9 НЧЫ ДӘРЕС
Җыелыш очрашуларына ничек әзерләнергә?
Камбоджа
Украина
Сез, Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнәсез икән, мөгаен, үтәчәк материалны алдан карап чыгарга тырышасыздыр. Җыелыш очрашуларына да алдан әзерләнү зур файда китерә. Бу гадәтебезгә кереп китсә, без зур уңышларга ирешербез.
Кайчан һәм кайда әзерләнергә икәнен билгеләгез. Сезгә өйрәнүгә әзерләнер өчен иң яхшы вакыт нинди? Эшкә киткәнче иртән-иртүкме я балалар йокыга яткач кич беләнме? Әзерләнү өчен вакытыгыз күп булмаса да, күпме вакыт бүлеп куя алганыгызны билгеләгез һәм бернәрсәгә дә комачауларга юл куймагыз. Тыныч урын табыгыз һәм радио, телевизор, кесә телефонын сүндерегез. Әзерләнү алдыннан дога кылу сезгә көндәлек мәшәкатьләрегезне онытып торырга ярдәм итәр, һәм сез үз игътибарыгызны Аллаһы Сүзенә туплый алырсыз (Филипиялеләргә 4:6, 7).
Җыелыш очрашуында катнашыр өчен әзерләнегез. Башта каралачак теманы аңларга тырышыгыз. Мәкаләнең я бүлекнең исеме һәм өстәмә исемнәр бу тема белән ничек бәйле? Моның турында уйланыгыз. Рәсемнәргә һәм кабатлау өчен сорауларга игътибар итегез. Аннары һәр абзацны укып, китерелгән сорауларга җавап табыгыз. Җәяләргә алынган шигырьләрне Изге Язмалардан табып укып чыгыгыз һәм мәкаләдәге фикерләрне ничек раслаганнары турында уйланыгыз (Рәсүлләр 17:11). Сорауларга җавап тапкач, абзацтагы берничә төп сүзнең я сүзтезмәнең астына сызыгыз, шулай итеп очрашу барганда җавапны исегезгә төшерә алырсыз һәм, кулыгызны күтәреп, үз сүзләрегез белән кыска гына комментарий бирә алырсыз.
Очрашуларда һәр атна каралачак темаларны тикшереп, сез «хәзинәгезгә» — Изге Язмалардан алган белемегезгә — яңа фикерләр өстәячәксез (Маттай 13:51, 52).
Җыелыш очрашуларына ничек әзерләнеп була?
Очрашуларда комментарий бирер өчен ничек әзерләнергә?