Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 87 хикәя 204 б.-205 б., 3 абз.
  • Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме
  • Хуҗабызның кичке ашы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Өске бүлмәдә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Сезгә кагылышлы истәлекле вакыйга
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 87 хикәя 204 б.-205 б., 3 абз.
Гайсә үзенең унбер тугры рәсүле белән Хуҗабызның кичке ашын бәйрәм итә

СИКСӘН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме

Һәр ел саен ниса́н аеның 14 нче көнендә яһүдләр Паса́х бәйрәмен үткәргән. Шулай итеп алар Йәһвәнең үзләрен, Мисы́р коллыгыннан азат итеп, Вәгъдә ителгән җиргә китергәнен искә төшергән. Безнең эраның 33 елында Гайсә үз рәсүлләре белән бергә Иерусалимда бер йортның өске бүлмәсендә Пасахны́ бәйрәм иткән. Ашап утырганда, Гайсә: «Берегез миңа хыянәт итәчәк»,— дигән. Рәсүлләре шаккаткан һәм Гайсәдән: «Кем соң ул?» — дип сораган. Гайсә: «Бу икмәк сыныгын кемгә бирсәм, шул»,— дип җавап биргән. Аннан соң ул икмәк сыныгын Яһүд Искариотка́ биргән. Шулчак Яһүд, табыннан торып, бүлмәдән чыгып киткән.

Аннары Гайсә дога кылган һәм, икмәкне сындырып, калган рәсүлләренә биргән. Ул аларга: «Ашагыз. Бу икмәк сезнең хакка биреләчәк тәнемне аңлата»,— дигән. Шуннан соң ул, шәраб алып, дога кылган һәм аны рәсүлләренә биргән. Гайсә аларга болай дигән: «Эчегез. Бу шәраб кешеләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк канымны аңлата. Сез минем белән күктә патшалар булачаксыз, дип вәгъдә итәм. Мине искә алыр өчен, һәр ел шулай эшләгез». Мәсихчеләр әле дә һәр ел шул кичне бергәләп җыела. Бу кичә Хуҗабызның кичке ашы дип атала.

Рәсүлләр, ашап алганнан соң, араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшә башлаган. Шунда Гайсә аларга болай дигән: «Арагызда кем үзен иң кече һәм иң әһәмиятсез итеп тотса, шул иң бөеге.

Сез — минем дусларым. Атам миңа сезгә әйтергә ни кушса, мин сезгә барысын әйтәм. Тиздән мин күккә Атам янына китәм, ә сез калачаксыз, һәм кешеләр бер-берегезне яратуыгыздан сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз».

Ахырда Гайсә, Йәһвәдән бөтен шәкертләрен яклавын үтенеп, дога кылган. Ул шулай ук Йәһвәдән аларга бердәм-тату хезмәт итәргә булышсын дип сораган һәм Йәһвәнең исеме изге ителсен дип дога кылган. Аннан соң Гайсә белән аның рәсүлләре Йәһвәгә мактау җырлары җырлаган һәм чыгып киткән. Гайсәне кулга алу вакыты якынлашып килгән.

«Кечкенә көтү, курыкма, чөнки күктәге Атагыз сезгә Патшалыкны бирүне хуп күрде» (Лүк 12:32)

Сораулар: Гайсә үз рәсүлләренә нәрсә вәгъдә иткән? Соңгы Паса́х бәйрәме вакытында Гайсә рәсүлләрне нәрсәләргә өйрәткән?

Маттай 26:20—30; Лүк 22:14—26; Яхъя 13:1, 2, 26, 30, 34, 35; 15:12—19; 17:3—26

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу