Унберенче кисәккә кереш сүз
Бу кисәктән башлап, без Мәсихче Грек Язмаларын карый башларбыз. Гайсә кечкенә шәһәрдә яшәүче бер гади гаиләдә туган. Аның атасы балта остасы булган, һәм Гайсә аның белән бергә эшләгән. Гайсә кешелекне коткарырга тиеш булган. Йәһвә аны үзенең күктәге Патшалыгында Патша булырга сайлаган. Балаларыгызга шуны аңларга булышыгыз: Йәһвә Гайсә өчен яхшы гаиләне сайлаган, шуңа күрә Гайсә тәкъва кешеләр арасында үскән; Гайсәне Һиру́д үтермәсен өчен, Йәһвә аны яклаган; Аллаһы ниятенең үтәлешенә бернәрсә дә комачаулый алмый; Йәһвә Яхъяны ул Гайсәгә юл әзерләсен өчен билгеләгән; Гайсә, хәтта яшь булганда да, үзенә түгел, ә Йәһвәнең зирәклегенә таянган.