20 ДӘРЕС
Уңышлы йомгаклау
Вәгазьче 12:13, 14
МАКСАТ. Йомгаклау сүзләрең белән тыңлаучыларыңны алган белемнәрне кабул итәргә һәм кулланырга өндә.
КИҢӘШЛӘР:
Йомгаклау сүзләреңне тема белән бәйлә. Теманы кабатла һәм төп фикерләрне кыскача әйтеп бир.
Тыңлаучыларыңны эш итәргә дәртләндер. Аларга нәрсә эшләргә икәнен һәм ни өчен моны эшләргә кирәклеген аңлат. Моны җитди һәм ышандырырлык итеп әйт.
Йомгаклау сүзләрең гади һәм кыска булсын. Яңа төп фикерләр әйтмә. Ахыргы өндәү сүзләреңне мөмкин кадәр кыска итеп әйт.