154 җыр
Без нык булып калырбыз
«Нык калган кеше
Котылачак»,— дигән Гайсә.
Ул чыдам калган,
Яхшы белгән: әҗер көтә.
Йәһвә ул калдырмый —
Моны истә тоткан.
КУШЫМТА:
Без нык булып торырбыз.
Йәһвә өмет бирә.
Мәхәббәтен сизәбез,
Шуңа чыдам калабыз бу юлда.
Җан әрнүләре,
Кайгы-хәсрәт бу дөньяда.
Күз яше аша
Шатлык күрәбез оҗмахта.
Анда без яшәрбез
Тулы азатлыкта.
КУШЫМТА:
Без нык булып торырбыз.
Йәһвә өмет бирә.
Мәхәббәтен сизәбез,
Шуңа чыдам калабыз бу юлда.
Һич бирешмәскә,
Курыкмаска кирәк безгә.
Нык, чыдам булып,
Әзер торыйк Бөек көнгә.
Килер ул, якын ул.
Карыйк киләчәккә!
КУШЫМТА:
Без нык булып торырбыз.
Йәһвә өмет бирә.
Мәхәббәтен сизәбез,
Шуңа чыдам калабыз бу юлда.
(Рәс. 20:19, 20; Ягък. 1:12; 1 Пет. 4:12—14 дә кара.)