Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 72 бүл. 170 б.-171 б., 2 абз.
  • Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Аның сәгате әле җитмәгән иде»
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Гайсә Патшалык хакында вәгазьли
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 72 бүл. 170 б.-171 б., 2 абз.
70 Патшалык вәгазьчесенең кайберләре Гайсәгә үз хезмәтләре турында шатланып сөйли

ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә

ЛҮК 10:1—24

  • ГАЙСӘ 70 ШӘКЕРТ САЙЛЫЙ ҺӘМ АЛАРНЫ ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ҖИБӘРӘ

Хәзер б. э. 32 елының көзе. Гайсәнең суга чумдырылуыннан соң якынча өч ел үткән. Ул күптән түгел генә үз шәкертләре белән Иерусалимда Чатыр кору бәйрәмендә булган, һәм алар, күрәсең, һаман да якын тирәдә (Лүк 10:38; Яхъя 11:1). Гайсә үз хезмәтенең калган алты аен күбесенчә Яһүдиядә я Үрдүн елгасы аръягында Перея өлкәсендә үткәрә. Бу җирләрдә дә яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш.

Элегрәк, б. э. 30 елының Пасах бәйрәменнән соң, Гайсә берничә ай Яһүдиядә вәгазьләгән, һәм шул вакытта ул Самариядә дә булган. Аннары б. э. 31 елының Пасах бәйрәме үткәрелгән көннәрдә яһүдләр аны үтерергә җыенган. Аннан соңгы ел ярым дәвамында Гайсә кешеләрне башлыча төньякта, Гәлиләядә өйрәткән. Шул вакыт эчендә күпләр аның шәкертләре булып киткән. Гәлиләядә Гайсә үз рәсүлләрен вәгазь эшенә өйрәткән һәм аларга болай дип кушкан: «Вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“,— диегез» (Маттай 10:5—7). Хәзер ул Яһүдиядә вәгазь эшен оештыра.

Вәгазьләү эшен башлар өчен, Гайсә 70 шәкерт сайлый һәм аларны икешәр-икешәр вәгазьләргә җибәрә. Шулай итеп 35 пар Патшалык вәгазьчесе «урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз» җиргә бара (Лүк 10:2). Гайсә аларны үзе барырга җыенган җирләргә үзе алдыннан җибәрә. Бу 70 шәкерт авыруларны савыктырырга һәм Гайсә үзе игълан иткән хәбәрне вәгазьләргә тиеш.

Бу шәкертләр синагогаларда өйрәтергә тиеш түгел. Гайсә аларга кешеләрнең өйләренә барырга куша. «Кайсы гына йортка керсәгез дә, иң элек: „Бу йортка иминлек булсын“,— диегез. Анда тынычлык яратучы кеше булса, тынычлыгыгыз аның белән калыр»,— дип әйтә Гайсә. Алар нәрсә турында сөйләргә тиеш? Гайсә аларга болай ди: «„Аллаһы Патшалыгы сезгә якынлашты“,— дип сөйләп йөрегез» (Лүк 10:5—9).

Гайсәнең 70 шәкертенә биргән күрсәтмәләре аның якынча бер ел элек вәгазьләргә җибәргән 12 рәсүленә биргән күрсәтмәләренә охшаш. Ул аларны каршы килүчеләр дә булыр дип кисәтә. Әмма аларның тырышлыклары уңышлы булыр, һәм алар яхшы хәбәрне кабул итәргә әзер булган кешеләрне Гайсәнең шул җирләргә тиздән килүенә әзерләр. Күпләр Хуҗаны, аңардан өйрәнер өчен, түземсезлек белән көтә башлар.

Озак та үтмәстән, 35 пар Патшалык вәгазьчесе Гайсә янына әйләнеп кайта. «Хуҗабыз,— дип сөйли алар шатлана-шатлана,— без синең исемеңне куллангач, безгә хәтта җеннәр дә буйсына». Аларның сөйләгәннәре Гайсәне, һичшиксез, сөендерә. Ул аларга болай ди: «Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем. Мин сезгә еланнарны, чаяннарны таптарга... хакимлек бирдем» (Лүк 10:17—19).

Шулай итеп Гайсә үз шәкертләрен алар үзләренә зыян китерә алган нәрсәләрне җиңеп чыга алачак икәненә ышандыра, алар, образлы итеп әйткәндә, еланнарны һәм чаяннарны таптар. Өстәвенә, алар Шайтанның киләчәктә, һичшиксез, күктән бәреп төшереләчәгенә ышана ала. Гайсә шулай ук 70 шәкертенә нәрсә чыннан да мөһим икәнен аңларга ярдәм итә. Ул болай ди: «Рухларның үзегезгә буйсынуына түгел, ә исемнәрегезнең күкләрдә язылганына шатланыгыз» (Лүк 10:20).

Гайсә бик куана һәм барысы алдында Атасын шундый куәтле эшләрне башкаруда үзенең басынкы хезмәтчеләрен кулланганы өчен данлый. Гайсә үз шәкертләренә болай ди: «Сез күрә торган нәрсәләрне күрүче күзләр бәхетле. Сезгә шуны әйтәм: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләрнең һәм патшаларның күрәсе килгән иде, әмма алар күрмәде; һәм аларның сез ишетә торган нәрсәләрне ишетәсе килгән иде, әмма алар ишетмәде» (Лүк 10:23, 24).

  • Соңгы алты ай дәвамында Гайсә нинди җирләрдә хезмәт итә һәм ни өчен ул анда үз тырышлыкларын куя?

  • Гайсә 70 шәкертенә кешеләрне кайда эзләргә куша?

  • 70 шәкерте гаҗәеп нәрсәләр башкарган булса да, Гайсә иң мөһиме нәрсә дип әйтә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу