ИКЕНЧЕ КИСӘК
«Син минем изге урынымны... нәҗесләдең». Саф гыйбадәт нәҗесләнгән
ТЕМА: Исраил халкының рухи һәм әхлакый яктан бозылуы
Йәһвә Исраил халкын «кадерле милке» дип санаган һәм аны яратып кайгырткан (Чыг. 19:5, иск.). Алар рәхмәтле булганмы? Юк, алар Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә ялган илаһларга табынган! Алар Йәһвә күңелен рәнҗеткән һәм исеменә тап төшергән. Ни өчен Исраил халкы шулкадәр түбән төшкән? Йәзәкил пәйгамбәрлегендә Иерусалимның җимерелүе турында укыганда нәрсәгә өйрәнеп була? Исраилнең тирә-яктагы халыклар белән мөнәсәбәтләреннән нинди сабаклар алып була?