Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 2 кисәк 5 б.
  • Адәм белән Хаува Оҗмахтан куыла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Адәм белән Хаува Оҗмахтан куыла
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Оҗмахтагы тормыш нинди булган?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Кем бездән куәтлерәк?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Авыр тормыш башлана
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 2 кисәк 5 б.
Хаува тыелган җимешкә кагыла

2 НЧЕ БҮЛЕК

Адәм белән Хаува Оҗмахтан куыла

Бер фәрештә Аллаһыга каршы фетнә күтәрә һәм Адәм белән Хауваны Аллаһы хакимлеген кире кагарга котырта. Нәтиҗәдә, дөньяга гөнаһ белән үлем үтеп керә

АЛЛАҺЫ кешеләрне яратыр алдыннан күпкә алдарак күзгә күренми торган күп санлы рухи затларны — фәрештәләрне барлыкка китергән. Аларның берсе Аллаһыга каршы күтәрелә һәм Гадән бакчасында, хәйлә корып, Хауваны Йәһвә ашамаска кушкан җимешне ашарга котырта. Соңыннан бу фәрештә Шайтан Иблис дип атала башлый.

Шайтан, еланны курчак кебек кулланып, аның аша сөйли һәм аның сүзләрендә Аллаһы Хаува белән Адәмнән ниндидер яхшы нәрсәне яшерә дигән фикер яңгырый. Ул Хаувага тыелган җимешне ашасагыз үлмәячәксез ди. Шулай итеп Шайтан Аллаһыны, ул үзенең җирдәге балаларына ялган сөйли дип, гаепли. Аллаһыны тыңламыйча яшәү рәхәтлек, белем һәм азатлык китерә ди Шайтан. Бу җир шарындагы беренче ялган була. Һәм Аллаһының хакимлеге, яки югары хакимлеге, турында мондый сорау күтәрелгән була: Аллаһының идарә итәргә хакы бармы, һәм ул үз хакимлеген, үз хезмәтчеләре файдасы турында уйлап, гадел башкарамы?

Хаува Шайтанның ялганына ышана. Аның тыелган җимешне ашыйсы килә, һәм ул шулай эшли дә. Соңыннан ул җимешне иренә бирә, һәм ул да ашый. Шулай итеп алар гөнаһ кыла. Аларның гади генә бу эшләре Аллаһыга каршы фетнә була. Адәм белән Хаува үз теләкләре белән тыңламаучанлык юлын сайлап, үзләренә барысын, шул исәптән камил тормышны да, биргән Барлыкка Китерүченең, Аллаһының, хакимлеген кире кага.

«Нәсел сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың» (Яратылыш 3:15).

Аллаһы аларны җавапка тарта. Ул Нәсел, ягъни Коткаручы, киләчәк дип вәгъдә итә, һәм бу Нәсел «еланны» — Шайтанны юк итәчәк ди. Аллаһы Адәм белән Хаувага чыгарган хөкемен соңрак үти: шулай итеп, аларның әле тумаган балаларына шәфкать күрсәтә. Аллаһы җибәрәчәк Коткаручы Гадән бакчасында фетнә аркасында туган бар начарлыкны юк итәргә тиеш була. Бу Адәм балаларына өмет бирә. Аллаһының бу нияте ничек үтәләчәк? Коткаручы кем булачак? Бу сорауларга җавап Изге Язмалар язылып барганда әкрен генә ачыклана.

Аллаһы Адәм белән Хауваны Оҗмахтан, ягъни Гадәннән, куып чыгара. Хәзер аларга җәфа чигеп эшләргә кирәк була. Хаува балага уза һәм беренче баласын — Кабилне таба. Аннан соң аларның башка балалары да, шул исәптән Һабил белән Шит та туа. Нух пәйгамбәр нәкъ Шит нәселеннән була.

Тәүраттагы Яратылыш китабының 3—5 нче бүлекләренә һәм Ачылыш 12:9 га нигезләнгән.

  • Беренче ялган нәрсә турында булган һәм аны кем әйткән?

  • Ни өчен Адәм белән Хаува Оҗмахтан куылган?

  • Адәм белән Хауваны фетнәләре өчен җавапка тарткач, Аллаһы өмет өчен нинди нигез биргән?

КАМИЛСЕЗЛЕК ҺӘМ ҮЛЕМ

Йәһвә Адәм белән Хауваны камил кешеләр итеп яраткан. Алар Оҗмахта мәңге яши алган. Әмма Аллаһыга каршы күтәрелеп, алар гөнаһ кылган һәм камиллекне югалткан. Алар үз тормыш чыганагы — Йәһвә — белән мөнәсәбәтләрен өзгән һәм үлгәннәр. Аларның камил булмаган балалары да гөнаһлы булып туа һәм нәтиҗәдә үлә (Римлыларга 5:12).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу