1 КИСӘК
Аллаһы киңәшләре никахны бәхетле итә
«Кешеләрне барлыкка китерүче аларны башлангычтан ук ир-ат һәм хатын-кыз итеп яраткан» (Маттай 19:4)
Беренче никахны Йәһвәa Аллаһы булдырган. Изге Язмалар китабында ул беренче хатын-кызны яратканнан соң аны «адәм хозурына китерде» дип әйтелә. Адәм моңа бик сөенгән һәм: «Менә минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит»,— дигән (Яратылыш 2:22, 23). Йәһвә бүгенге гаиләләрнең дә бәхетле булуын тели.
Өйләнешкәндә син һичнинди авырлык кичермичә гомер итәчәксез дип уйлаган булгансыңдыр. Әмма, бер-берсен чын күңелдән яратып яшәгән гаиләләрдә дә кайвакыт авырлыклар туа (1 Көринтлеләргә 7:28). Бу брошюрада сез Изге Язмалар китабына нигезләнгән принциплар табарсыз. Аларны куллансагыз, гаиләгезне һәм никахыгызны бәхетле итәрсез (Мәдхия 18:9—12).
1 ЙӘҺВӘ ҮЗЕҢӘ БИЛГЕЛӘГӘН РОЛЬНЕ КАБУЛ ИТ
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. Гаилә башы — ир (Эфеслеләргә 5:23).
Йәһвә ир кеше үз хатыны турында наз белән кайгыртып торыр дип көтә (1 Петер 3:7). Ул хатынны ирне тулыландыручы итеп яраткан һәм син үз хатыныңны хөрмәт итәрсең һәм яратырсың дип өметләнә (Яратылыш 2:18). Син үз хатыныңны шулкадәр нык яратырга тиеш ки, хәтта үз теләкләреңне түгел, ә аның теләкләрен беренче урынга куеп яшәргә тиеш (Эфеслеләргә 5:25—29).
Йәһвә хатын үз ирен тирән хөрмәт итәр һәм иренә үз ролен үтәргә булышыр дип көтә (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 5:33). Иреңнең кабул иткән карарлары тормышка ашсын өчен аңа булышып тор һәм аңа чын күңелдән ярдәм ит (Көләсәйлеләргә 3:18). Шулай эшләп син ирең өчен дә, Йәһвә өчен дә күркәм хатын булырсың (1 Петер 3:1—6).
КИҢӘШЛӘР
Тормыш иптәшеңнән яхшырак ир я хатын булыр өчен үзеңә нәрсә эшләргә кирәк дип сора. Җавабын игътибар белән тыңла һәм кирәкле үзгәрешләрне ясарга тырыш
Сабыр бул. Бер-берегезне бәхетле итәргә өйрәнер өчен вакыт кирәк
2 ТОРМЫШ ИПТӘШЕҢНЕҢ ХИСЛӘРЕН ИСӘПКӘ АЛ
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. Тормыш иптәшегез турында уйлап яшәгез (Филипиялеләргә 2:3, 4). Йәһвә үз хезмәтчеләренә үзләрен «бар кешеләр белән йомшак тотарга» куша, шуңа күрә үз тормыш иптәшеңне кадерләгәнеңне күрсәт (2 Тимутигә 2:24). Уйламыйча әйтүченең «сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята», шуңа күрә әйтәсе сүзләрне сайлаганда игътибарлы бул (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Йәһвәнең рухы сиңа игелек һәм ярату белән сөйләргә булышыр (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Көләсәйлеләргә 4:6).
КИҢӘШЛӘР
Тормыш иптәшең белән берәр җитди сорауны карап чыгар алдыннан аның карашын исәпкә алырга һәм тыныч булып калырга булышсын дип Аллаһыга дога кыл
Нәрсә һәм ничек әйтергә? Моны җентекләп карап чык
3 БЕРДӘМ БУЛЫГЫЗ
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КАРАШЫ. Никахлашкач, сез тормыш иптәшегез белән «бер тән» булып китәсез (Маттай 19:5). Шулай да сез һаман да ике төрле кеше һәм карашларыгыз кайвакыт төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә сезгә хисләрдә «бердәм һәм фикердәш булырга» өйрәнергә кирәк (Филипиялеләргә 2:2). Аеруча төрле карарлар кабул иткәндә бердәмлек мөһим. «Зур максатлар киңәш-мәслихәт белән ныгытыла»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 20:18). Мөһим карарлар кабул иткәндә Изге Язмалардагы принципларны җитәкчелек итеп кулланыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 8:32, 33).
КИҢӘШЛӘР
Тормыш иптәшеңә үз фикереңне әйтеп кенә чикләнмә, аңа үз хисләрне дә сөйләп бир
Үз өстеңә берәр бурыч алыр алдыннан тормыш иптәшең белән киңәшләш
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.