17 ДӘРЕС
Аңлаешлы итеп сөйләү
1 Көринтлеләргә 14:9
МАКСАТ. Тыңлаучыларыңа әйткәннәреңне аңларга булыш.
КИҢӘШЛӘР:
Материал белән яхшылап таныш. Теманы яхшылап аңла, шулчак син аны гади генә һәм үз сүзләрең белән аңлата алырсың.
Кыска җөмләләр һәм гади сүзтезмәләр куллан. Чыгышыңда озын җөмләләр кулланып була, ләкин төп фикерләрне кыска сүзтезмәләр һәм җөмләләр ярдәмендә белдер.
Билгеле булмаган терминнарны аңлат. Тыңлаучыларыңа билгеле булмаган сүзләр күп булмасын. Таныш булмаган берәр термин я Изге Язмалардан берәр кеше турында, борынгы үлчәү берәмлеге я йола турында әйтергә туры килсә, аңлатма бир.