Унөченче кисәккә кереш сүз
Гайсә җиргә үз тормышын камилсез кешеләр хакына бирер өчен килгән. Ул үлсә дә, дөнья аны җиңмәгән, чөнки ул Йәһвәгә тугры булып калган. Йәһвә дә үз Улына тугры булган: аны үледән терелткән. Гайсә үз үлеменә кадәр, басынкылык күрсәтеп, башкаларга хезмәт иткән һәм хаталарын кичергән. Үледән терелгәч, ул үз шәкертләренә күренгән. Гайсә аларны үзе кушкан мөһим эшне башкарырга өйрәткән. Балаларыгыз булса, аларга бүген без шул ук эштә катнашабыз икәнен аңлатыгыз.