Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 13 дәрес 28-29 б.
  • Тимутинең башкаларга булышасы килгән

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тимутинең башкаларга булышасы килгән
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Паул белән Тимути
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Яшьләр Аллаһыны данлаучы максатлар куегыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Алга китешең ачык күренсен
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 13 дәрес 28-29 б.
Кечкенә Тимути әнисе Әүникә белән әбисе Лаисәдән өйрәнә

13 НЧЕ ДӘРЕС

Тимутинең башкаларга булышасы килгән

Тимути́ яшь егет булган һәм ул башкаларга булышырга яраткан. Башкаларга ярдәм итәр өчен, ул төрле җирләргә сәяхәт иткән. Шуңа күрә аның тормышы бик кызык булган. Тимути тормышы турында тыңлыйсың киләме?~

Тимутинең әбисе һәм әнисе аны Йәһвә турында өйрәткән

Тимути Ли́стра шәһәрендә үскән. Аның әбисе Лаисә́ һәм әнисе Әүникә́ аны балачактан ук Йәһвә турында өйрәткән. Үсә барганда Тимути, башкаларга, алар Йәһвә турында күбрәк белсен өчен, ярдәм итәргә теләгән.

Паул яшь Тимутине үзе белән сәяхәт итәргә һәм башка җирләрдә вәгазьләргә чакыра. Тимути ризалаша. Ул башкаларга булышыр өчен барырга әзер.

Македониядә Тисалуникә́ дип аталган шәһәр бар, һәм Тимути белән Паул шул шәһәргә сәяхәт итә. Анда барып җитәр өчен, аларга җәяү зур араны үтәргә, ә аннары корабль белән барырга кирәк. Шәһәргә килеп җитеп, алар күп кешеләргә Йәһвә турында белергә ярдәм итә. Әмма кайбер кешеләр аларга ачулана һәм зыян китерергә тырыша. Шулай итеп, Паул белән Тимутигә шәһәрдән китәргә һәм башка җирләрдә вәгазьләргә туры килә.

Тимути Паул белән көймәдә йөзеп сәяхәт итә

Тимутинең тормышы бәхетле булган

Берничә айдан соң Паул Тимутигә Тисалуникәгә кайтып, кардәшләрнең хәлләрен белешергә куша. Бу куркыныч шәһәргә кайтыр өчен, аңа бик кыю булырга кирәк булган! Әмма Тимути кардәшләре турында кайгыра, шуңа күрә анда бара. Ул Паулга яхшы хәбәр белән кайта: Тисалуникәдәге кардәшләр белән барысы да әйбәт!

Тимути Паул белән күп еллар хезмәттәшлек иткән. Бер тапкыр Паул Тимути турында мондый сүзләр язган: «Сезнең хакта, аның кебек, ихлас күңелдән кайгыртачак башка беркемем дә юк». Тимути Йәһвәне һәм кешеләрне яраткан.

Син кешеләрне яратасыңмы һәм башкаларга алар Йәһвә турында күбрәк белсен өчен булышырга телисеңме?~ Алайса, синең тормышың, Тимутинең кебек, бик бәхетле һәм кызык булачак!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • 2 Тимутигә 1:5; 3:15

  • Рәсүлләр 16:1—5; 17:1—10

  • 1 Тисалуникәлеләргә 3:2—7

  • Филипиялеләргә 2:19—22

СОРАУЛАР:

  • Тимути кайда үскән?

  • Тимути Паул белән сәяхәт итәргә теләгәнме? Ни өчен теләгән?

  • Ни өчен Тимути Тисалуникәгә кайткан?

  • Тормышың, Тимути тормышы кебек, бәхетле һәм кызык булсын өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу