Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 8 кисәк 11 б.
  • Исраил халкы Кәнган җирләренә керә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Исраил халкы Кәнган җирләренә керә
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ешуа китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Рәхәб шымчыларны качыра
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йошуа нәрсәне истә тоткан
    Мәкаләләр 2002
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 8 кисәк 11 б.
Руханилар быргыларын кычкырта, ә Йошуа сугышта кычкыргандай каты итеп кычкыра

8 НЧЕ БҮЛЕК

Исраил халкы Кәнган җирләренә керә

Ешуа Исраил халкын, Кәнган җирләрен яулап алыр өчен, җитәкләп бара. Йәһвә хакимнәргә үз халкын азат итәргә булыша

ЙӘҺВӘ Кәнганны Ибраһим токымнарына вәгъдә иткән булган. Хәзер, гасырлар узгач, Ешуа җитәкчелегендә Исраил бу Вәгъдә ителгән җирне яулап алырга әзер.

Аллаһы кәнганлылар юк ителүгә лаек дип тапкан. Алар бу җирне чиктән тыш җирәнгеч азгынлык белән һәм бер гаепсезгә түгелгән кан белән тутырган. Шуңа күрә аларның Исраил яулап алган шәһәрләре тулысынча җимерелергә тиеш.

Ләкин бу җиргә керер алдыннан Ешуа анда ике шымчы җибәрә, һәм алар Әрихә шәһәрендә яшәгән Рәхәб исемле бер хатын-кыз йортына керәләр. Ул аларның исраиллеләр икәнен белсә дә, аларны үз йортында калдырып, аларны яшерә. Рәхәб Йәһвәнең үз халкын яклап башкарган эшләре турында ишеткән була, шуңа күрә аларның Аллаһысына иман итә. Ул шымчылардан үзен һәм туганнарын исән калдырырга вәгъдә бирүләрен үтенә.

Исраиллеләр Кәнганга кергәч, Әрихә шәһәре янына килә. Йәһвә могҗиза эшли, һәм шәһәрнең стеналары җимерелеп төшә. Ешуаның гаскәрләре шәһәргә бәреп керә һәм аны җимерә. Рәхәб белән аның гаиләсе генә исән кала. Алты ел дәвамында Ешуа Вәгъдә ителгән җирнең зур өлешен яулап ала. Шуннан соң җир Исраилнең бар кабиләләренә бүлеп бирелә.

Кәнган җиренең картасы[11 нче биттәге карта]

Ешуа үзенең Аллаһыга озак вакыт хезмәт итүенең азагында кешеләрне җыярга куша. Ул Йәһвәнең үткәндә халык хакына башкарган эшләре турында сөйли һәм халыкны Йәһвәгә хезмәт итәргә өнди. Ешуа һәм аның белән бергә Аллаһыга тугры хезмәт иткән кешеләр үлгәч, исраиллеләр Йәһвәне калдырып ялган илаһларга табына башлый. Халык якынча 300 ел дәвамында Йәһвә әмерләрен бозып яши, һәм Аллаһы Исраил дошманнарына, мәсәлән филистиләргә, үз халкын җәберләргә рөхсәт итә. Әмма халык Йәһвәгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, ул, аларны яклар өчен, хакимнәр җибәрә. Барысы 12 хаким була.

Алар турында Хакимнәр китабында язылган. Беренче хаким — Отниел, ә соңгысы җирдә яшәгән кешеләрнең иң көчлесе Шимшун була. Хакимнәр китабында язылган дулкынландыргыч хәбәрдә кат-кат кабатланган хакыйкать шул: Йәһвәгә тыңлаучан булу — фатихалар, аңа тыңламаучан булу — бәлаләр китерә.

Ешуа; Хакимнәр китабына; Левиләр 18:24, 25 кә нигезләнгән.

  • Ни өчен Йәһвә Рәхәб белән аның гаиләсен коткарып калган?

  • Ешуа үлеменнән соң исраиллеләр нәрсә эшли башлаган?

  • Хакимнәр китабында нинди хакыйкать ачыклана?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу