АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ИШАГЫЯ 34—37
Һизәкыянең иманы бүләкләнгән
Ассирия патшасы Синахериб Иерусалимга, аның бирелүен таләп итеп, рапшакны җибәргән. Ассириялеләр, яһүдләр сугышсыз бирелсен өчен, төрле дәлилләр китергән.
Ярдәмчесез. Мисыр сиңа ярдәм итә алмас (Иш 36:6).
Шикләр. Йәһвә, синнән канәгать булмаганга, синең өчен сугышмас (Иш 36:7, 10).
Куркыту. Син көчле Ассирия гаскәренә каршы тора алмассың (Иш 36:8, 9).
Вәсвәсә. Ассириягә бирелү тормышыңны яхшыртыр (Иш 36:16, 17).
Һизәкыя Йәһвәгә какшамас ышаныч баглаган
Ул шәһәрне яклау өчен булдыра алганны эшләгән
Ул коткару турында Йәһвәгә дога кылган һәм халыкны да шуны эшләргә өндәгән
Аның иманы бүләкләнгән: Йәһвә җибәргән фәрештә бер төн эчендә 185 000 ассириялене үтергән