СУГА ЧУМДЫРЫЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН СОРАУЛАР
Суга чумдырылырга теләүчеләр белән соңгы фикер алышу
Гадәттә, суга чумдырылу Йәһвә Шаһитләренең конгрессларында үткәрелә. Суга чумдырылу нотыгы ахырында докладчы суга чумдырылырга теләгән кешеләрне торып басарга һәм түбәндәге ике сорауга каты тавыш белән җавап бирергә чакырыр.
1. Син үз гөнаһларыңнан тәүбә иттеңме, Йәһвәгә багышландыңмы һәм Гайсә Мәсих корбаны аша гына коткарылып булганын таныйсыңмы?
2. Суга чумдырылу үтеп, син Йәһвә Шаһитләренә — Аллаһының оешмасына кушылганыңны күрсәтәсең; син моны аңлыйсыңмы?
Бу сорауларга «әйе» дип җавап биргәндә, кеше үзенең йолымга иман иткәнен һәм Йәһвәгә тулысынча багышланганын «бар кеше алдында игълан итә» (Рим. 10:9, 10). Суга чумдырылырга теләүчеләр бу сораулар өстеннән алдан дога кылып уйлансын. Шулчак аларның җаваплары шәхси карарларын чагылдырыр.
Син, Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга һәм аның ихтыярын беренче урынга куярга вәгъдә итеп, аңа догада багышландыңмы?
Син мөмкинлек туу белән суга чумдырылырга тәвәккәлме?
Суга чумдырылганда, ничек киенү урынлы? (1 Тим. 2:9, 10; Яхъя 15:19; Флп. 1:10)
«Аллаһыга бирелеп яшәгәнебезне» күрсәтер өчен, киемебездә «тыйнаклык, төплелек» чагылырга тиеш. Шуңа күрә суга чумдырылырга теләүчеләр артык ачык коену костюмын кимәячәк. Аларның киемендә ниндидер язулар я лозунглар булмаска тиеш. Кием вакыйгага туры килергә, пөхтә, чиста һәм матур булырга тиеш.
Суга чумдырылу үткәндә, кеше үзен ничек тотарга тиеш? (Лүк 3:21, 22)
Гайсәнең суга чумдырылуы бүгенге мәсихчеләр өчен үрнәк булып тора. Гайсәнең үз суга чумдырылуын җитди адым дип санаганы аның тәртибеннән күренгән. Суга чумдырылу үткән урында кылану, мәзәкләр сөйләү, уйнау, суда йөзү я вакыйганың җитдилеген киметә алган бүтән тәртип урынлы түгел. Шулай ук мәсихче, суга чумдырылгач, үз-үзен җиңүче итеп тотарга тиеш түгел. Суга чумдырылу шатлыклы вакыйга булса да, үз шатлыгыбызны тыйнаклык белән белдерергә кирәк.
Очрашуларга регуляр рәвештә йөрү һәм кардәшләр белән аралашу сиңа Йәһвәгә багышлануың буенча яшәргә ничек ярдәм итәр?
Ни өчен суга чумдырылганнан соң регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәрү һәм вәгазьләү мөһим?
ӨЛКӘННӘР ӨЧЕН КҮРСӘТМӘЛӘР
Вәгазьче үзенең суга чумдырылырга теләген белдергәч, аны бу китапның 185—207 нче битләрендәге «Суга чумдырылырга теләүчеләр өчен сораулар»ны җентекләп карап чыгарга дәртләндерергә кирәк. Ул шулай ук 182 нче биттәге «Суга чумдырылмаган вәгазьчегә мөрәҗәгать» дигән кушымтаны укып чыксын. Анда өлкәннәр белән фикер алышуга ничек әзерләнеп булганы аңлатыла. Бу кушымтада язылганча, суга чумдырылырга теләгән кеше фикер алышу вакытында шәхси язуларны һәм шушы китапны куллана ала. Әмма, ул өлкәннәр белән очрашканчы, башкаларга аның белән бу сорауларны карап чыгасы юк.
Вәгазьче суга чумдырылырга теләге турында өлкәннәр советы координаторына әйтергә тиеш. Ул үз теләген белдергәч, аңа «Суга чумдырылырга теләүчеләр өчен сораулар»ны карап чыгарга вакыт бирелә. Аннары өлкәннәр советы координаторы аңардан ул догада Йәһвәгә багышландымы дип сорар. Вәгазьче Йәһвәгә багышланган булса, өлкәннәр советы координаторы ике өлкәнгә аның белән «Суга чумдырылырга теләүчеләр өчен сораулар»ны карап чыгарга кушар. Бер өлешне бер өлкән үткәрсә, икенчесен бүтән өлкән үткәрергә тиеш. Бу фикер алышуларны җыелышта конгрессның датасы игълан ителүен көтмичә дә үткәреп була.
Ике өлешне, гадәттә, ике тапкыр очрашып карап чыгып була. Очрашуларның һәрберсе якынча бер сәгать дәвам итә. Әмма, кирәк булса, моңа күбрәк вакыт багышлап була. Һәрбер андый очрашу дога белән башлансын һәм тәмамлансын. Сорауларны карап чыкканда, суга чумдырылырга теләүче дә, өлкәннәр дә ашыкмасын. Өлкәннәр бу фикер алышуларны бик мөһим дип саный, шуңа күрә аларны кичектермичә үткәрергә тырышыр.
Күпчелек очракларда бу сорауларны суга чумдырылырга теләгән берничә кеше белән түгел, ә аерым кешеләр белән карап чыгу яхшырак булыр иде. Шул чакта, суга чумдырылырга теләгән кеше һәрбер сорауга җавап биргәндә, өлкәннәр аның хакыйкатьләрне тирән аңлыймы, юкмы икәнен тагы да ачыграк күрә ала һәм шулай итеп суга чумдырылырга әзерме, юкмы икәнен яхшырак аңлый ала. Берүзе булганда, кеше шулай ук үзен иркенрәк хис итә һәм теләбрәк җаваплар бирә. Ирле-хатынлы суга чумдырылырга теләсә, фикер алышуны аларның икесе белән берьюлы үткәреп була.
Апа-кардәш белән фикер алышуны башкалар күрерлек итеп, әмма ишетмәслек итеп үткәрергә кирәк. Башка берәүне чакырырга кирәк булса, ул я өлкән, я хезмәттәш ярдәмче булырга тиеш. Бу киләсе абзацта китерелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып хәл ителә.
Өлкәннәре бик аз булган җыелышларда төшенүчән һәм төпле хезмәттәш ярдәмчеләр кеше белән «Мәсихчеләрнең ышанулары» дигән 1 нче өлештәге сорауларны карап чыга ала. «Мәсихче тормыш» дигән 2 нче өлеш буенча фикер алышуны өлкәннәр генә үткәрергә тиеш. Җыелышта җитәрлек яраклы абый-кардәшләр булмаса, район күзәтчесе, якындагы җыелышлар белән элемтәгә кереп, ярдәм итә алырлык өлкәннәр турында сорашыр.
Бала суга чумдырылырга теләсә, аның белән фикер алышуларда мәсихче әти-әнисе булырга тиеш. Әти-әни килә алмаса, һәрбер фикер алышуда ике өлкән булырга тиеш (беренче өлешне өлкән белән хезмәттәш ярдәмче үткәрә ала).
Өлкәннәр суга чумдырылырга теләгән кеше Изге Язмаларның төп тәгълиматларын тиешле дәрәҗәдә аңлыймы икәнен тикшерер. Алар шулай ук аның хакыйкатьне кадерлиме һәм Йәһвә оешмасына карата тиешле хөрмәт күрсәтәме икәнен билгеләр. Ул Изге Язмаларның төп тәгълиматларына төшенмәсә, өлкәннәр аңа бу яктан ярдәм күрсәтелсен өчен кайгыртыр, һәм, бәлки, соңрак ул суга чумдырылыр өчен яраклы булыр. Кемгәдер күбрәк вакыт бирергә кирәк: аларга хезмәтнең мөһимлеген аңлауларын һәм оешмадагы тәртипкә буйсынуларын әле күрсәтәсе бар. Өлкәннәргә, кешенең суга чумдырылырга әзер булу-булмавын билгеләр өчен, аның белән сорауларны якынча бер сәгать эчендә карап чыгарга кирәк, шуңа күрә, һәрбер сорауга вакытны бүлеп куйганда, алар зирәклек белән эш итсен. Кайбер сорауларга — күбрәк, кайберәүләренә азрак вакыт китсә дә, бар сорауларны да карап чыгу мәҗбүри.
Кеше белән сорауларны карап чыгарга билгеләнгән өлкәннәр икенче өлештән соң бергә очрашыр һәм кеше суга чумдырылырга әзерме, юкмы икәнен хәл итәр. Өлкәннәр кешенең үткәндәге тормышын, сәләтләрен һәм шартларын исәпкә алыр. Аларга шуны билгеләргә кирәк: кеше чын күңелдән Йәһвә ягына басканмы һәм Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләрне аңлыймы? Суга чумдырылачак кеше сезнең ярдәмегез белән үзенең яхшы хәбәрне вәгазьләүче вазифаларын үтәргә әзер булачак.
Шуннан соң билгеләнгән өлкәннәрнең берсе я икесе, шул кеше белән очрашып, аңа суга чумдырылу үтә аламы, юкмы икәнен әйтер. Кеше суга чумдырылырга яраклы булса, алар аның белән 206, 207 нче битләрдәге «Суга чумдырылырга теләүчеләр белән соңгы фикер алышу» дигән кушымтаны карап чыгар. Кеше «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны өйрәнүен әле тәмамламаган булса, өлкәннәр аны суга чумдырылудан соң моны эшләргә дәртләндерер. Аңа шуны әйтегез: аның суга чумдырылу датасы «Җыелыш вәгазьчесенең отчеты»на кертеләчәк. Шуны исенә төшерегез: өлкәннәр вәгазьчеләрнең отчетларын язып барганга, оешмабыз Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья эшчәнлеге турында кайгырта ала, ә вәгазьчеләр рухи эшләрдә катнаша һәм рухи ярдәм ала ала. Моннан тыш, өлкәннәр вәгазьчегә шуны искә төшерә ала: һәртөрле шәхси мәгълүмат jw.org сайтындагы Йәһвә Шаһитләренең шәхси мәгълүматны яклау глобаль политикасы буенча тотыла. Бу сөйләшү 10 минуттан озаграк булмасын.
Вәгазьченең суга чумдырылуыннан соң бер ел үткәч, ике өлкән, аның белән очрашып, аны дәртләндерер һәм аңа файдалы киңәшләр бирер. Бу өлкәннәрнең берсе кардәш йөргән төркемнең күзәтчесе булырга тиеш. Андый сөйләшү бала белән үткәрелсә, анда аның иман итүче әтисе я әнисе (я икесе дә) булырга тиеш. Бу очрашуда җылы атмосфера һәм ярату хөкем сөрсен. Өлкәннәр яңа кардәшнең рухи үсеше турында сөйләшер һәм аны алга таба да рухи график буенча яшәргә: шәхси өйрәнү үткәрергә, көн саен Изге Язмаларны укырга, һәр атна гаилә белән гыйбадәт кылуда катнашырга, җыелышларга йөрергә, анда катнашырга һәм атна саен вәгазьләргә дәртләндерер; алар аңа моңа кагылышлы гамәли киңәшләр бирер (Эфес. 5:15, 16). Кеше «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапны өйрәнүен әле тәмамламаган булса, өлкәннәр аңа бу яктан ярдәм күрсәтелсен өчен кайгыртыр. Өлкәннәр мактауга юмарт булырга тиеш. Гадәттә, кешегә бер-ике киңәш бирү җитәрлек.