Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ypq сорау 1 3-5 б.
  • Мин нинди кеше?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мин нинди кеше?
  • Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Охшаш мәкаләләр
  • 9. Шәхесең
    Уяныгыз! 2018
  • Алар дөнья ахырыннан бүтән курыкмый
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Изге Язмалар нигезендә сөйләшү. Гайсә Аллаһымы?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Мәсихче икәнеңне һәрвакыт исеңдә тот
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Яшьләрнең 10 соравына җавап
ypq сорау 1 3-5 б.
Бер кыз ачык шешә сыраны алыргамы, юкмы дип икеләнеп тора

1 НЧЕ СОРАУ

Мин нинди кеше?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Үзеңнең нинди кеше булуыңны белү һәм карашларыңда нык тору сиңа басымга бирешмәскә һәм акыллы карарлар кабул итәргә булышыр.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: балигъ булмаган Кадрия дусларына күңел ачарга килгән. Ун минут та үтми, артында бик таныш тавыш ишетелә.

— Кадрия, ник берүзең басып торасың?

Бу аның дусты Диләрә. Ул ике шешә сыра алып килгән. Бер шешәне Кадриянең алдында тотып, ул аңа: «Мә, син бит инде бала түгел»,— дип әйтә.

Кадрия тәкъдимне кире кагар иде дә, әмма Диләрә аның дусты. Кадрия үз дустына үзе белән күңелле һәм кызыклы булуын тели. Моннан тыш, Диләрә — яхшы кыз. Әгәр дә ул эчә икән, димәк, бу начар түгел. «Бу эчемлек кенә,— дип юата үзен Кадрия,— Бу бит наркотик түгел».

Кадрия урынында булсаң, син нәрсә эшләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Андый очракларда акыллы эш итәр өчен, кешедә эчке ныклык булырга тиеш. Эчке ныклык — сиңа нинди булуыңны, нәрсәгә ышанганыңны әйтеп торучы эчке тойгы ул. Бу тойгы сиңа үз тормышыңны башкаларның карамагына тапшырмыйча, аны үзеңә контрольдә тотарга булышыр (1 Көринтлеләргә 9:26, 27).

Моңа ничек ирешеп була? Бу яктан кайбер сорауларга җавап бирү файдалы булыр.

1 КӨЧЛЕ ЯКЛАРЫМ НИНДИ?

Сәләтләреңне һәм уңай сыйфатларыңны белү үз-үзеңә ышанычыңны үстерер.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛ: Рәсүл Паул: «Сөйләргә оста булмасам да, белемем бар»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 11:6). Изге Язмаларны тирәнтен аңлау Паулга бар каршылыкларга карамастан нык булырга булышкан. Шуңа күрә кешеләрнең тәнкыйтьләве аның ышанычын какшата алмаган (2 Көринтлеләргә 10:10; 11:5).

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕР.

Синдә нинди сәләт я осталык бар икәнен аста язып куй.

Хәзер үзеңне аерып торган яхшы сыйфатың турында яз. (Бәлки, син кайгыртучан, юмарт, ышанычлы я пунктуаль кешедер.)

2 КӨЧСЕЗ ЯКЛАРЫМ НИНДИ?

Чылбырның ныклыгы иң көчсез боҗрасыныкы кадәр генә. Чыннан да, кимчелекләрең тормышың белән идарә итсә, синең эчке ныклыгың тиз генә югалырга мөмкин.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛ: Паул үзенең көчсез якларын белгән. Ул болай дип язган: «Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, әмма үз тәнемдә башка бер канун күрәм. Ул акылым канунына каршы көрәшә һәм мине... гөнаһ канунының әсире итә» (Римлыларга 7:22, 23).

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕР.

Сиңа нинди кимчелекләреңне җиңә белергә кирәк?

3 МАКСАТЛАРЫМ НИНДИ?

Син таксига утырып, бер урын тирәли ягулыгы беткәнче бертуктамый йөрер идеңме? Бу акылсыз да булыр иде, кыйммәткә дә төшәр иде!

Безнең өчен нинди сабак? Максатлар сиңа җитәкчелек бирә һәм тормышыңны бушка үткәрмәскә булыша. Алар ярдәмендә син кая барганыңны һәм анда ничек барып җитәргә икәнен беләсең.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛ: Паул: «Йөгерүем максатсыз түгел»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 9:26). Тормыш диңгезендә арлы-бирле йөзеп йөрер урынына, Паул максатлар куеп һәм аларга омтылып яшәгән (Филипиялеләргә 3:12—14).

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕР.

Аста бер ел эчендә ирешергә теләгән 3 максатыңны язып куй.

4 ЫШАНУЛАРЫМ НИНДИ?

Нык тамырланган агач давылга чыдый

Эчке ныклыгың булса, син нык тамырланган һәм көчле давылларга бирешмәүчән агачка охшаш булырсың

Ышануларың һәм принципларың булмый торып, син икеләнүчән булырсың. Төсен үзгәртә торган хамелеон сыман, яшьтәшләрең арасында аерылып тормаска тырышсаң, бу эчке ныклыгыңның булмавын күрсәтер.

Ә инде башкаларның тәэсиренә бирешмичә үз ышануларыңа һәм принципларыңа таянып эш иткәндә, син эчке ныклыгыңны саклап каласың.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ МИСАЛ: Күрәсең, әле яшүсмер чагында Даниял, үз гаиләсеннән аерылган булса да, Аллаһы канунын үтәүне «күңеленә беркетеп куйган» булган (Даниял 1:8). Шулай эшләп, ул үз-үзенә тугрылык саклаган. Даниял үзенең ышанулары һәм принциплары буенча яшәгән.

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕР.

Синең ышануларың нинди? Мәсәлән, син Аллаһыга ышанасыңмы? Ни өчен? Аның барлыгына ышаныр өчен син үзең нинди дәлилләр таптың?

Синеңчә, Аллаһының әхлакый нормалары сиңа файда китерәме? Нинди яктан?

Ахырда уйлап кара: синең җир өстендә яткан һәм әкрен җил очыра алган яфрак сыманмы я көчле давыллар вакытында нык торган агач сыман буласың киләме? Эчке ныклыгың булса, син агач шикелле булачаксың. Шулчак син «Мин нинди кеше?» дигән сорауга җавап бирә алырсың.

ПЛАН КОР

  • Хәзер 3 нче сорау астында язган өч максатыңа кара. Һәрбер максатка ирешер өчен бу айда нинди адым ясап булганын язып куй.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу