Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 16 бүл. 124-132 б.
  • «Македониягә күч»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Македониягә күч»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Аллаһы безне аларга яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра» (Рәсүлләр 16:6—15)
  • «Халык аларга каршы күтәрелде» (Рәсүлләр 16:16—24)
  • Ул «тоткарланмыйча суга чумдырылу үтте» (Рәсүлләр 16:25—34)
  • «Алар безне... хәзер беркемгә дә белдермичә чыгарырга җыеналармы?» (Рәсүлләр 16:35—40)
  • Аңлатмалар. Рәсүлләр. 16 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • «Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Төрмә сакчысы хакыйкатьне кабул итә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Паул «алар белән Язмалар нигезендә фикер алышты»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 16 бүл. 124-132 б.

16 БҮЛЕК

«Македониягә күч»

Рәсүлләр, изге рух җитәкчелегенә буйсынып, хезмәт итүләрен дәвам итә, эзәрлекләүләрдә шатлык саклый һәм мул фатихалар ура

Рәсүлләр 16:6—40 ка нигезләнгән

1—3. а) Гайсә Мәсих Паул белән аның хезмәттәшләренә нинди җитәкчелек биргән? ә) Без нинди вакыйгаларга күз салырбыз?

МАКЕДОНИЯ өлкәсендәге Филипия шәһәре янында тар гына Гангитес елгасы ага. Гадәттә, бирегә, гыйбадәт кылыр өчен, Исраил Аллаһысына табынган хатын-кызлар килә. Монда алар бергәләп дога кыла. Йәһвә Аллаһы, моны күзәтеп, аларның догаларын игътибар белән тыңлый һәм җавап бирә (2 Елъ. 16:9; Зәб. 65:9). Ничек итеп?

2 Йәһвә алар янына Паул, Силас һәм Тимутине җибәрә. Бу хезмәтчеләр Филипиядән якынча 800 километр ераклыкта урнашкан Листра шәһәреннән юлга чыга. Берничә көннән соң алар Асия өлкәсенең иң күп халык яшәгән районына илтүче Рим юлына барып җитә. Алар Эфестә һәм башка шәһәрләрдә Гайсә Мәсих турындагы хәбәрне җиткерергә ниятли. Ләкин юлда Гайсә Мәсих Аллаһының изге рухы ярдәмендә аларга бу якларга бармаска куша. Аның моны ничек итеп эшләгәне турында Изге Язмаларда әйтелми. Нәтиҗәдә, Гайсә Паул белән аның хезмәттәшләрен, Кече Асия аша үтеп, Эгей диңгезе буйлап Гангитес елгасы янына барырга куша.

3 Гайсәнең Паул белән аның хезмәттәшләрен Македониягә юнәлткәненнән без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Паулның якынча б. э. 49 елында башланган икенче вәгазь сәяхәтендә булган вакыйгаларга күз салыйк.

«Аллаһы безне аларга яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра» (Рәсүлләр 16:6—15)

4, 5. а) Битиния өлкәсенә килеп җитәрәк, Паул һәм аның хезмәттәшләре нинди күрсәтмә алган? ә) Алар нинди карар кабул иткән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

4 Асия өлкәсендә вәгазьләргә рөхсәт ителмәгәч, Паул һәм аның хезмәттәшләре төньякка таба — Битиниягә киткән. Анда барганда, кардәшләр Фригия белән Гәләтиянең аз халык яшәгән районнары аша үткән. Аларга, мөгаен, таш белән түшәлгән юллардан түгел, ә сукмаклардан берничә көн барырга туры килгәндер. Ләкин, Битиниягә якынлашкач, Гайсә изге рух ярдәмендә аларга анда да вәгазьләргә рөхсәт итмәгән (Рәс. 16:6, 7). Алар нәрсә турында һәм ничек итеп вәгазьләргә икәнен белгән, әмма кайда вәгазьләргә икәнен аңламаган, шуңа күрә аптырашта калгандыр. Образлы тел белән әйткәндә, алар Асиягә алып баручы ишекне шакыган булган, ләкин бу ишек ачылмаган. Хәзер алар Битиния ишеген шакый, әмма бу ишек тә ачылмый. Паул, ачылачак ишекне эзләп, бирешмәскә тәвәккәл булган. Паул һәм аның хезмәттәшләре, беренче карашка сәер булып тоелган карар кабул итеп, юлларын көнбатышка таба борылып дәвам иткән. Якынча 550 километр ара үтеп, алар Троас дигән портлы шәһәргә килгән (Рәс. 16:8). Өченче ишекне шакыгач, кардәшләр алдында бу ишек киң итеп ачылган.

5 Бу хакта Троаста Паул белән аның юлдашларына кушылган Лүк болай дип яза: «Төнлә Паул бер күренеш күрде: македонияле бер ир-ат аңа: „Македониягә күч һәм безгә ярдәм ит“,— дип, ялварып басып тора иде. Паулның шул күренешеннән соң без, Аллаһы безне аларга яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра дигән нәтиҗәгә килеп, шунда ук Македониягә китәргә булдык»a (Рәс. 16:9, 10). Шулай итеп, Паул кайда вәгазьләргә кирәклеген аңлаган. Ул бирешмичә ярты юлда борылып кайтып китмәгәненә никадәр сөенгәндер! Аллаһының җитәкчелеген алгач, Паул, Силас, Тимути һәм Лүк тоткарланмыйча Македониягә киткән.

Тимути белән Паул корабның палубасында тора. Тимути, Паулны чакырып, аңа еракта нәрсәдер күрсәтә. Диңгезчеләр үз эшен башкара.

Кардәшләр, «корабка утырып, Троастан» киткән (Рәсүлләр 16:11)

6, 7. а) Паул белән булган вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнеп була? ә) Паулның үрнәге безне нәрсәгә ышандыра?

6 Игътибар итегез: Паул Асия өлкәсенә барырга дип юлга чыкканнан соң гына, изге рух аны башка якка юнәлткән. Паул Битиния өлкәсенә юл тотканнан соң гына, Мәсих аңа анда бармаска кушкан. Паул Троаска килгәч кенә, Мәсих аны Македониягә җибәргән. Без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бүген дә Җыелыш башы Гайсә шул ук рәвешчә җитәкчелек бирергә мөмкин (Көл. 1:18). Моны аңлар өчен, мондый мисал турында уйланыйк: машина кузгалып бара башласа гына, аны теге я бу якка борып була. Әйтик, без пионер хезмәтен башлау яисә вәгазьчеләргә ихтыяҗ күбрәк булган территориягә күченү турында уйлыйбыз, ди. Бу рухи максатларга ирешер өчен, безгә «кузгалып китәргә», ягъни адымнар ясарга, кирәк. Шул чакта гына Гайсә Мәсих безне тиешле якка юнәлтер.

7 Әгәр дә безнең тырышлыкларыбыз шунда ук җимешләр китермәсә, Аллаһының изге рухы безне җитәкләми дип уйларга ашыкмыйк. Рәсүл Паулга да бит барырга ниятләгән юлыннан борылырга туры килгән. Ләкин ул бирешмәгән, һәм ахыр чиктә аның алдында хезмәт итәргә мөмкинлек бирүче зур ишек ачылган. Без дә хезмәт итәр өчен мөмкинлекләрне эзләвебезне дәвам итсәк, Йәһвә безнең алдыбызда андый ишекне ачачак (1 Көр. 16:9).

8. а) Филипия шәһәре турында безгә нәрсә билгеле? ә) Паулның елга янында хатын-кызларга вәгазьләве нинди яхшы җимешләр китергән?

8 Македония өлкәсенә килгәч, Паул һәм аның хезмәттәшләре Филипия шәһәренә барган. Бу шәһәрдә хәрби хезмәтне тәмамлаган күп кенә Рим гаскәрие яшәгән. Филипиядә яшәүчеләр Рим гражданы булулары белән горурланган. Бу шәһәр күп кенә яктан Римга охшаш булганга, андагы халык, Македония провинциясендә яшәсә дә, үзләрен Римда яшәгәндәй хис иткән. Кардәшләр шәһәр читендә, елга янында «дога кылу урыны» бар дип ишеткән һәм шимбә көнне шунда барганb. Анда алар берничә хатын-кызны очраткан һәм аларга яхшы хәбәрне сөйләгән. Аларның берсе — Лидия исемлесе — зур игътибар белән тыңлаган, һәм «Йәһвә аның йөрәген ачкан». Нәтиҗәдә, ул үзе дә, өендәгеләре дә суга чумдырылган. Аннан соң, кунакчыллык күрсәтеп, ул Паулны һәм башка кардәшләрне үз өендә тукталырга күндергәнc (Рәс. 16:13—15).

9. Бүген күпләр, Паулдан үрнәк алып, нәрсә эшли һәм, нәтиҗәдә, нинди фатихалар ура?

9 Лидиянең суга чумдырылуы никадәр зур шатлык китергәнен күз алдына гына китерегез. Паул үз хезмәттәшләре белән Македониягә килгәненә һәм Йәһвәнең аларны хатын-кызларның догаларына җавап бирер өчен кулланганына бик сөенгәндер. Бүген дә күп кенә кардәшләр — яшь һәм олы яшьтәге, никахтагы һәм никахта булмаганнар — вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган җиргә күченә. Әлбәттә, авырлыкларсыз булмый. Ләкин Лидия кебек хакыйкатьне кабул иткән кешеләрне табу аларга чагыштыргысыз шатлык китерә. Ә сез, вәгазьчеләргә зуррак ихтыяҗ булган территориягә күченер өчен, тормышыгызда үзгәрешләр ясый аласызмы? Шулай эшләсәгез, сезне күп фатихалар көтә. Үзәк Америкага күченгән, 20 яшьләр тирәсендә булган Эрон исемле абый-кардәш үз хисләре белән болай дип уртаклаша: «Чит илдә хезмәт итү миңа рухи яктан үсәргә һәм Йәһвәгә тагы да якынрак булып китәргә булышты. Хезмәт монда искиткеч: минем сигез өйрәнүем бар!» Эронның хисләре күпләргә таныш.

Ике апа-кардәш урамда бер хатын-кызга вәгазьли. Бер егет аларның сөйләшүләрен кызыксынып күзәтә.

«Македониягә күч» дигән чакыруны кабул итүебезне без ничек күрсәтә алабыз?

«Халык аларга каршы күтәрелде» (Рәсүлләр 16:16—24)

10. Шайтан һәм аның җеннәре кардәшләребезгә ничек комачауларга тырышкан?

10 Филипия шәһәрендә Шайтан белән аның җеннәренең тәэсире аеруча нык булган, күрәсең. Шуңа күрә яхшы хәбәрнең бу шәһәрдә дә таралуы Шайтанны аеруча ярсыткандыр, һәм ул кардәшләргә комачауларга тырышкан. Ничек итеп? Паул һәм аның хезмәттәшләре дога кылу урынына килеп йөргән вакытта аларга җенле бер кыз ияргән. Күрәзәлек итеп үз хуҗаларына күп табыш китергән бу кыз: «Бу кешеләр — Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре, алар сезгә котылу юлын вәгазьли»,— дип, алар артыннан кычкырып барган. Кызны андый сүзләрне әйтергә мәҗбүр иткән җеннең максаты нинди булган? Ул кешеләрнең игътибарын Паул белән аның хезмәттәшләреннән читкә юнәлтергә һәм бу кыз да, шәкертләр кебек, Аллаһыдан сөйли дигән фикер тудырырга тырышкан, күрәсең. Ахыр чиктә Паул бу кыздан җенне куып чыгарган һәм тегесе кычкырып йөрүдән туктаган (Рәс. 16:16—18).

11. Җенле кыздан җен куылганнан соң, Паул һәм Силас белән нинди вакыйгалар булган?

11 Кызның хуҗалары, табыш алу чыганагының беткәнен күреп, ярсыганнар. Алар Паул белән Силасны базар мәйданына өстерәп алып килгән. (Анда шәһәр хакимнәре хөкем эшләрен хәл иткән.) Хакимнәрнең җирле йолаларны якларга тырышканын һәм Рим хөкүмәте яклы булганнарын белеп, кызның хуҗалары: «Бу кешеләр шәһәрдә тынычлыкны бозып йөри. Алар — яһүдләр һәм безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, тотарга да ярамаган йолаларны вәгазьли»,— дип әйткән. «Шунда халык аларга [Паул белән Силаска] каршы күтәрелгән, һәм шәһәр хакимнәре аларны... чыбык белән кыйнарга кушкан». Аннан соң Паул белән Силасны төрмәгә ташлаганнар. Төрмә сакчысы аларны «төрмәнең иң эчке бүлмәсенә япкан һәм аякларын агач богауларга беркетеп куйган» (Рәс. 16:19—24). Төрмәдә бик караңгы булгандыр. Паул белән Силас бер-берсен хәтта күрә алмагандыр. Әмма Йәһвә аларны күреп торган (Зәб. 139:12).

12. а) Беренче мәсихчеләр эзәрлекләүләргә нинди караш саклаган һәм ни өчен? ә) Бүген Шайтан һәм аның иярченнәре, мәсихчеләрне эзәрлекләр өчен, нинди алымнар куллана?

12 Гайсә җирдә яшәгән чакта үз шәкертләренә: «Сезне... эзәрлекләрләр»,— дип әйткән булган (Яхъя 15:20). Шуңа күрә, Македониягә килгәнче үк, Паул һәм аның иптәшләре эзәрлекләүләргә әзер булган. Каршылыкларга очраганда, алар Йәһвә безне бүтән хупламый дип уйламаган, алар бу Шайтанның һөҗүмнәре икәнен белгән. Инде 2 000 ел үтсә дә, эзәрлекләүчеләрнең алымнары үзгәрмәгән. Алар, мәсәлән, мәктәптә я эштә безнең турында ялган тарата һәм башкаларны безне эзәрлекләргә котырта. Кайбер илләрдә каршы килүчеләр безне судларда гаепли һәм, асылда, болай дип әйтә: «Без ата-бабаларыбыздан килгән йолаларны тотабыз, ә бу Шаһитләр, яңа динне тотып, тынычлык боза». Кайбер илләрдә кардәшләребезне хәтта кыйныйлар һәм төрмәләргә ташлыйлар. Әмма бу хәлләр Йәһвәнең игътибарыннан читтә калмый. Ул үз хезмәтчеләрен ярдәмсез калдырмый (1 Пет. 3:12).

Ул «тоткарланмыйча суга чумдырылу үтте» (Рәсүлләр 16:25—34)

13. Ни өчен төрмә сакчысы: «Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган?

13 Паул белән Силаска, көн дәвамында булган кичерешләрдән айныр өчен, һичшиксез, вакыт кирәк булган. Ләкин инде төн уртасына алар үзләрен яхшырак хис иткән. Алар дога кылганнар һәм хәтта «Аллаһыга мәдхияләр җырлаганнар». Шунда кинәт кенә көчле җир тетрәү булган. Төрмә сакчысы, уянып, ишекләрнең ачык булуын күргән һәм, тоткыннар качкан дип уйлап, «кылычын чыгарып, үз-үзен үтерергә җыенган», чөнки тоткыннарны саклый алмаганы өчен җәза алачагын белгән. Ләкин Паул: «Үзеңә кул салма, без барыбыз да монда!» — дип кычкырган. Шунда төрмә сакчысы: «Әфәнделәр, котылу өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Коткару Гайсә Мәсихтән тора. Рәсүлләр, бу кешегә моны аңлатырга теләп, аңа: «Хуҗабыз Гайсәгә иман ит. Шулай итеп... котылачаксың»,— дип әйткән (Рәс. 16:25—31).

14. а) Паул белән Силас төрмә сакчысына ничек ярдәм иткән? ә) Рәсүлләр нинди фатихалар татыган?

14 Төрмә сакчысы, җир тетрәвен күргәннән соң гына, хакыйкать белән кызыксына башлаган. Шуңа күрә кемдер төрмә сакчысының эчкерсез булуына шикләнә алыр иде. Әмма Паулның андый шикләре булмаган, һәм ул аңа яхшы хәбәрне җиткергән. Яһүд кешесе булмаганга, төрмә сакчысы Изге Язмаларны белмәгән. Мәсихче булып китәр өчен, аңа башта Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән танышырга һәм аларны кабул итәргә кирәк булган. Шуңа күрә Паул белән Силас аңа Йәһвә сүзен төпле итеп сөйләгәннәр. Аллаһы Сүзенә өйрәтү аларга зур шатлык китергән, алар хәтта яралары турында да оныткандыр. Төрмә сакчысы исә аларның кан саркып торган тирән яраларын юып бәйләгән. Шуннан соң ул «үзе дә, өендәгеләренең барысы да тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән». Әйе, Паул белән Силас эзәрлекләүләрне шатлык белән кичергән, һәм бу зур фатихаларга китергән (Рәс. 16:32—34).

15. а) Бүген күп кенә Йәһвә Шаһитләре Паул белән Силастан ничек үрнәк ала? ә) Ни өчен кешеләргә кат-кат килергә кирәк?

15 Бүген дә күп кенә Йәһвә Шаһитләре, Паул белән Силас кебек, үз иманнары өчен төрмәгә эләгә һәм анда вәгазьли. Еш кына бу яхшы нәтиҗәләргә китерә. Эшчәнлегебез тыелган бер илдә Йәһвә Шаһитләренең хәтта 40 проценты хакыйкатьне төрмәдә утырганда ишеткән булган! (Ишаг. 54:17) Төрмә сакчысы җир тетрәүдән соң гына хакыйкатьне кабул иткән кебек, бүген дә күп кенә кешеләр, берәр тетрәндергеч вакыйгага очраганнан соң гына, яхшы хәбәргә колак сала. Менә ни өчен без яхшы хәбәрне тыңламаган кешеләргә вакыт узу белән яңадан киләбез.

«Алар безне... хәзер беркемгә дә белдермичә чыгарырга җыеналармы?» (Рәсүлләр 16:35—40)

16. Паул белән Силасны камчылаганнан соң икенче көнне хәл ничек үзгәргән?

16 Паул белән Силасны камчылаганнан соң икенче көнне шәһәр хакимнәре аларны азат итәргә боерган. Ләкин Паул: «Алар безне, Рим гражданнары булсак та, халык алдында чыбыклап, судсыз төрмәгә яптылар, ә хәзер беркемгә дә белдермичә чыгарырга җыеналармы? Юк инде! Килсеннәр дә, үзләре безне чыгарсыннар»,— дигән. Паул белән Силасның Рим гражданнары булуларын белгәч, шәһәр хакимнәре «куркып киткән», чөнки аларның хокукларын бозган икәнен аңлаганd. Әйе, хәл бөтенләй үзгәргән! Моңа кадәр шәһәр хакимнәре шәкертләрне халык алдында камчылаган, ә хәзер инде алар шәкертләрдән халык алдында гафу үтенергә тиеш булган. Гафу үтенгәч, алар Паул белән Силастан Филипиядән китүләрен сораган. Рәсүлләр шулай эшләгән дә, әмма башта, кардәшләрнең рухларын күтәрер өчен, алар белән очрашкан.

17. Яңа шәкертләр Паул белән Силасның үрнәгендә нәрсәгә өйрәнгән?

17 Паул белән Силас, үзләренең Рим гражданнары булулары турында алдан әйткән булса, камчылаудан кача алыр иде (Рәс. 22:25, 26). Ләкин ул чакта Филипиядәге шәкертләр, алар, Мәсих хакына газапланудан качар өчен, үз гражданлыгын куллана, дип уйлар иде. Ә бу Рим гражданлыгы булмаган шәкертләрнең иманнарын какшатмас идеме? Закон бит аларны камчылаудан якламаган. Паул белән Силас, хокукларын кулланмыйча, камчылау һәм төрмә аша үткәнгә, яңа шәкертләр эзәрлекләүләрдә тугры калып була икәнен күргән. Соңрак исә Паул белән Силас үз хокукларын яклаганга, шәһәр хакимнәренә алар белән үзләрен законсыз тотканнарын халык алдында танырга туры килгән. Ә бу, үз чиратында, Паулның имандашларына киләчәктә андый һөҗүмнәрдән күпмедер дәрәҗәдә яклау биргәндер.

18. а) Өлкәннәр Паулдан ничек үрнәк ала? ә) Ничек без бүгенге көннәрдә «яхшы хәбәрне яклыйбыз һәм законлаштырабыз»?

18 Бүген дә өлкәннәр имандашларын үз үрнәкләре белән өйрәтә. Алар үзләре дә Аллаһы Сүзенә нигезләнеп биргән киңәшләре буенча эш итә. Өстәвенә, без, Паул кебек, хокукларыбызны ничек һәм кайчан кулланырга икәнен хәл иткәндә, уйлап эш итәбез. Кирәк булганда, без җирле судларга, илнең Югары судына я хәтта халыкара судларга мөрәҗәгать итәбез. Безнең максатыбыз — социаль үзгәрешләр үткәрү түгел, ә, Паул Филипиядәге җыелышка язганча, «яхшы хәбәрне яклау һәм законлаштыру» (Флп. 1:7). Судлар нинди генә карарлар чыгарса да, без, Паул һәм аның хезмәттәшләре кебек, алга таба да изге рух безне җибәргән урыннарда яхшы хәбәрне сөйләргә тәвәккәл (Рәс. 16:10).

ЛҮК — РӘСҮЛЛӘР КИТАБЫНЫҢ ЯЗУЧЫСЫ

Рәсүлләр китабында автор 16 нчы бүлекнең 9 нчы шигыренә кадәр өченче зат исеменнән сөйли, ягъни башка кешеләрнең әйткән сүзләре һәм эшләгән эшләре турында яза. 10 нчы шигырьдән башлап исә стиль үзгәрә. Мәсәлән, 11 нче шигырьдә болай дип язылган: «Без, корабка утырып, Троастан туп-туры Самофракка килдек». Күргәнебезчә, хикәяләүнең бу урыныннан башлап автор сурәтләгән вакыйгаларда үзенең катнашканын да күрсәтеп яза. Рәсүлләр китабының бер урынында да бу китапны Лүк язган дип әйтелми. Анда аның исеме дә искә алынмый. Алай булгач, ни өчен без бу китапны нәкъ ул язган дип әйтә алабыз?

Лүк, өстәл янында утырып, төргәккә нәрсәдер яза.

Рәсүлләр китабы мондый сүзләр белән башлана: «Тәүфил, мин беренче китабымда Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәре турында язган идем». Монда искә алынган «беренче китапны» кем язган? Борынгы тарихи чыганаклар буенча, аның авторы — Лүк. Лүк Инҗиле дә, Рәсүлләр китабы да Тәүфилгә мөрәҗәгать итеп язылган. Димәк, Рәсүлләр китабын да Лүк язган булып чыга (Лүк 1:1, 3; Рәс. 1:1).

Безгә Лүк турында әллә ни күп билгеле түгел. Изге Язмаларда аның исеме өч тапкыр гына искә алына. Рәсүл Паул Лүкне «яраткан табибыбыз» һәм «хезмәттәшем» дип атый (Көл. 4:14; Фил. 24). Рәсүлләр китабында «без» сүзе очраган өзекләрдән Лүкнең кайларда булу-булмавы ачыклана. Мәсәлән, якынча б. э. 50 елында Лүк Паул белән Троастан Филипиягә килгән, ә Паул Филипиядән киткәндә, Лүк инде аның белән булмаган. Соңрак, якынча б. э. 56 елында, Паул белән Лүк Филипиядә яңадан очрашкан. Алар тагын җиде абый-кардәш белән Иерусалимга барган (анда Паулны кулга алганнар). Ике елдан соң Лүк Паул белән бергә Кайсариядән Римга барган (ул вакытта Паул һаман да сак астында булган) (Рәс. 16:10—17, 40; 20:5—21:17; 24:27; 27:1—28:16). Паул икенче тапкыр Римда төрмәдә утырганда һәм үлем җәзасын көткәндә, «Лүк кенә» аның белән калган (2 Тим. 4:6, 11). Күргәнебезчә, Лүк, вәгазьләп, зур аралар үткән һәм яхшы хәбәр хакына төрле авырлыклар кичерергә әзер булган.

Лүк, Гайсәнең тормышы турында язганда, мин бу хәлләрне үзем күрдем, дип әйтмәгән. Ул «барысын баштан ук җентекләп тикшереп төгәл хәбәр җыйган» һәм, бу вакыйгаларны «үз күзләре белән күргән» кешеләрнең шаһитлегенә нигезләнеп, «эзлекле рәвештә» язган (Лүк 1:1—3). Лүкнең язган китапларыннан аның тырышып тикшерүләр үткәргәне күренә. Бәлки, ул мәгълүматны Илисәбәттән, Гайсәнең әнисе Мәрьямнән һәм башка кешеләрдән сораштырып җыйгандыр. Лүк язган күп кенә фактлар башка Инҗил китапларында очрамый (Лүк 1:5—80).

Лүк, авырулар турында язганда, кайбер нечкәлекләрне искә ала. Моннан аның табиб булганы күренә. Мәсәлән, Гайсәнең бер кешедән җенне куып чыгарганы турында язганда, Лүк «җен... зыян китермичә аңардан чыкты» дип әйтә. Ул шулай ук рәсүл Петернең «каенанасы бик нык кызышып ята иде», ә җен аркасында 18 ел буе авырган «хатын-кыз бөкрәеп беткән һәм бөтенләй турая алмый иде» дип җентекле итеп яза (Лүк 4:35, 38; 13:11).

Шулай да Лүк күренекле табиб булып китәргә омтылмаган. Аның максаты кешеләргә хакыйкать юлына басарга ярдәм итү булган. Әйе, Лүк өчен «Раббыга хезмәт итү» тормышында иң мөһим нәрсә булган (1 Көр. 15:58).

ЛИДИЯ — КЫЗГЫЛТ-ШӘМӘХӘ ТӨСТӘГЕ КЫЙММӘТЛЕ ӘЙБЕРЛӘР САТУЧЫ

Лидия тумышы белән Фиатира шәһәреннән булган. Бу шәһәр Кече Асиянең көнбатышындагы Лидия дип аталган өлкәдә урнашкан. Соңрак бу хатын-кыз Македония өлкәсендәге Филипия шәһәренә күченгән. Анда Лидия кызгылт-шәмәхә төстәге кыйммәтле әйберләр сату эше белән шөгыльләнгән. Ул, бәлки, келәмнәр, җәймәләр, тукымалар һәм хәтта буяулар саткандыр. Филипиядә табылган бер язу ул шәһәрдә кызгылт-шәмәхә төстәге кыйммәтле әйбер сатучылар берләшмәсе булганын раслый.

Лидия тукыманы күрсәтә.

Изге Язмаларда Лидия турында ул «Аллаһыга гыйбадәт кылучы» хатын-кыз булган дип әйтелә. Бу сүзләр аның яһүд динен кабул иткәнен аңлатадыр (Рәс. 16:14). Лидия Йәһвә турында үзенең туган шәһәре Фиатирада ишеткән булган, күрәсең. Бу шәһәрдә, Филипиядән аермалы буларак, яһүд синагогасы булган. Кайберәүләр, бу хатын-кыз Лидия өлкәсеннән булганга, Лидия аның шәхси исеме түгел, ә кушаматы булган дип саный. Икенче яктан, тарихи язулар буенча, ул вакытта кайбер хатын-кызлар Лидия дигән исем йөрткән.

Лидиялеләр һәм аларның күршеләре шагыйрь Гомер заманыннан ук (б. э. к. IX я VIII гасыр) әйберләрне кызгылт-шәмәхә төскә буяу осталыклары белән билгеле булган. Фиатирадагы су ярдәмендә «иң сыйфатлы, уңмый торган җете кызыл төстәге буяуны» җитештереп була дип саналган.

Кызгылт-шәмәхә төскә буялган тукымалар бик зиннәтле булган, һәм аларны бай кешеләр генә сатып ала алган. Иң сыйфатлы һәм иң кыйммәтле буяуны җитештерер өчен, Урта диңгездәге моллюскларны кулланганнар. Бу буяу белән нәфис җитенне буяганнар. Бер грамм буяу ясар өчен, 8 000 моллюск кирәк булган. Менә ни өчен бу төстәге тукымалар бик кыйммәт булган.

Билгеле, Лидиянең эше күп акча чыгымнары таләп иткән. Шулай ук аның зур йорты булган, ул хәтта дүрт кешене — Паул, Силас, Тимути һәм Лүкне кунак итә алган. Моның барысы Лидиянең бай хатын-кыз булганын күрсәтә. Изге Язмаларда аның «өендәгеләре» дә булган дип әйтелә. Сүз аның гаиләсе я хезмәтчеләре турында барырга мөмкин (Рәс. 16:15). Паул белән Силас, Филипиядән китәр алдыннан, кайбер кардәшләр белән Лидиянең йортында очрашкан. Моннан аның йортында җыелыш очрашулары үткәрелә башлаган дигән нәтиҗә ясап була (Рәс. 16:40).

Филипиядән киткәннән соң якынча 10 ел үткәч, Паул андагы җыелышка хат язган. Бу хатта ул Лидия турында бернәрсә дә язмаган. Шуңа күрә безгә Лидия турында, Рәсүлләр китабының 16 нчы бүлегендә язылганнан тыш, бүтән бернәрсә дә билгеле түгел.

a 128 нче биттәге «Лүк — Рәсүлләр китабының язучысы» дигән рамканы карагыз.

b Филипиядә яһүдләрнең синагогасы булмаган. Моның бер сәбәбе — Филипиянең хәрби шәһәр булуындадыр. Бәлки, шуңа күрә яһүдләргә синагога ачарга рөхсәт ителмәгәндер. Икенче сәбәп тә булырга мөмкин: синагога ачар өчен, ким дигәндә ун яһүд ир-аты кирәк булган, ә Филипиядә яһүди ир-атлар аз булгандыр, күрәсең.

c 132 нче биттәге «Лидия — кызгылт-шәмәхә төстәге кыйммәтле әйберләр сатучы» дигән рамканы карагыз.

d Рим гражданының Рим законы буенча судка мөрәҗәгать итәргә хокукы булган, һәм аңа судсыз халык алдында җәза бирергә ярамаган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу