Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 46 хикәя
  • Әрихә стеналары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әрихә стеналары
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рәхәб шымчыларны яшерә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Рәхәб шымчыларны качыра
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Рәхәб Йәһвәгә ышанган
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Ул «эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 46 хикәя
Ешуа җитәкчелегендә исраиллеләр кычкырып җибәрә һәм быргыларын кычкырта, шунда Әрихә стеналары җимерелеп төшә

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Әрихә стеналары

НӘРСӘ булган Әрихә стеналары белән? Алар бик зур бомба төшкән кебек җимерелә. Әмма ул вакытта бомбалар да, хәтта мылтыклар да булмаган. Бу Йәһвәнең тагын бер могҗизасы! Әйдә моның турында белик.

Кара, нәрсә дип Йәһвә Ешуага әйтә: «Сугышчылар белән бергә шәһәрне бер әйләнеп чык. Алты көн шулай эшләгез. Үзегез белән бергә килешү сандыгын алыгыз. Сандык алдыннан быргылар кычкыртып җиде рухани барырга тиеш.

Җиденче көнне шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыгыгыз. Шуннан соң сузып-сузып быргы кычкыртыгыз һәм һәр кеше сугыштагы кебек кычкырсын. Шунда стеналар нигезләренә кадәр җимереләчәк!»

Әрихә стеналары Рәхәб кызыл бау бәйләп куйган стенадан тыш җимерелеп төшә

Ешуа белән халык Йәһвә әйткәнне төгәл үти. Барганда беркем дә дәшми, бер сүз дә әйтми. Бары тик быргы тавышлары һәм атлап баручы аяк тавышлары гына ишетелә. Аллаһы халкының Әрихәдәге дошманнары бик курыккандыр! Тәрәзәдән асылынып торган кызыл бауны күрәсеңме? Бу кемнең тәрәзәсе? Әйе, Рәхәб ике шымчы әйткәнне үтәгән. Аның белән бергә аның туганнары да барысын карап тора.

Җиденче көн килеп җитә, һәм халык шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыга. Быргыларын кычкыртып, көчле тавыш белән кычкырганнан соң стеналар җимерелеп төшә. Шуннан соң Ешуа болай ди: «Шәһәрдәге бөтен кешене үтерегез, ә шәһәрне һәм бар нәрсәне ут төртеп яндырыгыз. Бары тик көмеш, алтын, бакыр һәм тимерне калдырыгыз. Аларны Йәһвә чатыры өчен җыеп китерегез».

Ә теге ике шымчыга Ешуа болай дип әйтә: «Рәхәб өенә барып, үзен дә, гаиләсен дә алып чыгыгыз». Шымчылар вәгъдәсе буенча, Рәхәб белән аның гаиләсе исән кала.

Ешуа 5:16—6:24.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу