Хезмәт очрашуына ничек әзерләнергә?
1. Хезмәт очрашуының максаты нинди һәм без аннан ничек күп файда ала алабыз?
1 Хезмәт очрашуы безгә хезмәттә уңышлы булырга ярдәм итәр өчен оештырылган. Анда без Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләргә, шәкертләр булдырырга һәм Аллаһы хөкемнәренең үтәлеше турында игълан итәргә өйрәнәбез (Мат. 28:19, 20; Марк 13:10; 2 Пет. 3:7). Яхшы әзерләнеп килгәндә һәм катнашырга әзер булганда, без бу мөһим очрашудан күп файда алабыз.
2. Без нотыкны тыңларга ничек әзерләнә алабыз?
2 Нотык. Нотыкта кулланылачак мәгълүмат нотыкчы өчен күрсәтмәләрдә бирелә. Китерелгән мәгълүматны, шул исәптән шигырьләрне карап чыгып, аны хезмәттә ничек кулланып булганы турында уйлап була.
3. Сораулар ярдәмендә фикер алышуга ничек әзерләнеп була?
3 Сораулар ярдәмендә фикер алышу. Бу пункт «Күзәтү манарасы»н өйрәнүгә охшаш, ул кыска кереш сүзләр белән башлана һәм йомгаклау сүзләре белән тәмамлана. Һәр абзацта төп фикерләрне сызып бар һәм каралачак фикерләргә басым ясаган кыска җаваплар бирергә әзерлән.
4. Тыңлаучылар белән фикер алышуга ничек әзерләнеп була?
4 Тыңлаучылар белән фикер алышу. Бу пункт нотык кебек булса да, тыңлаучыларның да катнашуы кирәк. Төп фикерләрне сызып барсаң һәм китерелгән шигырьләрне карап чыксаң, сораулар бирелгәндә җавап бирә алырсың. Бу пункт белән чыгыш ясаган абый-кардәш тыңлаучылар төп фикерләрне әйтсен өчен бар тырышлыкларын куячак.
5. Демонстрацияләрдән файда алыр өчен нәрсә эшләп була?
5 Демонстрацияләр. Кайбер пунктларда гамәли демонстрацияләр була, аларда очрашуда бирелгән киңәшләрне җыелыш территориясендә ничек кулланып булганы күрсәтелә. Бу демонстрацияләр белән өлкәннәрне, тәҗрибәле вәгазьчеләрне яки пионерларны чыгыш ясарга сорап була. Бу пунктка әзерләнгәндә демонстрацияләрне ничек күрсәтеп булганы турында уйлан. «Безнең Патшалык хезмәтебез»дә китерелгән кереш сүзләр белән демонстрация күрсәтелгәндә, аны үз сүзләрең белән ничек әйтеп булганы турында һәм төрле кешеләр өчен ничек үзгәртеп булганы турында уйлан. Демонстрациядә кулланылган басма яки журналны үзең белән алып килергә онытма. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә кайбер кереш сүзләрне кабатлау файдалы булырга мөмкин.
6. Хезмәт очрашуына әзерләнер өчен кайбер сәбәпләрне әйтегез.
6 Хезмәт очрашуына алдан ук әзерләнсәк һәм программа пунктлары турында уйлансак, бу очрашу безгә күбрәк шатлык китерәчәк. Шулай эшләп, без бер-беребезне дәртләндерәчәкбез (Рим. 1:11, 12). Хезмәт очрашуына әзерләнер өчен вакыт бүлеп куеп, без йөкләмәбезне үтәргә яхшырак әзерләнгән булачакбыз (2 Тим. 3:17).