Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • th 18 дәрес 21 б.
  • Тыңлаучылар өчен эчтәлекле чыгыш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тыңлаучылар өчен эчтәлекле чыгыш
  • Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Илһамланып сөйләү
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Эчтәлекле чыгыш
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Материалның файдалы булуын күрсәтү
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
Күбрәк карарга
Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
th 18 дәрес 21 б.

18 ДӘРЕС

Тыңлаучылар өчен эчтәлекле чыгыш

Китерелгән шигырьләр

1 Көр. 9:19—23

МАКСАТ: Тыңлаучыларыңны уйланырга дәртләндер, чыгышыңнан соң кеше үзе өчен чыннан да файдалы нәрсә ишеткәнен сизсен.

КИНӘШЛӘР:

  • Тыңлаучыларыңа инде билгеле булганны исәпкә ал. Тыңлаучылар белгән нәрсәләрне кабатлау урынына аларга бу темага башка яктан карарга булыш.

    Гамәли киңәшләр

    Таныш фикерләрне тизрәк әйтеп кит, ә яңаларын җиткергәндә, әкренрәк сөйлә.

  • Материалны тикшер һәм уйлан. Төп фикерләрне аңлатыр өчен, мөмкин булса, бигүк билгеле булмаган фактлар һәм вакыйгалар китер. Материал турында тирәнтен уйлан, һәм син китерергә теләгән фактларны бу материал белән ничек бәйләп була икәнен карап чык.

    Гамәли киңәшләр

    Материалны тикшергәндә, уйланыр өчен үзеңә мондый сораулар бир: нәрсә? ни өчен? кайчан? кайда? кем? һәм ничек? Чыгышыңда шушы сорауларның кайберләрен биреп һәм аларга җавап әйтеп, чыгышыңны җанландырып җибәр.

  • Материалның файдалы булуын күрсәт. Изге Язмалардагы фикерләр көндәлек тормышта нинди файда китерә алганын аңлат. Тыңлаучыларыңа гамәли яктан файдалы булган ситуацияләр, карашлар һәм эшләр карап чык.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу