Дүртенче кисәккә кереш сүз
Бу кисәктә без Йосыф, Әюп, Муса һәм исраиллелә́р белән танышырбыз. Алар барысы да Иблис аркасында газап чиккән. Кайберләре гаделсезлеккә очраган, кемдер төрмәдә утырган, коллыкка сатылган, ә кемнеңдер кинәт якын кешеләре үлгән. Йәһвә аларны төрлечә яклаган. Балаларыгызга шуны күрергә ярдәм итегез: бу кешеләр газап чиксә дә, иманнарын саклаган.
Йәһвә Мисы́р җиренә ун җәза китергән. Шулай итеп ул Мисырны́ң бөтен илаһларыннан көчлерәк булганын күрсәткән. Йәһвәнең үз халкын элек ничек коткарганына һәм бүген дә безне ничек яклап торганына басым ясагыз.