Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 99 хикәя 230 б.-231 б., 4 абз.
  • Төрмә сакчысы хакыйкатьне кабул итә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Төрмә сакчысы хакыйкатьне кабул итә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Македониягә күч»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • «Һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Йәһвәгә хезмәт итүегездә шатлыкны саклагыз
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 99 хикәя 230 б.-231 б., 4 абз.
Филипиядә бер сакчы төрмә ишекләренең ачык булуын, ләкин тоткыннарның качмаганын күрә

ТУКСАН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Төрмә сакчысы хакыйкатьне кабул итә

Филипи́ядә җенле бер хезмәтче кыз яшәгән. Эчендәге җен аңа күрәзәлек сәләтен биргән, һәм моның ярдәмендә бу кыз үз хуҗаларына күп акча китергән. Пау́л белән Си́лас Филипи́ягә килгәч, бу кыз алар артыннан иярә башлаган. Җен аркасында ул: «Бу кешеләр — Аллаһы Тәгаләнең хезмәтчеләре»,— дип кычкырып барган һәм берничә көн шулай эшләгән. Ахыр чиктә Пау́л җенгә: «Гайсә исеменнән боерам: чык аңардан!» — дип кушкан. Шунда җен теге кыздан чыккан.

Кызның хуҗалары бүтән табыш алып булмас икәнен аңлагач, аларның нык ачуы чыккан. Алар Пау́л белән Си́ласны шәһәр хакимнәре янына өстерәп алып килгән һәм: «Бу кешеләр законны боза һәм бөтен шәһәрдә тынычлыкны бозып йөри!» — дип әйткән. Шәһәр хакимнәре Пау́л белән Си́ласны, кыйнап, төрмәгә ташларга кушкан. Төрмә сакчысы аларны төрмәнең иң эчке, иң караңгы бүлмәсенә утырткан һәм аякларын агач богауларга беркетеп куйган.

Пау́л белән Си́лас Йәһвәгә мактау җырлары җырлаган, ә төрмәдәге башка кешеләр аларны тыңлап утырган. Кинәт төн уртасында көчле җир тетрәү булган һәм бөтен төрмәне селкетеп куйган. Шунда төрмә ишекләре ачылган һәм тоткыннарның чылбырлары һәм богаулары төшеп киткән. Төрмә сакчысы эчке бүлмәгә кереп караса, ишекләр ачык. Бөтен тоткыннар качкандыр дип уйлап, ул кылычын чыгарган һәм үз-үзен үтерергә җыенган.

Ләкин шул мизгелдә Пау́л аңа: «Үзеңә зыян китермә! Без барыбыз да монда!» — дип әйткән. Төрмә сакчысы эчкә йөгереп кергән дә Пау́л белән Си́лас алдына тезләнгән. Ул алардан: «Котылыр өчен, миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Алар аңа: «Гаиләң белән бергә Гайсәгә иман итегез»,— дип җавап биргән. Аннары Пау́л белән Си́лас төрмә сакчысына һәм аның гаиләсенә Йәһвә сүзен сөйләгән, һәм аларның барысы да суга чумдырылу үткән.

«Кешеләр сезне кулга алыр, синагогаларга алып барып һәм төрмәләргә утыртып эзәрлекләр. Сез минем шәкертләрем булганга, сезне патшалар һәм идарәчеләр алдына китерерләр. Бу сезгә шаһитлек бирергә мөмкинлек тудырыр» (Лүк 21:12, 13)

Сораулар: ни өчен Пау́л белән Си́ласны төрмәгә ташлаганнар? Төрмә сакчысы хакыйкать белән ничек танышкан?

Рәсүлләр 16:16—34

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу