Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 3 дәрес 8-9 б.
  • Рәхәб Йәһвәгә ышанган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рәхәб Йәһвәгә ышанган
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рәхәб шымчыларны яшерә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Рәхәб шымчыларны качыра
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Рәхәб
    Сүзлек
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 3 дәрес 8-9 б.
Рәхәб тәүбәдә яшеренеп торган шымчылар янына менә

3 НЧЕ ДӘРЕС

Рәхәб Йәһвәгә ышанган

Әйдә, үзебезне Әрихә́ шәһәрендә күз алдыбызга китерик. Бу шәһәр Кәнга́н җирләрендә урнашкан, һәм андагы кешеләр Йәһвәгә хезмәт итми. Шул шәһәрдә Рәхә́б исемле бер хатын-кыз яши.

Муса, исраиллеләрне Мисырдан чыгарганда, Кызыл диңгез суларын аерган булган. Рәхәб моның турында әле бала чагында ишеткән. Йәһвә шулай ук үз халкына дошманнарын җиңәргә булышкан. Рәхәб моның турында да белгән. Ә хәзер ул исраиллеләрнең Әрихә янында торулары хакында ишетә!

Рәхәб шымчыларга булышкан, чөнки Йәһвәгә ышанган

Бер кич ике исраилле Әрихә шәһәренә керә. Алар — шымчылар. Бу ике кеше Рәхәб йортына килә. Ул аларны керергә һәм кунып чыгарга чакыра. Төнлә Әрихә патшасына шымчылар турында хәбәр җиткерәләр һәм Рәхәб йортында тукталдылар дип әйтәләр. Шуңа күрә ул үз кешеләрен аларны кулга алыр өчен җибәрә. Рәхәб ике шымчыны йортның яссы түбәсендә яшерә, ә патшаның кешеләренә: «Яныма кешеләр килгәннәр иде, ләкин... ул кешеләр китте. [...] Әгәр менә хәзер үк артларыннан чапсагыз, аларны куып җитәрсез»,— дип әйтә. Беләсеңме, ни өчен Рәхәб шымчыларны яклый?~ Чөнки ул Йәһвәгә ышана һәм аның Кәнган җирен исраиллеләргә бирәчәген белә.

Рәхәб йортының Әрихә стеналары ягындагы тәрәзеннән кызыл җеп эленеп тора

Йәһвә Рәхәбне һәм аның гаиләсен саклап калган

Шымчылар, китәр алдыннан, Рәхәбкә вәгъдә бирә. Алар аңа, Әрихә шәһәре җимерелү вакытында, ул үзе дә, гаиләсе дә исән калачак ди. Беләсеңме, алар аңа нәрсә эшләргә куша?~ Алар аңа кызыл төсле бауны алырга һәм тәрәзәдән чыгарып бәйләп куярга куша. «Алай эшләсәң, гаиләдәгеләрең исән калачак»,— дип әйтәләр алар Рәхәбкә. Рәхәб барысын, шымчылар әйткәнчә, эшли. Аннары нәрсә булганын беләсеңме?~

Берничә көннән соң исраиллеләр бер сүз дә дәшмичә шәһәр стеналары янында аларны уратып чыга. Алты көн дәвамында алар көнгә бер тапкыр шулай эшли, ләкин җиденче көнне алар җиде тапкыр шәһәрне уратып чыга. Шуннан соң алар көчле тавыш белән кычкырып җибәрә. Йәһвә шәһәр стеналарын җимерә. Ләкин тәрәзәдән кызыл төсле бау эленеп торган йорт җимерелми кала! Син аны рәсемдә күрәсеңме?~ Рәхәб һәм аның гаиләсе исән кала!

Син Рәхәбтән нәрсәгә өйрәнә аласың?~ Рәхәб Йәһвәгә ышанган, чөнки аның турында искиткеч хәбәрләр ишеткән. Син дә Йәһвә турында искиткеч белем аласың. Син Рәхәб кебек Йәһвәгә ышанасыңмы?~ Без моңа бер дә шикләнмибез!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • Йошуа 2:1—24; 6:1—5, 14, 15, 20—25

  • Еврейләргә 11:31

СОРАУЛАР:

  • Рәхәб әле бала чагында нинди хәбәрләр ишеткән?

  • Ул исраилле шымчыларга ничек булышкан? Ни өчен ул аларга ярдәм иткән?

  • Шымчылар Рәхәбкә нәрсә вәгъдә иткән?

  • Син Рәхәбтән нәрсәгә өйрәнә аласың?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу