Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 179 б.-184 б.
  • Кушымталар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кушымталар
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Охшаш мәкаләләр
  • Суга чумдырылу һәм Аллаһы белән дуслык
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Суга чумдырылырга теләүчеләр белән соңгы фикер алышу
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Балама суга чумдырылу үтәргә кирәкме?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 179 б.-184 б.

Кушымталар

Мәсихче әти-әниләргә мөрәҗәгать

Әти-әни буларак, сез кадерле балагызга Йәһвәне яратырга һәм аңа багышланырга булышырга телисез. Аңа суга чумдырылуга әзерләнергә ничек булышып була? Ул бу мөһим адымны кайчан ясый ала?

Гайсә үз шәкертләренә: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез... суга чумдырыгыз»,— дип кушкан (Мат. 28:19). Бу сүзләрдән күренгәнчә, суга чумдырылыр өчен төп таләп — шәкерт булу, ягъни Мәсихнең тәгълиматларын аңлау һәм кабул итү генә түгел, ә алар буенча яшәү. Бу таләпкә чагыштырмача яшь балалар да туры килә ала.

Үз балагызга яхшы үрнәк күрсәтегез һәм Йәһвә өйрәтүләрен аның күңеленә салыгыз (Кан. 6:6—9). Балагыз Изге Язмаларның төп тәгълиматларын белсен өчен һәм андагы принциплар буенча яшәсен өчен, аның белән «Мәңге шатланып яшәгез!» китабын карап чыгыгыз. Балагызны үз ышануларын үз сүзләре белән аңлатырга өйрәтегез (1 Пет. 3:15). Шәхси өйрәнү, гаилә белән гыйбадәт кылу һәм җыелыш очрашулары вакытында, сезнең белән сөйләшкәндә һәм кардәшләр белән аралашканда алган белемнәре аны рухи яктан дәртләндерәчәк һәм суга чумдырылуга да, башка максатларга да әзерләячәк. Аңа рухи максатларга омтылырга ярдәм итегез.

Гыйбрәтле сүзләр 20:11 дә: «Хәтта баланың да тәртибе сафмы, яхшымы икәнлеге аның эшләреннән күренә»,— диелгән. Баланың Гайсә Мәсих шәкерте булып киткәне һәм суга чумдырылырга әзер икәнлеге аның нинди эшләреннән күренә?

Суга чумдырылырга теләгән бала үз ата-анасын тыңларга тиеш (Рәс. 5:29; Көл. 3:20). Изге Язмаларда, 12 яшьлек Гайсә үз әти-әнисенә «буйсынып яшәгән», дип әйтелә (Лүк 2:51). Әлбәттә, сезнең балагыз камил түгел. Шулай да суга чумдырылу үтәргә теләгән бала Гайсәдән үрнәк алырга һәм үз әти-әнисенә буйсынучан булырга тырыша.

Бала шулай ук Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне яратып өйрәнергә тиеш (Лүк 2:46). Сезнең балагыз очрашуларга йөрергә һәм анда катнашырга яратамы? (Зәб. 122:1) Ул Изге Язмаларны теләп укыймы һәм шәхси рәвештә өйрәнәме, моны регуляр рәвештә эшлиме? (Мат. 4:4)

Суга чумдырылу үтмәкче булган бала Патшалык эшләрен беренче урынга куеп яши (Мат. 6:33). Ул үз иманы турында башкаларга сөйләү җаваплы булуын аңлый. Ул хезмәтнең төрле төрләрендә катнаша һәм үзенең укытучыларына, сыйныфташларына Йәһвә Шаһите булуы турында әйтергә оялмый. «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуындагы йөкләмәләрен дә ул җиренә җиткереп үти.

Ул шулай ук, яманнар белән аралашудан качып, үзен әхлакый яктан чиста килеш сакларга тырыша (Гыйб. сүз. 13:20; 1 Көр. 15:33). Бу аның сайлаган музыкасыннан, фильмнарыннан, телетапшыруларыннан, видеоуеннарыннан һәм интернетны ничек итеп куллануыннан күренер.

Күп кенә яшьләр үз әти-әниләренең тырышлыклары ярдәмендә хакыйкать юлына баскан һәм суга чумдырылу үткән. Үз балагызга Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне ныгыта торган шушы мөһим адымны ясарга булышыгыз, һәм Йәһвә сезне бу яктан фатихаласын.

Суга чумдырылмаган вәгазьчегә мөрәҗәгать

Җыелышта суга чумдырылмаган вәгазьче булып хезмәт итү — зур хөрмәт. Сине рухи яктан зур уңышларга ирешкәнең өчен мактыйсыбыз килә. Син, Изге Язмаларны өйрәнеп, Аллаһы белән таныштың һәм хәзер аның вәгъдәләренә иман итәсең (Яхъя 17:3; Евр. 11:6).

Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлаганчы, син, бәлки, бүтән динне тоткансыңдыр я, киресенчә, бернинди дин белән дә бәйле булмагансыңдыр. Яисә син Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән эшләрдә катнашкансыңдыр. Әмма хәзер син тәүбә иттең, ягъни элек кылган гөнаһларыңа үкендең, һәм Аллаһыга таба борылдың, ягъни, начар юлны калдырып, Аллаһы хуплаганны эшләргә булдың. Шулай итеп син үз иманыңны күрсәттең (Рәс. 3:19).

Ә бәлки, сиңа «изге язмалар... сабый чактан ук таныш» һәм син начар эшләрдә дә катнашмадың, җитди гөнаһ та кылмадың (2 Тим. 3:15). Син яшьтәшләрнең басымына һәм Йәһвә начар дип санаган эшләрдә катнашу вәсвәсәсенә каршы торырга өйрәндең. Син, хак гыйбадәт ягында торып һәм үз ышануларыңны башкалар белән уртаклашып, иманлы булуыңны күрсәттең. Син хезмәттә катнашырга өйрәндең. Хәзер син Йәһвәгә суга чумдырылган вәгазьче буларак хезмәт итәргә карар кылдың.

Йәһвә белән бала чакта танышсаң да, аның юллары турында соңрак белсәң дә, хәзер син рухи яктан үсәр өчен киләсе ике адым — багышлану һәм суга чумдырылу турында уйлыйсыңдыр. Багышлану — ул, Йәһвәгә дога кылып, аңа мәңге җан-тән белән бирелеп хезмәт итәргә теләгең турында әйтү (Мат. 16:24). Багышланганыңны күрсәтер өчен, суга чумдырылу үтәргә кирәк (Мат. 28:19, 20). Багышланып һәм суга чумдырылу үтеп, син Аллаһының билгеләнгән хезмәтчесе булып китәсең. Нинди зур хөрмәт!

Әмма тормышыңда төрле авырлыклар булыр. Моның турында син Изге Язмаларны өйрәнгәндә белдең. Шуны исеңдә тот: суга чумдырылу үткәч күп тә үтмәстән, «рух Гайсәне чүлгә алып барган, һәм анда аны Иблис вәсвәсәләгән» (Мат. 4:1). Мәсихнең шәкерте буларак суга чумдырылгач, син дә сынауларга дучар булырсың (Яхъя 15:20). Бу сынаулар төрле булырга мөмкин. Бәлки, сиңа өйдәгеләрең каршы чыгар (Мат. 10:36). Ә бәлки, сыйныфташларың, хезмәттәшләрең һәм элеккеге дусларың синнән мыскыллап көләр. Гайсәнең Марк 10:29, 30 да язылган мондый сүзләрен һәрвакыт исеңдә тот: «Сезгә хак сүз әйтәм: йортын, я абый-энеләрен, я апа-сеңелләрен, я әнисен, я әтисен, я балаларын, я басуларын минем хакка һәм яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем хәзерге вакытта 100 тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар һәм басулар алачак, шул ук вакыт эзәрлекләүләргә дә дучар булачак, ә киләчәк дөнья төзелешендә мәңгелек тормышка ия булачак». Шуңа күрә, Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләреңне саклар өчен һәм аның тәкъва нормалары буенча яшәр өчен, алга таба да бар тырышлыкларыңны куй.

Суга чумдырылу үтәргә булсаң, моның турында өлкәннәр советы координаторына әйт. Алар, синең суга чумдырылырга әзерме, юкмы икәнлегеңне билгеләр өчен, бу кушымтадан соң китерелгән сораулар ярдәмендә синең белән фикер алышыр. Син ул сорауларны шәхси өйрәнү вакытында карап чыга аласың.

Шул фикер алышуларга әзерләнгәндә, китерелгән шигырьләрне укыр өчен һәм алар турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куй. Бу китапта я башка урында шәхси язулар алып барып була. Өлкәннәр белән фикер алышканда, син бу язуларны һәм шушы китапны куллана аласың. Берәр сорауны аңлавы авыр булса, синең белән Изге Язмаларны өйрәнгән кардәштән я өлкәннәрдән ярдәм сора.

Өлкәннәр белән фикер алышканда, сорауларга озын һәм катлаулы җаваплар бирәсе юк. Үз сүзләрең белән турыдан-туры гади җавап бирсәң, яхшы булыр. Нигез итеп Изге Язмаларның бер-ике шигырен кулланырга тырыш.

Изге Язмаларның төп тәгълиматлары турында җитәрлек белемең булмаса, өлкәннәр сиңа бу яктан ярдәм күрсәтелсен өчен кайгыртыр. Шулчак син вакыт узу белән, Аллаһы Сүзенә төшенеп, андагы хакыйкатьләрне үз сүзләрең белән дөрес итеп аңлата алырсың һәм суга чумдырылырга яраклы булырсың.

[Өлкәннәр өчен: суга чумдырылырга теләүчеләр белән фикер алышуларга кагылышлы күрсәтмәләр 208—212 нче битләрдә китерелгән.]

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу