Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 30 хикәя 76 б.
  • Рәхәб шымчыларны яшерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рәхәб шымчыларны яшерә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рәхәб Йәһвәгә ышанган
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Рәхәб шымчыларны качыра
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Әрихә стеналары
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 30 хикәя 76 б.
Рәхәб, сугышчыларны буташтырып, шымчыларны яклый

УТЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Рәхәб шымчыларны яшерә

Исраи́л шымчылары Әрихә́ шәһәренә килгәч, алар Рәхә́б исемле бер хатын-кызның йортында тукталган. Әрихә́ патшасы моның турында белеп алган һәм Рәхәбне́ң йортына гаскәриләрен җибәргән. Рәхә́б ике шымчыны түбәгә алып менеп, шунда яшергән, ә гаскәриләргә: «Алар китте инде»,— дип әйткән. Ул шымчыларга болай дигән: «Мин беләм, Йәһвә сезнең яклы һәм сез бу җирне яулап алачаксыз. Шуңа күрә мин сезгә булышырмын. Минем гаиләмне саклап калырсыз дип вәгъдә итегез».

Шымчылар Рәхәбкә́: «Без сиңа вәгъдә итәбез, синең йортыңда беркем дә зыян күрмәс,— дигәннәр һәм болай дип өстәгәннәр: — Тәрәзәңә кызыл бауны бәйләп куй. Шулчак гаиләң котылып калыр».

Әрихә шәһәренең стеналары җимерелгәндә, Рәхәбнең йорты зыян күрми. Аның тәрәзәсенә кызыл бау бәйләнгән

Рәхә́б шымчыларны тәрәзәдән бау белән төшергән. Алар, тауларга барып, шунда өч көн качып утырган, ә аннан соң Йошуа́ янына кайткан. Үрдү́н елгасын кичкәч, исраиллелә́р ул җирне яулап алуга әзерләнә башлаган. Әрихә́ яулап алынган шәһәрләрнең беренчесе булган. Йәһвә аларга алты көн дәвамында көненә бер тапкыр шәһәрне әйләнеп чыгарга кушкан. Җиденче көнне исә алар шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыккан. Аннан соң руханилар быргы кычкырткан, ә гаскәриләр каты кычкыра башлаган. Шунда шәһәр стеналары җимерелеп төшкән! Әмма стенадагы Рәхәбне́ң йорты зыян күрмәгән. Йәһвәгә ышанганга, Рәхә́б үз гаиләсе белән бергә котылып калган.

«Рәхә́б тә хәбәрчеләрне кунакчыллык күрсәтеп кабул иткәннән соң, аларны башка юлдан җибәргән һәм шулай итеп кылган эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән түгелме?» (Ягъкуб 2:25)

Сораулар: ни өчен Рәхә́б шымчыларга булышкан? Исраиллелә́р Әрихәне́ ничек яулап алган? Рәхә́б һәм аның гаиләсе белән нәрсә булган?

Йошуа 2:1—24; 6:1—27; Еврейләргә 11:30, 31; Ягъкуб 2:24—26

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу