвә сине дә, беренче гасырдагы мәсихчеләрне кулланган кебек, үз ихтыярын үтәр өчен куллана. Шуңа күрә Аллаһы халкында үз урыныңны кадерлә һәм алга таба да Патшалык турында төпле шаһитлек бир!

a 23 нче биттәге «Иерусалим — яһүд дине үзәге» дигән рамканы карагыз.

b 24 нче биттәге «Рим — зур империянең башкаласы», 25 нче биттәге «Месопотамиядәге һәм Мисырдагы яһүдләр» һәм 26 нчы биттәге «Мәсихчеләр дине Понт өлкәсендә тарала» дигән рамкаларны карагыз.

c Әлбәттә, бу «телләр» чын ялкын телләре булмаган, ә «ялкын теленә охшаш» кына булган һәм, ялкын кебек, шәкертләр өстеннән балкып торган.

d 27 нче биттәге «Прозелитлар кемнәр алар?» дигән рамканы карагыз.

e Чагыштыру өчен Украинада үткән Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессын искә төшерик. 1993 елның 7 августында Киев шәһәрендә 6 бассейнда 7 402 кеше суга чумдырылган. Моңа 2 сәгать 15 минут вакыт киткән.

f Яңа шәкертләр, Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары белән яхшырак танышыр өчен, күпмедер вакытка Иерусалимда калган. Шул арада җирле кардәшләр алар турында матди яктан кайгырткан. Бу вакытлы чара булган, һәм бу очракны коммунизм идеяләрен яклар өчен куллану дөрес булмас иде (Рәс. 5:1—4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу