ИЛЛЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ
Йәһвәнең фәрештәсе Һизәкыяне яклый
Асси́рия империясе ун кабиләле Исраи́л патшалыгын яулап алган. Хәзер Асси́риянең патшасы Синахери́б ике кабиләле Яһүд патшалыгын да яулап алмакчы булган. Ул бер-бер артлы Яһүд шәһәрләренә һөҗүм итә башлаган. Ә аның төп максаты Иерусалим шәһәрен яулап алу булган. Әмма Синахери́б Иерусалимны Йәһвә яклый икәнен аңламаган.
Синахери́б Иерусалимга һөҗүм итмәсен өчен, Яһүд патшасы Һизәкыя́ аңа күп акча түләгән. Синахери́б акчаны алган булса да, барыбер үзенең көчле гаскәрен Иерусалимга җибәргән. Иерусалимдагы халык бик курыккан, чөнки асси́риялеләр шәһәргә якынлаша барган. Һизәкыя́ үз халкына болай дигән: «Курыкмагыз. Асси́риялеләр көчле булса да, Йәһвә безне алардан да көчлерәк итәчәк».
Синахери́б, Иерусалимдагы халыкны мыскыл итәр өчен, анда үз хәбәрчесе рапшакны́ җибәргән. Рапша́к, шәһәр янына килеп, болай дип кычкырган: «Йәһвә сезгә ярдәм итә алмаячак! Һизәкыя́ сүзләренә алданмагыз. Сезне бездән яклый алган илаһ юк».
Һизәкыя́ Йәһвәдән үзенә нишләргә икәнен сораган. Йәһвә аңа болай дип җавап биргән: «Рапша́к әйткән сүзләрдән курыкма. Синахери́б Иерусалимны яулап алмаячак». Шуннан соң Һизәкыя́ Синахерибта́н берничә хат алган. Хатларында: «Миңа бирешегез! Йәһвә сезне коткара алмаячак»,— дип язылган булган. Һизәкыя́ дога кылган: «И Йәһвә, безне коткарчы. Шулчак һәркем син бердәнбер хак Аллаһы икәнен беләчәк». Йәһвә аны болай дип ышандырган: «Асси́рия патшасы Иерусалимга кермәячәк. Мин үз шәһәремне яклаячакмын».
Синахери́б Иерусалимның тиздән үзенеке булачагына бер дә шикләнмәгән. Әмма шул ук төнне Йәһвә Синахерибны́ң лагерена үз фәрештәсен җибәргән. Бу фәрештә 185 000 гаскәрине үтергән! Синахери́б патша үзенең иң көчле сугышчыларын югалткан. Ул җиңелгән булган, һәм аңа өенә кайтып китәргә туры килгән. Йәһвә, үзе вәгъдә иткәнчә, Һизәкыяне́ һәм Иерусалимны яклаган. Син, ул вакытта Иерусалимда булган булсаң, Йәһвәгә ышаныр идеңме?
«Йәһвәнең фәрештәсе Аллаһыны тирән хөрмәт итүчеләр тирәли лагерь кора һәм аларны коткара» (Зәбур 34:7)