Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 64 хикәя 152 б.-153 б., 4 абз.
  • Даниял арысланнар чокырында

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Даниял арысланнар чокырында
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Данил арысланнар чокырында
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Даниял үрнәгеннән өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 64 хикәя 152 б.-153 б., 4 абз.
Даниял ачык тәрәзә алдында тезләнеп дога кылганда, аннан көнләшкән кешеләр аны тота

АЛТМЫШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Даниял арысланнар чокырында

Бабылны́ң башка бер патшасы ми́дияле Да́рий булган. Да́рий Даниялны́ң гаҗәеп акылга ия булганын күргән. Ул Даниялны́ илдәге бөтен дәрәҗәле кешеләр өстеннән куйган. Бу кешеләр, Даниялда́н көнләшеп, аннан арынырга теләгән. Алар, Даниялны́ң көненә өч тапкыр Йәһвәгә дога кылганы турында белеп, Да́рийга болай дип тәкъдим иткән: «И патша, һәркем сиңа гына дога кылырга тиеш дигән канун чыгарылса иде. Ә аны үтәмәгән кешене арысланнар чокырына ташласыннар иде». Да́рийга бу фикер ошаган, һәм ул бу канунга кул куйган.

Дания́л, бу канун турында ишеткәч, шунда ук өенә кайтып, ачык тәрәзә алдында тезләнгән дә Йәһвәгә дога кылган. Аннан көнләшкән кешеләр, Даниялны́ң өенә атылып кереп, аның дога кылганын күргән. Алар, Да́рий янына йөгереп, болай дигән: «Дания́л сиңа буйсынмый һәм көненә өч тапкыр үз Аллаһысына дога кыла». Да́рий Даниялны́ яраткан һәм аның үлүен һич тә теләмәгән. Көне буе ул Даниялны́ коткару җаен эзләгән. Ләкин беркем дә, хәтта патша үзе дә, кул куелган канунны үзгәртә алмаган. Аңа үз кешеләренә Даниялны́ ач арысланнар чокырына ташларга боерасы гына калган.

Ул төнне Да́рий шулкадәр борчылган ки, хәтта йоклый алмаган. Иртән-иртүк ул торган да арысланнар чокырына ашыккан һәм: «Дания́л, Аллаһың сине арысланнардан коткара алдымы?» — дип кычкырган.

Да́рий бер тавыш ишеткән. Бу Дания́л булган! Ул Да́рийга болай дип җавап биргән: «Йәһвәнең фәрештәсе арысланнарның авызын япты. Алар миңа һичнинди зыян китермәде». Патша бик сөенгән! Ул Даниялны́ чокырдан чыгарырга кушкан. Даниялны́ң тәнендә хәтта тырнак эзләре дә булмаган. Аннан соң патша: «Даниялны́ гаепләгән кешеләрне бу чокырга ташлагыз»,— дип боерган. Теге кешеләр чокыр төбенә төшеп җитәргә дә өлгермәгән, арысланнар аларны йоткан.

Да́рий үз халкына мондый боерык биргән: «Һәрбер кеше Даниялны́ң Аллаһысыннан куркып торырга тиеш. Ул Даниялны́ арысланнар авызыннан коткарды».

Ә син, Дания́л пәйгамбәр кебек, Йәһвәгә көн саен дога кыласыңмы?

Даниял арысланнар чокырында

«Аллаһыга бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен Йәһвә белә» (2 Петер 2:9)

Сораулар: Дания́л көненә өч тапкыр нәрсә эшләгән? Йәһвә Даниялны́ ничек коткарган?

Даниял 6:1—28

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу