Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w19 июнь 20-25 б.
  • Стресс кичергәннәрне ныгытыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Стресс кичергәннәрне ныгытыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • САБЫР БУЛЫГЫЗ
  • КЫЗГАНУЧАН БУЛЫГЫЗ
  • ЮАТЫРГА ТЫРЫШЫГЫЗ
  • «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Рут белән Нагомия
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Бер-берегезгә карата тугры мәхәббәт күрсәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
w19 июнь 20-25 б.

26 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Стресс кичергәннәрне ныгытыгыз

«Һәммәгез дә уй-фикердә бердәм булып, бер-берегезнең хәленә кереп, бер-берегезне туганнарча яратып, кызганып, басынкы булып яшәгез» (1 ПЕТ. 3:8).

107 ҖЫР Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә

БУ МӘКАЛӘДӘa

1. Без күктәге Атабыздан үрнәк алуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

ЙӘҺВӘ безне бик ярата (Яхъя 3:16). Без яратучы Атабыздан үрнәк алырга телибез. Шуңа күрә башка кешеләрнең, бигрәк тә имандашларыбызның, «хәленә кереп, бер-беребезне туганнарча яратып, кызганып» яшәргә тырышабыз (1 Пет. 3:8; Гәл. 6:10). Рухи гаиләбезнең әгъзалары авырлыкларга очраганда, без аларга ярдәм итәргә ашыгабыз.

2. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

2 Йәһвә гаиләсенең әгъзасы булырга теләгән һәркем авырлыклар кичерәчәк (Марк 10:29, 30). Бу дөньяның ахыры якынлашкан саен, без, мөгаен, тагы да күбрәк стресска дучар булырбыз. Без бер-беребезне ничек ныгыта алабыз? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, Лут, Әюп һәм Нагомия очракларын карап чыгыйк. Шулай ук бүген кардәшләребезнең нәрсәгә очраганнарын һәм аларга үз проблемалары белән көрәшергә ничек булышып булганын белик.

САБЫР БУЛЫГЫЗ

3. 2 Петер 2:7, 8 дән күренгәнчә, Лут нинди акылсыз карар кабул иткән һәм бу нинди нәтиҗәләргә китергән?

3 Лутның Сәдүмгә күченергә карары акыллы булмаган, чөнки, бу җирләр уңдырышлы булса да, андагы кешеләр бик әхлаксыз булган. (2 Петер 2:7, 8 укы.) Бу карар аңа кыйммәткә төшкән (Ярат. 13:8—13; 14:12). Күрәсең, Лутның хатыны шәһәрне яки анда яшәгән кайбер кешеләрне ошата башлаган. Нәтиҗәдә, Аллаһы шәһәргә ут белән күкерт яудырганда, Лут хатыны Йәһвәнең боерыгын тыңламаган һәм тоз баганасына әйләнгән. Лутның ике кызы да зур кайгы кичергән: аларның кияүләре Сәдүмдә вафат булган. Лут, үз чиратында, бар милкен, йортын һәм, иң куркынычы, хатынын югалткан (Ярат. 19:12—14, 17, 26). Шушы авыр чорда Йәһвә Лутка карата сабырлыгын югалтканмы? Юк.

Фәрештәләр Лутны һәм аның гаиләсен Сәдүмнән чыгара

Лут белән аның гаиләсен коткарыр өчен, Йәһвә алар янына фәрештәләр җибәргән. Шулай итеп ул аларга зур шәфкать күрсәткән. (4 абзацны кара.)

4. Йәһвә Лутка сабырлыгын ничек күрсәткән? (Тышлыктагы рәсемне кара.)

4 Лут Сәдүмдә яшәргә карар иткән булса да, Аллаһы аңа карата шәфкатьле булып калган һәм, аны гаиләсе белән коткарыр өчен, фәрештәләр җибәргән. Әмма, фәрештәләрнең күрсәтмәсенә шунда ук колак салыр урынына, Лут «тоткарланып торган». Фәрештәләргә хәтта Лут белән аның гаиләсен кулларыннан тотып шәһәрдән чыгарырга туры килгән (Ярат. 19:15, 16). Фәрештәләр Лутка тауларга качарга кушкан. Әмма Лут Аллаһыдан якындагы бер шәһәргә качарга рөхсәт сорый башлаган (Ярат. 19:17—20). Йәһвә, сабырлык күрсәтеп, Лутка шулай эшләргә рөхсәт иткән. Ләкин, вакыт узгач, Лут шул шәһәрдә яшәргә курка башлаган, шуңа күрә тауларга — Аллаһы иң баштан ук әйткән җиргә киткән (Ярат. 19:30). Нинди гаҗәеп сабырлык күрсәткән Йәһвә! Ә хәзер, әйдәгез, без андый сабырлыкны ничек чагылдыра алганыбызны белик.

5, 6. 1 Тисалуникәлеләргә 5:14 тәге киңәшне ничек кулланып була?

5 Лут кебек, бүген берәр кардәшебез акылсыз карар кабул итәргә һәм моның аркасында газап чигәргә мөмкин. Без андый очракларда үзебезне ничек тотабыз? Кеше чәчкәнен ура дип әйтергә теләгебез туадыр, һәм бу, бәлки, чыннан да шулайдыр (Гәл. 6:7). Әмма шул кардәшкә Йәһвә Лутка булышкан кебек булышсак, күпкә яхшырак булыр.

6 Йәһвә фәрештәләрне нәрсә өчен җибәргән? Лутны кисәтер өчен генәме? Юк. Ул аларны Лутка Сәдүмнән качарга ярдәм итәр өчен дә җибәргән. Билгеле, берәр кардәшнең хаталы юлга басканын күрсәк, без аны кисәтергә тырышырбыз. Шул ук вакыт аңа ярдәм кулы сузарга әзер булыйк. Кардәш Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшне кулланырга әллә ни ашыкмаса да, безгә аңа карата сабыр булырга кирәк. Теге ике фәрештә кебек булыгыз. Кардәшкә кул селтәр урынына, аңа ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр эзләгез (1 Яхъя 3:18). Образлы тел белән әйткәндә, аны кулыннан тотып, бирелгән киңәш буенча эш итәргә ярдәм итегез. (1 Тисалуникәлеләргә 5:14 укы.)

7. Без кардәшләргә ничек карарга тиеш?

7 Аллаһы рәсүл Петерне үз хатында Лутны тәкъва кеше дип атарга рухландырган. Димәк, Йәһвә үз игътибарын Лутның камилсезлегенә тупламаган. Аллаһыбызның рәхимле булуын һәм хаталарыбызны кичерергә әзер булуын белү безне шундый сөендерә! (Зәб. 130:3) Йәһвә Лутка ничек караган булса, безгә дә башкаларга шундый ук караш белән карарга кирәк. Кардәшләрнең күркәм сыйфатларына игътибар итәргә тырышсак, аларга карата сабыр булу җиңелрәк булыр. Алар, үз чиратында, безнең ярдәмебезне теләбрәк кабул итәр.

КЫЗГАНУЧАН БУЛЫГЫЗ

8. Кызганучанлык безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

8 Луттан аермалы буларак, Әюпкә акылсыз карарлары аркасында газап чигәргә туры килмәгән. Шулай да ул гомерендә күпне башыннан кичергән: ул милкен, дәрәҗәсен һәм сәламәтлеген югалткан. Моннан тыш, Әюп һәм аның хатыны бар балаларын югалткан. Җитмәсә, өч «дусты» Әюпне нигезсез гаепли башлаган. Ни өчен бу «юатучылар» шәфкать күрсәтмәгән һәм Әюпнең хәленә кермәгән? Сәбәпләрнең берсе — алар аның белән булган хәлнең асылына төшенергә теләмәгән. Шул сәбәпле алар ялгыш нәтиҗәләргә килгән һәм Әюпне каты хөкем иткән. Аларның хаталарын ничек кабатламаска? Шуны истә тотыгыз: Йәһвәгә генә юатуга мохтаҗ кешенең ситуациясе турында бар нәрсә мәгълүм. Кешене игътибар белән тыңлагыз. Кешенең сүзләрен тыңлаудан тыш, йөрәк сызлануын сизәргә тырышыгыз. Шул чакта гына кардәшегезнең хәленә керә алырсыз.

9. Кызганучанлык безне нәрсәдән яклар һәм ни өчен алай әйтеп була?

9 Кызганучанлык безне кешеләрнең проблемалары турында гайбәт сатудан яклар. Гайбәт сатучы җыелышны ныгытмый, ул аны бүлә генә (Гыйб. сүз. 20:19; Рим. 14:19). Гайбәт сатып, кеше уйламыйча эш итә, игелекле булмавын күрсәтә һәм болай да газап чиккән кешенең ярасына тоз сибә (Гыйб. сүз. 12:18; Эфес. 4:31, 32). Кешенең яхшы сыйфатларына игътибар итү һәм аңа ничек булышып булганы турында уйлау күпкә яхшырак булыр иде!

Абый-кардәш, төшенкелеккә бирелгәнгә, «дуамалларча сөйләшә». Бер өлкән аны сабырлык белән тыңлый. Соңрак, кардәшебез тынычлангач, өлкән аңа йомшак кына киңәшләр бирә

«Дуамалларча сөйләшкән» кардәшегезне сабырлык белән тыңлагыз һәм юатучы сүзләрне урынлы булганда әйтегез (10, 11 нче абзацларны кара.)c

10. Әюп 6:2, 3 тә әйтелгән сүзләр безне нәрсәгә өйрәтә?

10 Әюп 6:2, 3 укы. Кайвакыт Әюп «дуамалларча сөйләшкән». Соңрак ул артыгын әйтеп ташлаганын таныган (Әюп 42:6). Әюп кебек, стресс кичергән кеше авыр сүз әйтергә, ә аннан соң моңа үкенергә мөмкин. Андый очракларда, тәнкыйтьчел булыр урынына, кызганучан булыйк. Йәһвә бит кешеләрне газаплар чигәр өчен һәм стресс кичерер өчен барлыкка китермәгән. Шуңа күрә хәтта Аллаһы хезмәтчесенең, басым аркасында, нәрсәдер уйламыйча әйтүе безне гаҗәпләндермәсен. Кардәшебез Йәһвә я безнең турында дөрес булмаганны әйтсә дә, шунда ук ярсырга һәм аны хөкем итәргә ашыкмыйк (Гыйб. сүз. 19:11).

11. Өлкәннәр Илуйдан ничек үрнәк ала ала?

11 Стресс кичергән кеше киңәшкә һәм үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ булырга мөмкин (Гәл. 6:1). Өлкәннәргә андый очракта ничек эш итү яхшырак булыр иде? Илуй үрнәге бу сорауга җавап бирә. Илуй Әюпне зур игътибар белән тыңлаган, аның хисләрен аңларга тырышкан (Әюп 33:6, 7). Әюпнең тел төбен аңлагач кына, Илуй аңа киңәш биргән. Өлкәннәр дә башта кардәшне игътибар белән тыңлый һәм ситуациясен аңларга тырыша, аннан соң гына киңәшләр бирә. Нәтиҗәдә, кардәшкә киңәшне бөтен йөрәк белән кабул итү күпкә җиңелрәк була.

ЮАТЫРГА ТЫРЫШЫГЫЗ

12. Нагомиянең ире һәм ике улы үлгәч, ул нинди ярдәмгә мохтаҗ булган?

12 Нагомия Йәһвәне яраткан тугры хатын-кыз булган. Ул тормышында күп кайгы күргән: аның ире һәм ике улы үлгән. Бик кайгырганга, Нагомия башкаларны үзен Мара дип атарга сораган. Бу исем «ачы» дигәнне аңлата (Рут 1:3, 5, 20, иск., 21). Нагомиянең килене Рут үз каенанасын калдырмаган. Ул Нагомия турында материаль яктан кайгыртып кына калмаган, ул аны юаткан да. Рут Нагомияне эчкерсез, гади генә сүзләр әйтеп үз яратуында ышандырган (Рут 1:16, 17).

13. Ни өчен тормыш иптәшен югалткан кеше аеруча юатуга мохтаҗ?

13 Рухи гаиләбезнең берәр әгъзасы тормыш иптәшен югалтса, ул аеруча юатуга мохтаҗ. Ирле-хатынлы парны янәшәдә үскән ике агач белән чагыштырып була. Еллар дәвамында бу агачларның тамырлары бер-берсенә үрелә. Бер агачны төпләсәләр я ул корыса, бу икенче агачка нык тәэсир итә. Кардәшебез, тормыш иптәшен югалткач, аның йөрәге көл була. Полаb исемле апа-кардәшнең ире кинәт кенә үлеп киткән. Ул болай дип сөйли: «Тормышым асты өскә килде. Мин үземне көчсез итеп хис итә идем. Мин бит иң якын дустымны югалттым. Мин иремә бар нәрсәне сөйли ала идем. Ул шатлыкта да, кайгыда да минем янымда иде. Аның белән елап та була иде. Аның үлеме җанымны икегә ярды».

Хатынын югалткан абый-кардәш бер ирле-хатынлы белән үзенең гаилә фотоларын карый; бу аны юата

Тормыш иптәшен югалтканнарны ничек ныгытып була? (14, 15 нче абзацларны кара.)d

14, 15. Тормыш иптәшен югалткан кешене ничек юатып була?

14 Тормыш иптәшен югалткан кешене ничек юатып була? Беренче бик мөһим адым — аның белән аралашу. Бәлки, без үзебезне уңайсыз хис итәбездер һәм безгә сүзләр сайларга авырдыр. Шулай да кешене сүзләребез белән ныгыту үтә мөһим. Өстә искә алынган Пола болай ди: «Әлбәттә, берәрсе үлгәч, кешеләр кайгырган кешегә авырту китерергә һич теләми. Алар үзләрен ничектер уңайсыз хис итә, шуңа күрә, нәрсәдер дөрес әйтмәм, дип курка. Әмма, дәшмәүгә караганда, берәр нәрсәне дөрес әйтмәү хәерлерәк». Юатуга мохтаҗ кеше бездән ниндидер акыллы фикерләр көтми. Пола болай ди: «Дусларым гади сүзләр әйткәндә, мәсәлән: „Без кайгыңны уртаклашабыз“,— дип әйткәндә, мин бик рәхмәтле идем».

15 Берничә ел элек тормыш иптәшен югалткан Уильям болай ди: «Дусларым хатыным белән бәйле очракларны искә алганда, бу күңелемне җылыта иде һәм башкалар хатынымны яраткан һәм хөрмәт иткән икәненә ышандыра иде. Дусларымның сүзләре мине бик юатты, чөнки хатыным кадерле тормыш юлдашым иде». Бьянка исемле тол хатын болай ди: «Кардәшләр минем белән бергә дога кылганда һәм бер-ике шигырь күрсәткәндә, бу миңа рухи көч өсти. Алар ирем турында сөйләгәндә я минем аның турында сөйләгәнемне тыңлаганда, бу мине ныгыта».

16. а) Без якынын югалткан кешегә никадәр озак ярдәм итәргә тиеш һәм ни өчен? ә) Ягъкуб 1:27 буенча, бездә нинди җаваплылык ята?

16 Рут Нагомияне калдырмаган кебек, без дә якынын югалткан кешегә даими рәвештә ярдәм күрсәтергә тиеш. Пола болай ди: «Ирем үлгәч, башкалар миңа күп ярдәм итте, әмма вакыт узу белән алар гадәти тормышларына кайтты. Ә менә мин элеккеге тормышыма инде кайта алмыйм. Якынын югалткан кеше айлар буе, хәтта еллар буе ярдәмгә мохтаҗ икәнен истә тоту үтә мөһим». Әлбәттә, кешеләр бер-берсеннән аерылып тора. Кемдер үзгәрешләргә чагыштырмача тиз ияләшә кебек. Ә кемдер, көндәлек эшләр башкарганда, элек моны ире я хатыны белән эшләгәнен искә төшереп, кабат кайгыга бата. Шуны да әйтергә кирәк: кешеләр кайгылы хисләрен төрлечә белдерә. Әйдәгез, һәрвакыт шуны истә тотыйк: Йәһвә безгә тол кардәшләр турында кайгырту вазифасын йөкләгән — һәм бу хөрмәтле йөкләмәне тырышып үтик. (Ягъкуб 1:27 укы.)

17. Ни өчен тормыш иптәшләре ташлап киткән кардәшләр юатуга мохтаҗ?

17 Кайбер кардәшләрне тормыш иптәшләре ташлап китә, һәм бу аларга зур җан әрнүе китерә. Джойс исемле кардәшнең ире, аның белән аерылышып, башка хатын-кызга киткән. Джойс болай ди: «Ирем үлгән булса, авырту азрак булыр иде дип уйлыйм. Чөнки, берәр һәлакәт я чир аркасында үлгән булса, бу аңардан тормас иде. Әмма ул мине ташларга үзе карар итте. Бу мине бик түбәнсетте һәм рәнҗетте».

18. Ялгыз калган кардәшләргә ничек ярдәм итеп була?

18 Ирсез я хатынсыз калган кардәшләргә игелек кылганда, без аларны үз яратуыбызда ышандырабыз. Кайгылы минутларда алар яхшы дусларга аеруча мохтаҗ (Гыйб. сүз. 17:17). Сез андый дус булуыгызны ничек раслый аласыз? Андый кардәшне ашап алырга чакырыгыз, я бергә ял итеп яки хезмәткә чыгып була. Ялгыз калган бу кардәшне вакыт-вакыт гаилә белән гыйбадәт кылуыгызга чакырыгыз. Шулай эшләү Йәһвәне бик сөендерә, чөнки ул «боек күңеллеләргә якын» һәм «тол хатыннарның яклаучысы» булып тора (Зәб. 34:18; 68:5).

19. 1 Петер 3:8 дә әйтелгәнне исәпкә алып, сез нәрсә эшләргә телисез?

19 Аллаһы Патшалыгы җир өстеннән идарә итәчәк вакытта «элекке кайгы-хәсрәтләр онытылыр», «элекке нәрсәләр инде искә төшмәс һәм күңелгә дә килмәс» (Ишаг. 65:16, 17). Без бу гаҗәеп вакытны зарыгып көтәбез. Ә әлегә, әйдәгез, бер-беребезне ныгытып торыйк һәм рухи гаиләбездәге һәрбер кардәшне сүз һәм эш белән яратуда ышандырыйк. (1 Петер 3:8 укы.)

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвәнең Лутка һәм Әюпкә ничек итеп ярдәм иткәненнән сез нәрсәгә өйрәнәсез?

  • Нагомия очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

  • Ялгыз калган кардәшләрне без ничек ныгыта алабыз?

111 ҖЫР Шатланыр өчен сәбәпләр

a Йәһвәгә тугры хезмәт иткән Лут, Әюп һәм Нагомия төрле каты авырлыкларга очраган. Бу мәкаләдә без аларның мисалларын карап чыгарбыз. Өстәвенә, авыр вакытлар кичергән кардәшләрне юатканда, сабыр һәм кызганучан булуның мөһимлеген күрербез.

b Исемнәр үзгәртелгән.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: абый-кардәш, төшенкелеккә бирелгәнгә, «дуамалларча сөйләшә». Бер өлкән аны сабырлык белән тыңлый. Соңрак, кардәшебез тынычлангач, өлкән аңа йомшак кына киңәшләр бирә.

d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: яшь гаилә күптән түгел генә хатынын югалткан абый-кардәш белән вакыт үткәрә. Алар бергә фотолар карый һәм шулай итеп тормышларын искә төшерә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу