Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 15.11. 21 б.
  • Гомер озынлыгы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гомер озынлыгы
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ыруг башлыклары вакытында
  • Муса көннәреннән башлап
  • Без мәңге яшәргә тиеш
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Нухның «борт журналы». Безнең өчен аның әһәмияте бармы?
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 15.11. 21 б.

Гомер озынлыгы

АЛЛАҺЫНЫҢ нияте буенча, кеше мәңге яшәргә тиеш булган. Беренче камил кеше Адәм Аллаһыны тыңлаган булса, мәңге шатланып яши алыр иде (Ярат. 2:15 —17). Әмма тыңламаучанлык аркасында ул бу мөмкинлекне югалткан. Һәм бар кешелек Адәмнән гөнаһ белән үлемне мирас итеп алган (Рим. 5:12).

Ыруг башлыклары вакытында

Туфанга кадәр кеше гомеренең озынлыгы якынча мең ел булган (Ярат. 5:5—29). Ул көннәрдә яшәгән кешеләр Адәм башта ия булган камиллеккә якынрак булган. Шуңа күрә алар, камиллектән ераклашып барган кешеләргә караганда, озаграк гомер иткән. Кешелек тарихында иң озак яшәүче кеше Мәтушелах булган; ул 969 ел яшәгән. Туфаннан соң кешенең гомер озынлыгы кискен кыскарган.

Кайберәүләрнең фаразлавынча, Туфан вакытына кадәр бер ел бер айга тиң булган. Әмма андый фикер Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Әгәр бер елда 30 көн булган булса, Эношка, ул әти кеше булып киткәндә, 8 яшь тә булмас иде. Ә башкаларга, мәсәлән, Кынан, Маһалалел һәм Ханохка, аларның балалары туган вакытта, 6 яшь тә булмас иде (Ярат. 5:9, 12, 15, 21). Яратылыш 7:11 не Яратылыш 8:3, 4 белән чагыштыру 150 көн биш ай тәшкил иткәнен күрсәтә. Изге Язмаларда шулай ук бер елның 10 нчы ае турында әйтелә, аннары шул ук елның 40 көне һәм ким дигәндә ике мәртәбә 7 көне искә алына. Бу бер елның 12 ай тәшкил иткәнен күрсәтә (Ярат. 8:5, 6, 10, 12—14).

Муса көннәреннән башлап

Якынча 3 500 ел элек Муса кешенең гомер озынлыгы турында болай дип язган: «Гомеребезнең озынлыгы җитмеш ел, ә бик нык булсаң — сиксән ел; һәм аның да иң яхшы вакыты эш белән, чир белән... уза» (Мәд. 90:10). Бүгенге көнгә бернәрсә дә үзгәрмәгән.

Гасырлар дәвамында кешеләр үз гомерләрен озайтырга тырышса да, уңышсыз булган. Әмма күп кенә илләрдә кешенең уртача гомер озынлыгы арткан. Джеймс Фрис һәм Лоренс Крапо үзләренең бер хезмәтләрендә болай дип язган: «[XX] гасыр башында Кушма Штатларда кешенең уртача гомер озынлыгы якынча 47 ел булса, безнең көннәрдә [1980 елларда] 73 елдан күбрәкне тәшкил итә. Шулай итеп кешенең гомер озынлыгы кимендә 25 елга арткан. [...] Әмма бу мәгълүматларны җентекләп карап чыкканнан соң, шуны күреп була: кешенең хәзерге уртача гомер озынлыгы, кешеләр озаграк яши башлаганга түгел, ә вакытсыз үлемнән үлүчеләрнең саны кимегәнгә, арткан» («Vitality and Aging»).

Якынча 2 000 ел элек Гайсә Мәсих беркем дә «үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта» алмый дигән (Лүк 12:25). Әмма Гайсә шулай ук: «Кешеләргә мөмкин булмаган Аллаһыга мөмкин»,— дигән (Лүк 18:27). Ишагыйя пәйгамбәр аша Аллаһы болай дип алдан әйткән булган: «Минем халкымның көннәре агачның көннәре кебек булачак» (Ишаг. 65:22). Һәм Ишагыйя 25:8 дә Аллаһы Тәгалә Йәһвә «үлемне мәңгегә юк итәчәк, һәм... бар кешеләрнең йөзеннән күз яшен сөртәчәк» дип алдан әйтелгән булган. Изге Язмаларның соңгы китабында бу вәгъдә кабатлана: «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак» (Ачыл. 21:4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу