Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 21 кисәк 24 б.
  • Гайсә исән!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә исән!
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рәсүлләр курыкмыйча вәгазьли
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Аллаһы үз Улын терелтә
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә үледән терелә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә киләчәк турында пәйгамбәрлек итә
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 21 кисәк 24 б.
Гайсә күккә менә

21 НЧЕ БҮЛЕК

Гайсә исән!

Гайсә үз шәкертләре янына килеп, аларга күрсәтмәләр бирә һәм аларны дәртләндерә

ГАЙСӘ үлеменнән соң өченче көнне аның кайбер шәкертләре, хатын-кызлар, кабер янына килә. Каберне каплап торучы таш читкә алып куелган, ә кабер үзе буш була!

Ике фәрештә пәйда була. Аларның берсе: «Сез... насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтеп торгызылды»,— ди (Марк 16:6). Хатын-кызлар рәсүлләргә хәбәр итәр өчен шунда ук йөгереп китә. Юлда алар Гайсәне очраталар. «Курыкмагыз! — ди ул аларга.— Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр» (Маттай 28:10).

Шул көнне соңрак ике шәкерт Иерусалимнан Эммаус авылына бара. Юлда аларга тагын бер кеше кушыла һәм нәрсә турында сөйләшәсез дип сорый. Бу кеше — терелтелгән Гайсә була, һәм алар аны башта танымый. Кайгырган шәкертләр Гайсә турында сөйләшүләре турында әйтә. Шунда бу кеше аларга Изге Язмада Мәсих турында язылганның барысын аңлатып бирә. Әйе, Гайсә бу пәйгамбәрлекләрнең барысын үтәп чыкканa. Шәкертләр бу кеше рух итеп терелтелгән Гайсә икәнен аңлый, әмма шунда Гайсә юкка чыга.

Бу шәкертләр шунда ук Иерусалимга кайта һәм рәсүлләргә барысын сөйли. Шунда ишеге ябык бу бүлмәдә Гайсә пәйда була. Аптыраган шәкертләр үз күзләренә ышанмыйча тора! Гайсә: «Нигә күңелегезгә шундый шик төшә?» — дип сорый. Аннан соң: «Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, өченче көндә үледән терелеп торырга [тиеш]»,— ди (Лүк 24:38, 46).

Терелтелгән Гайсә үз шәкертләре янына 40 көн дәвамында килә. Бер тапкыр ул 500 дән артык кешегә пәйда була! Күрәсең, нәкъ шушы очракта ул аларга мөһим йөкләмә бирә: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 28:19, 20).

Гайсә үз 11 тугры рәсүле белән соңгы тапкыр очрашканда мондый вәгъдә бирә: «Сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм... дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз» (Рәсүлләр 1:8). Шунда Гайсә өскә күтәрелә, аны болыт каплый һәм шәкертләр аның күккә күтәрелгәнен инде күрми.

Инҗилнең Маттай китабы 28 нче бүлеге; Марк китабының 16 нче бүлеге; Лүк китабының 24 нче бүлеге; Яхъя китабының 20, 21 нче бүлекләренә һәм 1 Көринтлеләргә 15:5, 6 га нигезләнгән.

a Мәсих турында язылган һәм Гайсәдә үтәлгән пәйгамбәрлекләр бу брошюраның 14, 15 һәм 16 нчы бүлекләрендә укып була.

  • Аллаһының Гайсәне терелткәнен аның шәкертләре ничек аңлаган?

  • Эммауска барган ике шәкертенә Гайсә нәрсә аңлаткан?

  • Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә үз шәкертләренә нинди күрсәтмәләр биргән?

ИЗГЕ РУХ

Галәмдә Аллаһының изге рухыннан көчлерәк көч юк. Аллаһы үзенең рухын, яки эш итүче көчен, күкләрне һәм җирне яратыр өчен һәм Изге Язмалар язылуы белән җитәкчелек итәр өчен кулланган. Ул изге рухы ярдәмендә без укыган бар могҗизаларны, шул исәптән аларның иң бөеген эшләгән: Гайсә Мәсихне куәтле рух итеп терелткән (Яратылыш 1:2; 2 Патшалык 23:2; Рәсүлләр 10:38; 1 Петер 3:18).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу