Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 10 хикәя 30 б.
  • Лут хатынын исегездә тотыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Лут хатынын исегездә тотыгыз
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Лутның хатыны артына борылып караган
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Аллаһы Ибраһим белән килешү төзи
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Стресс кичергәннәрне ныгытыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • «Лут хатынын исегездә тотыгыз»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 10 хикәя 30 б.
Лут кызлары белән Сәдүмнән кача, ә хатыны тоз баганасына әйләнә

УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Лут хатынын исегездә тотыгыз

Лут үзенең абыйсы Ибраһим белән Кәнга́н җирендә яшәгән. Вакыт узу белән, аларның мал-туарлары шулкадәр күбәйгән ки, бөтенесенә дә бергә яшәр өчен җирләре җитми башлаган. Шуңа күрә Ибраһим Лутка болай дигән: «Без бүтән бергә яши алмыйбыз. Кая барырга икәнен сайла, ә мин бүтән якка барырмын». Әйе, Ибраһим үзе турында түгел, ә башкалар турында уйлаган.

Лут Сәдү́м шәһәре янындагы матур бер җиргә игътибар иткән. Бу җир суга һәм үләнгә бай булган. Шуңа күрә ул гаиләсе белән бергә шунда күченгән. Аннан соң алар Сәдүмне́ң үзендә яши башлаган.

Сәдүмдәге́ һәм якында урнашкан Гамура́ шәһәрендәге кешеләр бик начар булган. Алар шундый әшәке булган, Йәһвә хәтта бу шәһәрләрне юк итәргә карар иткән. Әмма Лутны һәм аның гаиләсен ул саклап калырга теләгән. Шуңа күрә Аллаһы алар янына ике фәрештәне җибәргән, һәм фәрештәләр: «Әйдәгез, тизрәк! Шәһәрдән чыгыгыз! Йәһвә аны юк итмәкче була»,— дип әйткәннәр.

Әмма Лут шәһәрдән чыгарга ашыкмаган. Шуңа күрә фәрештәләр аны, хатынын һәм ике кызын кулларыннан тотып шәһәрдән чыгарганнар. Алар: «Тизрәк качыгыз! Тормышыгызны коткарыгыз, артыгызга борылып карамагыз. Артка карасагыз, үләчәксез!» — дигәннәр.

Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә ут һәм күкерт ява

Алар Сога́р шәһәренә килеп җиткәч, Йәһвә Сәдү́м белән Гамура́ өстенә күкерт һәм ут яудырган. Бу ике шәһәр тулысынча юк ителгән. Лут хатыны Йәһвәне тыңламаган. Ул артына борылып караган һәм тоз баганасына әйләнгән! Ә Лут һәм кызлары Йәһвәне тыңлаган һәм исән калган. Әниләре Йәһвәне тыңламаганга, алар бик кайгыргандыр, әйеме? Чыннан да, Йәһвәне тыңлау бик мөһим.

«Лут хатынын исегездә тотыгыз» (Лүк 17:32)

Сораулар: ни өчен Йәһвә Сәдү́м белән Гамура́ шәһәрләрен юк иткән? Ни өчен Лут хатыны тоз баганасына әйләнгән?

Яратылыш 13:1—13; 19:1—26; Лүк 17:28, 29, 32; 2 Петер 2:6—9

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу