Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hf 2 кисәк 6-8 б.
  • Тугры булыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тугры булыгыз
  • Гаиләгез бәхетле була ала
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1 НИКАХЫҢ — ИҢ МӨҺИМ НӘРСӘЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
  • 2 ЙӨРӘГЕҢНЕ САКЛА
  • Аллаһы киңәшләре никахны бәхетле итә
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Никахыгызга тугры булыгыз
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Бер-берегезне хөрмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Туганнар белән тату тормыш итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
Күбрәк карарга
Гаиләгез бәхетле була ала
hf 2 кисәк 6-8 б.
Ир кеше хатынын зонтик белән каплап машинага утырта

2 КИСӘК

Тугры булыгыз

«Аллаһы кушылдырганныкеше аермасын» (Марк 10:9)

Йәһвә безгә «тугрылыкны кадерләргә» куша (Михей 6:8). Бу аеруча никахта мөһим, чөнки тугры булмаган кешегә ышаныч юк. Ә ышаныч мәхәббәт гөрләп чәчәк атып тору өчен мөһим.

Бүген никахтагы тугрылыкка куркыныч янап тора. Никахыңны яклар өчен сиңа ике киңәшне тотарга кирәк.

1 НИКАХЫҢ — ИҢ МӨҺИМ НӘРСӘЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10). Никахың — тормышыңдагы иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Ул җитди караш таләп итә.

Йәһвә тормыш иптәшең турында уйлап һәм аның белән бергә «шатланып яшәвеңне» тели (Вәгазьче 9:9). Тормыш иптәшеңә һәрвакыт игътибарлы бул, аны бәхетле итәр өчен юллар эзлә. Бу — Йәһвә теләге (1 Көринтлеләргә 10:24). Тормыш иптәшең үзенең кирәк булуын һәм үзен кадерләгәннәрен сизеп торсын.

Ир кеше хатынына кайнар чәй-кофе китерә; ир кеше өйгә кайтканда хатыны аш пешерә

КИҢӘШЛӘР

  • Бергә регуляр рәвештә вакыт үткәрегез. Игътибар үзәгендә тормыш иптәшең булсын

  • «Мин» дип түгел, ә «без» дип уйларга өйрән

Ир белән хатын пикникта бергә вакыт үткәрә

2 ЙӨРӘГЕҢНЕ САКЛА

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була» (Маттай 5:28). Әгәр берәрсе әхлаксыз уйларга чумып йөрсә, ул үз тормыш иптәшенә тугры түгел дип әйтеп була.

Йәһвә сиңа үз «йөрәгеңне сакларга» куша (Гыйбрәтле сүзләр 4:23; Иремия 17:9). Моның өчен сиңа үз күзләреңә хуҗа булырга кирәк (Маттай 5:29, 30). Ыруг башлыгы Әюбтән үрнәк ал. Ул хатын-кызларга җенси теләк белән карамас өчен үз күзләре белән килешү төзегән (Әюб 31:1). Порнография карамаска тәвәккәл бул. Романтик хисләр тормыш иптәшеңә карата гына булсын

Ир кешенең эшендәге өстәлдә хатынының фотосурәте тора

КИҢӘШЛӘР

  • Тормыш иптәшеңә тугры булуың һәркемгә ачык күренеп торсын

  • Тормыш иптәшеңнең хисләрен исәпкә ал һәм аны уңайсыз хәлдә калдыра алган һәркайсы мөнәсәбәтләрне шунда ук өз

ҮЗ ЯГЫҢНАН НӘРСӘ ЭШЛИ АЛАСЫҢ?

Үз-үзеңне намус белән тикшереп чык һәм үз йомшак якларыңны билгелә (Мәдхия 14:2). Ярдәм сорарга оялма (Гыйбрәтле сүзләр 1:5). Әхлаксыз уйлар белән көрәшеп тор. Бирешмә (Гыйбрәтле сүзләр 24:16). Тормыш иптәшеңә тугры калыр өчен куйган тырышлыкларыңны Йәһвә фатихалап торачак.

ҮЗЕҢӘ СОРАУЛАР БИР

  • Тормыш иптәшемә тагын да күбрәк вакыт табар өчен нәрсә эшли алам?

  • Тормыш иптәшем минем иң якын дустыммы?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу