Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 21 хикәя 54 б.-55 б., 3 абз.
  • Унынчы җәза

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Унынчы җәза
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Муса һәм Һарун фиргавен янына килә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Беренче өч җәза
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Аллаһы Исраил халкын азат итә
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Мисыр белән явыз патша идарә итә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 21 хикәя 54 б.-55 б., 3 абз.
Исраилле кешесе ишек яңакларын кан белән буйый

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Унынчы җәза

Муса фиргавенгә́ бүтән аның күзенә күренмәячәк дип вәгъдә иткән. Әмма китәр алдыннан Муса аңа болай дигән: «Бүген төн уртасында фиргавенне́ң улыннан алып кол улларына кадәр — Мисырда́ беренче туган һәр ир бала үләчәк».

Йәһвә, исраиллеләргә́ махсус ризык пешерергә кушып, болай дигән: «Бер яшьлек сарык я кәҗә тәкәсен суегыз һәм аның канын ишек яңакларына сибегез. Итен кыздырып, ачыткысыз икмәк белән ашагыз. Киенеп һәм аякларыгызга сандал киеп, юлга чыгарга әзер торыгыз. Шушы төнне мин сезне азат итәрмен». Исраиллеләрне́ң никадәр дулкынланганын күз алдына китерә аласыңмы?

Төн уртасында Йәһвәнең фәрештәсе Мисырдагы́ һәрбер йортка килеп киткән. Йорт ишегенең яңагы кан белән билгеләнгән булмаса, бу йортта беренче туган угыл үлгән. Әмма кан белән билгеләнгән һәрбер йортны фәрештә үтеп киткән. Мисырлыларны́ң бөтен гаиләләре — байлары да, ярлылары да — берәр баласын югалткан. Ә исраиллеләрне́ң бер баласы да үлмәгән.

Хәтта фиргавенне́ң улы да үлгән. Фиргаве́н бүтән түзә алмаган. Ул шунда ук Муса белән Һарунга́ болай дигән: «Барыгыз, моннан чыгып китегез, үз Ходаегызга табыныгыз. Малларыгызны да алыгыз!»

Тулы ай яктысында исраиллелә́р, гаиләләргә һәм төркемнәргә бүленешеп, Мисырда́н чыкканнар. Хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, исраиллеләрне́ң саны 600 000 булган. Йәһвәгә табыныр өчен, аларга күп кенә башка кешеләр дә кушылган. Ниһаять, исраиллелә́р азат булган!

Йәһвәнең үзләрен коткарганын истә тотар өчен, алар бу махсус ризыкны һәр ел пешерергә тиеш булган. Бу Паса́х бәйрәме дип аталган. Бу сүз «үтеп китү» дигәнне аңлата.

Исраиллеләр Мисырдан чыга

«Аллаһы фиргавенгә болай ди: „Синең аша үз кодрәтемне күрсәтер өчен һәм минем исемем бөтен җир буйлап игълан ителсен өчен, мин сиңа исән калырга рөхсәт иттем“» (Римлыларга 9:17)

Сораулар: унынчы җәза нинди булган? Бу җәзадан котылыр өчен, исраиллелә́р нәрсә эшләргә тиеш булган?

Чыгыш 11:1—12:42; 13:3—10

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу