Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 100 хикәя 232 б.-233 б., 2 абз.
  • Паул белән Тимути

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Паул белән Тимути
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тимутинең башкаларга булышасы килгән
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Тимуте — Паулның яңа ярдәмчесе
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Яшьләр Аллаһыны данлаучы максатлар куегыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 100 хикәя 232 б.-233 б., 2 абз.
Паул, Силас һәм Тимути

ЙӨЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паул белән Тимути

Әүникә, Лаисә һәм кечкенә Тимути

Тимути́ исемле егет Ли́стра җыелышында хезмәт иткән. Аның әтисе — грек, ә әнисе яһүд булган. Әнисе Әүникә́ һәм әбисе Лаисә́ Тимутине́ яшь чактан ук Йәһвә турында өйрәткән.

Пау́л, үзенең икенче вәгазь сәяхәте вакытында Ли́страда булганда, Тимутине́ң кардәшләрне эчкерсез яратканын һәм аларга ярдәм итәргә теләгәнен күргән. Пау́л Тимутине́, үзенә кушылып, вәгазь сәяхәтенә барырга чакырган. Вакыт узу белән, Тимути́, Паулда́н өйрәнеп, оста вәгазьче һәм укытучы булып киткән.

Пау́л белән Тимути́ кайда гына булмасыннар, аларны изге рух алып барган. Бер тапкыр төнлә Пау́л күренеш күргән: бер кеше аңардан Македо́ниягә күчүен һәм үзләренә ярдәм итүен сораган. Шунда Пау́л, Тимути́, Си́лас һәм Лүк Македо́ниягә вәгазьләргә һәм җыелышлар оештырырга киткән.

Македо́ниядәге Тисалу́никә шәһәрендә күп кенә ир-атлар һәм хатын-кызлар мәсихче булып киткән. Ләкин кайбер яһүдләр, моны күреп, Пау́л белән аның хезмәттәшләреннән көнләшкән. Алар, халык төркемен җыеп, чуалыш күтәргән һәм, кардәшләрне шәһәр идарәчеләре янына китереп: «Бу кешеләр — Рим хөкүмәтенең дошманнары!» — дип кычкырган. Пау́л белән Тимутигә́ куркыныч янаганга, алар төнлә Биру́я шәһәренә качкан.

Биру́я шәһәрендәге кешеләр хакыйкатьне теләп өйрәнгән, һәм андагы греклар да, яһүдләр дә иман итә башлаган. Ләкин Тисалу́никәдән кайбер яһүдләр, килеп, шау-шу күтәргән. Шунда Пау́л Афи́нага киткән. Тимути́ белән Си́лас исә Биру́ядә кардәшләрне ныгытырга калган. Соңрак Пау́л Тимутине́ кире Тисалу́никәгә җибәргән. Тимути́ андагы кардәшләргә каты эзәрлекләүләрне кичереп чыгарга булышкан. Вакыт узгач, Пау́л Тимутине́ күп кенә башка җыелышларга да җибәргән, һәм тегесе аларны ныгытып торган.

Сак астындагы өендә рәсүл Паул Тимутигә хат әйтеп яздыра. Паулның куллары сакчыга чылбырланган

Пау́л Тимутигә́: «Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән кешеләрне эзәрлекләрләр»,— дигән. Тимутине́ң үзен дә эзәрлекләгәннәр һәм иманы өчен төрмәгә утыртканнар. Әмма ул Йәһвәгә шулай итеп тугрылык күрсәтә алганына шат булган.

Пау́л филипи́ялеләргә болай дип язган: «Мин сезнең яныгызга Тимутине́ җибәрәм. Ул сезгә Йәһвә хезмәтчесе булып яшәр өчен нәрсә эшләргә икәнен аңлатыр һәм сезне хезмәт итәргә өйрәтер». Пау́л Тимутигә́ ышанып була икәнен белгән. Алар еллар буе якын дуслар һәм хезмәттәшләр булган.

«Аңа хас карашлы һәм сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртырдай башка беркемем дә юк. Калганнары бит Гайсә Мәсих турында түгел, ә үзләре турында уйлап яши» (Филипиялеләргә 2:20, 21)

Сораулар: Тимути́ кем булган? Ни өчен Пау́л белән Тимути́ яхшы дуслар булган?

Рәсүлләр 16:1—12; 17:1—15; Филипиялеләргә 2:19—22; 2 Тимутигә 1:1—5; 3:12, 14, 15; Еврейләргә 13:23

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу