Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w24 сентябрь 19 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә 70 шәкертне вәгазьләргә җибәрә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Бу көн сезнең өчен истәлекле көн булсын
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Өске бүлмәдә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Кичәнең гади итеп үткәрелүе Патшабыз турында нәрсә ачыклый?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w24 сентябрь 19 б.
Гайсә, тугры рәсүлләре белән очрашып, Искә алу кичәсен гамәлгә кертә.

Укучыларның сораулары

Гайсә Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, аның элегрәк сайлаган 70 шәкерте кайда булган? Әллә алар Гайсәне калдырып киткәнме?

Гайсә Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, аның элегрәк сайлаган 70 шәкерте бу очрашуда булмаган. Гайсә бу көнне 12 рәсүле белән генә булырга теләгән. Шул сәбәпле ул аларны гына чакырган. Әмма бу башка шәкертләрнең тугры булмаганнарын я аның хуплавын югалтканын аңлатмый.

Гәлиләядә булганда, Гайсә бар шәкертләре арасыннан 12 ир кешене сайлаган, «аларны рәсүлләр дип атаган» һәм «Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләргә һәм авыруларны савыктырырга җибәргән» (Лүк 6:12—16; 9:1—6). Соңрак, Яһүдиядә булганда, «Гайсә тагын 70 шәкертне сайлап, аларны икешәр-икешәр итеп» вәгазьләргә җибәргән (Лүк 9:51; 10:1). Гайсәнең башка җирләрдә дә шәкертләре булган. Шик тә юк, Гайсә 12 рәсүлен дә, башка 70 шәкертен дә хуплаган.

Үлем вакыты якынлашкач, Гайсә, Пасах бәйрәмен үткәрер өчен, 12 рәсүле белән бергә Иерусалимга барган. Гайсә җирдәге тормышының соңгы кичен алар белән генә үткәрергә теләгән. Ул аларга шулай дигән дә: «Газап чигү вакытым килгәнче, шушы Пасах ризыгын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем» (Лүк 22:15). Ә Яһүдиядәге, Гәлиләядәге һәм Перея өлкәсендәге бар шәкертләр, башка яһүдләр кебек, Пасах бәйрәмен үз гаиләләре белән үткәргәндер. Гайсә алар өчен зур очрашу оештырып тормаган (Чыг. 12:6—11, 17—20).

Пасах бәрәне исраиллеләргә Мисыр коллыгыннан азат ителгәннәре турында исләренә төшергән. «Дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне» исә, ягъни Гайсә Мәсих, бөтен кешелеккә тагы да зуррак азатлык китергән (Яхъя 1:29; 1 Көр. 5:7, 8). Иерусалимда — элек-электән Аллаһыга корбаннар китерелә торган шәһәрдә үлеп, Гайсә йолым түләгән. Бу бәя нигезендә 12 рәсүл мәсихче җыелышның нигезе булып киткән (Эфес. 2:20—22). Шунысы игътибарга лаек: Ачылышта күрсәтелгән Яңа Иерусалимның «12 нигез ташы» булган һәм «шул ташларга Бәрәннең 12 рәсүленең исемнәре язылган» (Ачыл. 21:10—14). Әйе, тугры рәсүлләр Аллаһының ихтыярын үтәүдә әһәмиятле роль үтәргә тиеш булган. Моның барысын исәпкә алсак, Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәменә һәм Искә алу кичәсенә ни өчен рәсүлләрне генә чакырганы яхшы аңлашыла.

Әйе, 70 шәкерт һәм башка тугры шәкертләр Гайсә белән Кичәдә булмаган. Ләкин бу вакыйга алар өчен дә бик әһәмиятле булган: алар да, Гайсә шул кичне төзегән килешүгә кушылып, соңрак изге рух белән майланган һәм күктәге Патшалыкка керергә өметләнә алган (Лүк 22:29, 30).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу