Алар дөнья ахырыннан бүтән курыкмый
ГЭРИ белән Карен 1970 елларның азагында дөнья ахыры якынлаша дип ышанган. Шуңа күрә алар шәһәрдән авылга күчеп, аерым яшәргә булган. Аларның исән каласы килгән.
Кирәкле тәҗрибә җыяр өчен, алар китаплар сатып алган, курслар белән семинарларга йөргән һәм күп кеше белән киңәшләшкән. Гэри белән Карен яшелчә һәм 50 кечкенә җимеш агачы утырткан. Алар төрле корал, орлык туплаган һәм ризык үстереп, аны сакларга өйрәнгән. Бер дусты аларны хайваннарны суярга һәм итне сакларга өйрәткән. Карен урмандагы ашарга яраклы үсемлекләрне һәм тамыразыкларны аерырга өйрәнгән. Шулай итеп, ризык беткәч, алар бу үсемлекләрне ашый алыр иде. Гэри орлыклардан ягулык ясарга өйрәнгән, коммуналь оешмалардан бәйсез йорт һәм тимер мич төзегән.
Карен болай дип сөйли: «Ул вакытта дөнья хәле бик начар булганга күрә, мин кешелек тиздән юк ителәчәк дип уйлый идем». Гэри болай ди: «Бүтән яшьләр кебек, мин дә милләтчелеккә, Вьетнам сугышына һәм ришвәтчелеккә каршы торучы актив төркемгә кушылдым. Әмма минем өметем бик тиз өзелде. Кешелек менә-менә үз-үзен юк итәчәк кебек тоела иде».
«Бер тапкыр, кич белән, буш вакыт булганда, мин Изге Язмаларны Маттай китабыннан алып Ачылыш китабына кадәр укып чыктым,— дип сөйли Гэри.— Аннары дүрт кич эчендә мин аларны кабат укып чыктым. Бишенче көнне, иртән, мин Каренга: „Без соңгы көннәрдә яшибез. Аллаһы озакламый җир йөзен чистартачак. Безгә котылачак кешеләрне табарга кирәк“,— дидем». Гэри белән Карен дөнья ахырына әзерләнергә теләүчеләрне эзләп, бер диннән икенчесенә күчеп йөри башлаган.
Тиздән бер Йәһвә Шаһите аларга килеп, үзләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. «Мин бик шат идем,— дип искә төшерә Карен,— чөнки мин Изге Язмаларны аңлый башладым. Мин ахыр заман турындагы хакыйкатьне эзләгән идем һәм ниһаять таптым. Минем киләчәккә чын өметем туды. Әмма тагы да яхшырагы шул: мин күктәге Атам, Барлыкка Китерүче һәм Аллаһы Тәгалә белән якын мөнәсәбәтләр төзи башладым».
Гэри болай ди: «Тормышым чыннан да мәгънәле булып китте. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә бик ярата идем. Андагы пәйгамбәрлекләрне укып, мин аларның үтәлгәнен күрсәтүче дәлилләрне тикшердем һәм Аллаһының тиздән эш итә башлаячагына инана башладым. Мин кешеләр бәлагә түгел, ә Аллаһы безнең өчен ниятләгән тормышка әзерләнергә тиеш дигән нәтиҗәгә килдем». Гэри белән Карен киләчәккә уңай караш белән карый башлаган. Дөнья ахыры турында уйланыр урынына, алар Аллаһының кешелекне интектерүче проблемалардан арындырачагына һәм җирдә оҗмах булдырачагына ышана башлаган.
Хәзер, 25 ел узганнан соң, Гэри белән Карен нәрсә белән шөгыльләнә? Карен болай ди: «Мин Йәһвә Аллаһыга карата яратуымны һәм иманымны әле дә ныгытып торам һәм башкалар да шулай эшләсен өчен, аларга бу яктан ярдәм итәргә тырышам. Без Гэри белән бер-беребезгә ярдәм иткәнгә, гаиләбез нык булып кала һәм без Аллаһыга бердәм гыйбадәт кылуыбызны дәвам итәбез. Без бар нәрсәләрне яхшы оештырырга һәм гади тормыш алып барырга тырышабыз. Бу безгә башкалар һәм аларның ихтыяҗлары хакында кайгыртырга булыша».
Гэри болай ди: «Мин Аллаһы Патшалыгының килүе һәм аның миллионлаган кешегә юаныч китерүе турында даими рәвештә дога кылам. Бу Патшалык турында вәгазьләгәндә, мин һәрвакыт Изге Язмалардагы өмет китерүче хәбәрне бер кешегә генә булса да сөйләргә мөмкинлек булсын дип дога кылам. 25 тән артык ел Йәһвә игелек күрсәтеп бу догама җавап биреп тора. Без Карен белән Йәһвәнең җир йөзендә тиздән зур үзгәрешләр ясаячагына ышанабыз, ләкин дөнья ахырыннан бүтән курыкмыйбыз» (Маттай 6:9, 10; 2 Петер 3:11, 12).
[9 биттәге иллюстрация]
Гэри белән Карен башкаларга Изге Язмалардан өмет табарга булыша