Йомгаклау сүзе
«Иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә иярегез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 6:12).
1, 2. Ни өчен иманыбызны хәзер ныгыту бик мөһим? Мисал китер.
ИМАН. Ул бик күркәм сыйфат. Әмма бу сүз уйларыбызда: «Мөһим!» — дигән фикер тудырырга тиеш, чөнки иманыбыз булмаса, безгә ул сыйфатны үстерер өчен кичектермичә эш итәргә кирәк. Ә иманыбыз булса, аны саклар өчен һәм ныгытыр өчен, тоткарланмыйча тиешле адымнар ясарга кирәк. Ни өчен?
2 Күз алдыңа китер: син зур гына бер чүл буйлап барасың. Син бик сусадың. Бераз су тапкач, син аны кояштан саклап торырга тиеш. Шуннан соң савытыңда җитәрлек су булсын өчен, сиңа анда су өстәп торырга кирәк, чөнки суың җитмәсә, теләгән җиреңә барып җитә алмаячаксың. Бүген без чын иман бик сирәк кенә очрый торган дөньяда яшибез. Андый дөньяда иманны саклап һәм ныгытып тормасак, ул юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә иманны су белән чагыштырсак, бу дөньяда без рухи чүлдә яшибез дип әйтеп була. Без иманга бик тә мохтаҗ; сусыз яши алмаган кебек, иманнан башка рухи яктан исән калып булмый (Рим. 1:17).
3. Иманыбызны үстерер өчен, Йәһвә безгә нәрсә биргән, һәм безгә нәрсә эшләргә онытмаска кирәк?
3 Йәһвә белә: иман безгә бик кирәк, һәм безнең көннәрдә, иманны үстерер өчен һәм саклар өчен, күп көч куярга туры килә. Нәкъ шуңа күрә ул үз Сүзендә без үрнәк алсын өчен төрле мисаллар калдырган. Йәһвә тарафыннан рухландырылып, рәсүл Паул мәсихчеләрне «иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә» иярергә чакырган (Евр. 6:12). Һәм нәкъ шуңа күрә Йәһвә оешмасы безне шул тугры ир-атлар белән хатын-кызларның иманнарын үрнәк итеп тотар өчен тырышлыклар куярга өндәп тора. Бу китапта без андый мисалларның кайберләрен генә карап чыктык. Хәзер безгә нәрсә эшләргә кирәк? Әйдәгез, беркайчан да шуны онытмыйк: 1) безгә иманыбызны ныгытып торырга кирәк; 2) үз өметебезне һәрвакыт истә тотарга кирәк.
4. Нинди мәгънәдә Шайтан — иманның дошманы, һәм ни өчен безгә куркасы юк?
4 Иманыңны ныгытып тор. Иманның көчле дошманы — Шайтан бар. Ул бу дөнья белән идарә итә, һәм ул бу дөнья төзелешен рухи чүлгә әйләндергән. Бу «чүлдә» иманны саклау бик авыр. Шайтан бездән күпкә көчлерәк. Әмма иманыбызны үстереп ныгыта алмаячакбыз дип куркасы бармы? Һич тә юк! Чын иманлы булырга теләүче һәр кешенең яхшы Дусты — Йәһвә бар. Аның ярдәме белән без Иблискә каршы тора алабыз, һәм ул бездән хәтта качачак! Аллаһы үзе безне моңа ышандырып тора (Ягък. 4:7). Һәр көн иманыбызны үстерер өчен һәм ныгытыр өчен вакыт бүлеп куеп, без Иблискә каршы торабыз. Ничек иманны үстерергә һәм ныгытырга?
5. Изге Язмаларда әйтелгән тугры кешеләр үз иманнарына ничек ия булганнар? Аңлат.
5 Инде күргәнебезчә, Изге Язмаларда әйтелгән тугры кешеләргә иман тумыштан бирелгән булмаган. Иман — Йәһвәнең изге рухының җимеше, һәм шул кешеләрнең тормышлары моны исбатлый (Гәл. 5:22, 23). Алар ярдәм сорап дога кылганнар, һәм Йәһвә, догаларына җавап итеп, аларның иманнарын ныгытып торган. Алардан үрнәк алыйк һәм беркайчан да шуны онытмыйк: изге рух сорап үз догалары буенча эш итүче кешеләргә Йәһвә үз рухын мул итеп бирә (Лүк 11:13). Иманны ныгытыр өчен, тагын нәрсә эшләп була?
6. Изге Язмалардагы өзекләрне өйрәнү күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләп була?
6 Шушы китапта без гаҗәеп иманлы кешеләрнең берничә мисалын гына карап чыктык. Әмма андый мисаллар бик күп! (Еврейләргә 11:32 укы.) Аларның һәрберсе аерым игътибарга лаек. Һәрберсен дога кылып тирән өйрәнеп була. Әгәр без тугры кешеләр турында әйтелгән Изге Язмалардагы өзекләрне өстән-өстән генә укысак, иманыбызны ныгыта алмаячакбыз. Укуыбыз күбрәк файда китерсен өчен, безгә контекстны җентекләп карап чыгарга һәм шул вакыйгалар булган заманга игътибар итәргә кирәк. Әгәр без шул камилсез ир-атлар белән хатын-кызларның хисләре безнеке кебек булганын истә тотсак, шул кешеләр безгә тагы да якынрак булып китәчәк (Ягък. 5:17). Хәлләренә кереп, аларның безнең авырлыкларга охшаш кыенлыклар кичергәндә туган хисләрен күз алдыбызга китерә алырбыз.
7—9. а) Изге Язмаларда әйтелгән тугры кешеләр безнең көннәрдәге гыйбадәт кылуда катнашкан булса, нәрсә хис итәр иде? ә) Ни өчен безгә иманыбызны эшләребез белән ныгытырга кирәк?
7 Без иманыбызны шулай ук үз эшләребез белән ныгытабыз. Чөнки «иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле» (Ягък. 2:26). Әгәр Йәһвә шул тугры ир-атлар белән хатын-кызларга безгә бүген тапшырган эшне биргән булса, аларның йөзләре шатлыктан балкып торыр иде!
8 Әгәр дә Ибраһимга: «Ибраһим, сиңа Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен хәзер чүлдә ташлардан мәзбәх корасы юк. Син хәзер уңайлы Патшалык Залында һәм зур конгрессларда үз имандашларың белән гыйбадәт кыла аласың»,— дип әйтсәләр, ул үзен ничек хис итәр иде? Анда бит ул «ерактан гына күргән» вәгъдәләр җентекләп карала һәм аңлатыла! (Еврейләргә 11:13 укы.) Ә явыз мөртәт патша идарә иткән чорда Йәһвәгә хезмәт итәргә тырышкан Ильяска: «Ильяс, сиңа хәзер Багал пәйгамбәрләрен үтерәсе юк. Син хәзер Йәһвәгә тыныч кына хезмәт итә аласың, һәм сиңа кешеләргә килеп аларга юаныч һәм өмет хәбәрен җиткерергә кирәк»,— дип әйтсәләр, ул үзен ничек хис итәр иде? Әйе, Изге Язмаларда әйтелгән тугры кешеләр бүген без Йәһвәгә гыйбадәт кылган кебек гыйбадәт кылырга шатланып ризалашыр иде!
9 Шуңа күрә, әйдәгез, иманыбызны эшләребез белән ныгытып торыйк. Шулай эшләп без Аллаһының иңдерелгән Сүзендә әйтелгән тугры кешеләрдән үрнәк алып яшәгәнебезне күрсәтәчәкбез. Кереш сүздә әйтелгәнчә, алар безгә тагы да якынрак булыр, без алар белән дуслашып китәрбез. Ә киләчәктә без алар белән бергә чын дуслар булып яши алачакбыз.
10. Оҗмахта безне нинди шатлыклы вакыйга көтә?
10 Үз өметеңне һәрвакыт исеңдә тот. Тугры ир-атлар белән хатын-кызларга Аллаһы биргән өмет һәрвакыт көч өстәп торган. Сиңа да бу өмет көч өстәп торамы? Мәсәлән, «тәкъва кешеләр... үледән терелгәч» һәм син Аллаһының тугры хезмәтчеләре белән очрашкач, үзеңнең шул вакытта кичерәчәк шатлыгыңны күз алдыңа китер! (Рәсүлләр 24:15 укы.) Син аларга нинди сораулар бирер идең?
11, 12. Яңа дөньяда син: а) Һабилгә; ә) Нухка; б) Ибраһимга; в) Рутка; г) Абигыягә; д) Әсфирәгә нинди сораулар бирер идең?
11 Һабилне очраткач, син аңа, бәлки, мондый сораулар бирерсең: «Әти-әниең нинди кешеләр иде? Гадән бакчасына юлны саклап торучы керубимнәр белән сөйләшкәнең бар идеме? Алар сиңа берәр нәрсә әйттеме?» Ә Нухны очраткач, син аңа, бәлки, мондый сораулар бирерсең: «Син әзмәверләрдән курыккан идеңме? Көймәдәге бар тереклек турында ел буе ничек кайгыртып тордың?» Ә Ибраһимны очраткач, син аңа, бәлки, мондый сораулар бирерсең: «Шем белән очрашканың булдымы? Сиңа Йәһвә турында кем сөйләде? Ур шәһәреннән китү авыр булдымы?»
12 Ә үледән терелгән кайбер хатын-кызлардан син, бәлки, болай дип сорарсың: «Рут, ни өчен син Йәһвәгә гыйбадәт кылырга булдың?», «Абигыя, Давытка ярдәм иткәнең турында Набалга сөйләргә курыккан идеңме?», «Әсфирә, Изге Язмаларда әйтелгән вакыйгалардан соң син һәм Мардәкәй нәрсә эшләдегез?»
13. а) Үледән терелгән кешеләр сиңа, бәлки, нинди сораулар бирер? ә) Борынгы заманда яшәгән тугры кешеләр белән очрашуың турында уйлаганда, синдә нинди хисләр туа?
13 Әлбәттә, шул тугры ир-атлар белән хатын-кызлар да сиңа сорау өстенә сорау биреп торыр. Аларга шушы соңгы көннәр турында һәм Йәһвәнең авыр вакытларда үз халкын фатихалап торуы турында сөйләү бик кызык булыр! Шулай ук Йәһвәнең үз вәгъдәләрен ничек үтәгәнен белгәч, алар, һичшиксез, сөенер. Ул көннәрдә Аллаһының шул тугры хезмәтчеләрен күз алдына китерергә кирәк булмас, чөнки алар безнең белән бергә оҗмахта булачак! Алар инде хәзер синең чын дусларың булып китсен өчен, көчеңнән килгәнне эшлә. Аларның иманнарын үрнәк итеп тотуыңны дәвам ит. Бу кадерле дусларың белән бергә Йәһвәгә мәңге хезмәт ит!