Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 9 хикәя 28 б.-29 б., 1 абз.
  • Ниһаять, угыл туа!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ниһаять, угыл туа!
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы аны «бикә» дип атаган
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • «Син бик чибәр хатын»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Ибраһим кем ул?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Аллаһы Ибраһимның иманын сыный
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 9 хикәя 28 б.-29 б., 1 абз.
Фәрештәләр Ибраһим белән сөйләшкәндә, Сара чатыр эченнән тыңлап тора

ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ниһаять, угыл туа!

Ибраһим белән Сара́ инде күп ел бергә яшәгән. Алар, Урдагы уңайлы йортларын калдырып, чатырда торган. Әмма Сара́ зарланмаган, чөнки Йәһвәгә таянган.

Сара́ үзенең бала булуын бик теләгән һәм шуңа күрә Ибраһимга: «Хезмәтче хатын Һаҗә́р бала тудырса, мин аны үземнеке итеп күрер идем»,— дигән. Вакыт узу белән, Һаҗәрне́ң улы туган. Аның исеме Исмәгыйл булган.

Балага узган Сара

Күп еллар узгач, Ибраһимга — 99 яшь, ә Сарага́ 89 яшь булганда, аларга өч кунак килгән. Ибраһим аларны агач күләгәсендә ял итәргә һәм ашап алырга чакырган. Бу кунаклар кем булган, беләсеңме? Бу фәрештәләр булган! Алар Ибраһимга: «Киләсе елны шушы вакытта сезнең Сара́ белән улыгыз туачак»,— дип әйткән. Ул вакытта Сара́ чатыр эчендә булган. Аларның сүзләрен ишеткәч, ул үз эченнән көлеп: «Мин карт бит! Ничек инде мин бала тудырыйм?» — дип уйлап куйган.

Киләсе елны, Йәһвә фәрештәсе әйткәнчә, Сара́ угыл тудырган. Ибраһим аны Исхак дип атаган. Бу исем «көлү» дигәнне аңлата.

Исхакка якынча 5 яшь булганда, Сара́ Исмәгыйлнең Исхактан мыскыллап көлгәнен күргән. Исхакны якларга теләп, ул Ибраһимга: «Һаҗә́р белән Исмәгыйлне куып чыгар»,— дигән. Башта Ибраһим моны эшләргә теләмәгән. Әмма, Исхакны яклар өчен, Йәһвә Ибраһимга болай дигән: «Сараны́ тыңла. Мин Исмәгыйл турында кайгыртырмын. Минем вәгъдәләрем Исхак аша үтәләчәк».

Һаҗәр белән Исмәгыйл китеп барганда, Сара Исхак белән тора

«Иман ярдәмендә Сара́ да... балага узар өчен кодрәт алган, чөнки ул вәгъдә бирүчене тугры дип санаган» (Еврейләргә 11:11)

Сораулар: фәрештәләр Ибраһимга нәрсә турында әйткән? Йәһвә Исхакны ничек яклаган?

Яратылыш 16:1—4, 15, 16; 17:25—27; 18:1—15; 21:1—14; Еврейләргә 11:11

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу