Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 1 кисәк 4 б.
  • Аллаһы кешене Оҗмахка урнаштыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы кешене Оҗмахка урнаштыра
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кем сине барлыкка китергән?
    Жирдәге тормышка мәңге шатлан!
  • Оҗмахтагы тормыш нинди булган?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Адәм белән Хаува Оҗмахтан куыла
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китерә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 1 кисәк 4 б.
Адәм белән Хаува Гадән бакчасында хайваннар арасында

1 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы кешене Оҗмахка урнаштыра

Аллаһы Галәмне барлыкка китерә һәм Җирдә тормыш булдыра; ул камил ир-ат белән хатын-кызны ярата һәм аларны гүзәл бер бакчага урнаштырып, аларга әмерләр бирә

Арысланнар, кошлар һәм болан Гадән бакчасында

ТӘҮРАТ китабы: «Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты»,— дигән сүзләр белән башлана (Яратылыш 1:1). Бу гади, әмма бөек сүзләр күп кешегә билгеле. Шулай итеп без Изге Язмаларда әйтелгән иң мөһим Шәхес, чиксез кодрәтле Аллаһы, Йәһвә, белән таныша башлыйбыз. Бу сүзләр Галәмне һәм без яшәгән Җирне Аллаһы барлыкка китергән икәнен ачыклый. Чираттагы шигырьләрдә Аллаһы озак вакыт дәвам иткән бер-бер артлы баручы чорлар — «көннәр» — дәвамында Җирне кешеләр өчен әзерли һәм табигатьтәге бар нәрсәне булдыра диелә.

Аннан соң Аллаһы иң гаҗәеп затны — кешене ярата. Ул аны үзенә охшатып, ягъни Аллаһы сыйфатларын, мәсәлән, акыллылыгын һәм мәхәббәтен, чагылдыра ала торган зат итеп, туфрактан ярата. Йәһвә аңа Адәм дигән исем бирә һәм аны Гадән бакчасына, Оҗмахка, урнаштыра. Җимеш китерә торган гүзәл агачлар үскән бу бакчаны Йәһвә үзе булдыра.

Аллаһы, кешенең иптәше булса, яхшырак булыр дип, Адәм кабыргасыннан хатын-кыз ярата һәм аны Адәм янына алып килә. Соңрак аңа Хаува дигән исем бирелә. Шатлыгыннан Адәм мондый шигъри сүзләр яза: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит». Аллаһы болай дип әйтә: «Шуның өчен адәм баласы үзенең ата-анасын калдыра да, хатынына багланып, икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:22—24; 3:20).

Аллаһы Адәм белән Хаувага ике әмер бирә. Беренчедән, ул аларга үз йортлары — Җир — турында кайгыртырга һәм бала табып, аны кешеләр белән тутырырга куша. Икенчедән, ул аларга бу зур бакчадагы бары тик бер агачның — «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачының» — җимешен ашамаска куша (Яратылыш 2:17). Бу җимешне ашаса, алар үләргә тиеш була. Бу әмерләрне биреп, Аллаһы аларга аны үз Хакимнәре итеп таныганнарын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Аллаһыга тыңлаучан булып, алар шулай ук аны яратканнарын һәм аңа рәхмәтле булганнарын күрсәтер иде. Һичшиксез, Аллаһыга тыңлаучан булып, бәхетле яшәр өчен аларның барысы булган. Бу камил кешеләрдә бернинди кимчелек булмаган. «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде»,— дип әйтелә Тәүратта (Яратылыш 1:31).

Тәүраттагы Яратылыш китабының 1, 2 нче бүлекләренә нигезләнгән.

  • Тәүратта кешеләрне һәм аларның йортын, Җирне, барлыкка китерү турында нәрсә әйтелә?

  • Аллаһы Адәм белән Хаувага нинди тормыш биргән?

  • Аллаһы Адәм белән Хаувага нинди әмерләр биргән?

АЛЛАҺЫ ИСЕМЕ

Изге Язмаларда Аллаһы төрле титуллар белән, мәсәлән, Барлыкка Китерүче һәм Чиксез кодрәт Иясе дип атала. Аларның кайберсе Аллаһының изгелек, көч, гаделлек, акыллылык һәм мәхәббәт кебек сыйфатларына басым ясый. Әмма Аллаһы үзенә Йәһвә дигән исем алган, һәм бу үзенә күрә бертөрле исем. Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Аллаһы исеме якынча 7 000 мәртәбә очрый һәм беренче тапкыр Яратылыш 2:4 тә китерелә. Йәһвә дигән исем «Ул булырга бирә» дигәнне аңлата. Димәк, Аллаһы үзенең һәрбер ниятен тормышка ашырырга һәм һәрбер биргән вәгъдәсен үтәргә сәләтле. Бу безне юата.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу