Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w02 1.5. 8-12 б.
  • Алар «тәнгә чәнечке» кичергәннәр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алар «тәнгә чәнечке» кичергәннәр
  • Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нигә сынаулар «тәнгә чәнечке» кебек
  • Мемфивосфейның «тәнгә чәнечкесе»
  • Нихами сынауларны кичергән
  • Күпләр «тәнгә чәнечкене» җиңгәннәр
  • Башкалар синнән читләшәме?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Паулны интектереп торучы «чәнечке»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • «Тән чәнечкесенә» карамастан нык торыгыз
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2002 ел
w02 1.5. 8-12 б.

Алар «тәнгә чәнечке» кичергәннәр

«Минем тәнемә чәнечке бирелде... Бу чәнечке исә, мин артык мактанмасын өчен, мине шайтан фәрештәсе сыман интектерә» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 12:7).

1. Кешеләр бүген күрә торган кайгы-хәсрәтләрнең кайберләрен санап чыгыгыз.

СЕЗ хәзер нинди дә булса авырлык кичерәсезме? Әгәр дә кичерәсез икән, сез ялгыз түгел. Без яшәгән «авыр вакытларда» тугры мәсихчеләр көчле каршы килүләрдән, гаиләдәге ызгышлардан, авырулардан, финанс ягыннан булган авырлыклардан, эмоциональ кайгырулардан, үлем аркасында якын кешеләрен югалтудан һәм башка авырлыклардан кайгы-хәсрәт күрәләр (2 Тимутегә 3:1—5). Кайбер илләрдә сугыш һәм ачлык күп кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куя.

2, 3. «Тәнгә чәнечке» китергән газаплар аркасында нинди тискәре караш барлыкка килергә мөмкин һәм нәрсәсе белән ул куркыныч?

2 Мондый проблемалар, аеруча берничә бәла-каза бер үк вакытта булса, кешеләрне тәмам боектырырга мөмкин. Гыйбрәтле хикәя 24:10 да (ЯД): «Әгәр син бәла-каза килгәндә төшенке булсаң, димәк, синең көч-кодрәтең аз булачак»,— дип әйтелгән. Әйе, авырлыклар аркасындагы боегу безгә бик кирәкле булган көчтән мәхрүм итәргә мөмкин һәм безнең ахырга кадәр нык калырга тәвәккәллегебезне киметергә мөмкин. Бу ничек була?

3 Боегу безнең дөрес итеп фикер йөртү сәләтебезне юк итәргә мөмкин. Мәсәлән, без авырлыкларыбызны арттырып, үз-үзебезне җәлли башларга мөмкин. Кайберәүләр хәтта: «Йә Аллам ничек син моны рөхсәт итәсең?» — дип шаккаталар. Әгәр дә мондый тискәре караш кеше йөрәгендә тамыр җәя икән, ул аны шатлыксыз һәм аның җанын тынычлыксыз калдырырга мөмкин. Алла хезмәтчесе шул хәтле өметсезлеккә бирелүе мөмкин, хәтта «иман көрәшен» алып бармый башлар (1 Тимутегә 6:12).

4, 5. Иблиснең кайбер очракларда безнең проблемаларга нинди катнашы бар һәм моңа да карамастан, нәрсәдә без ышанычлы була алабыз?

4 Әлбәттә, Йәһвә Алланың безнең бәла-казаларыбызга бернинди дә кагылышы юк (Ягъкуб 1:13). Кайбер сынаулар белән без, бары тик Аллага тугры булып калырга тырышканга күрә генә очрашабыз. Асылда, Йәһвәгә хезмәт иткән бар кеше дә Алланың баш дошманы — Иблис Шайтанның мишене була. «Бу гасырның» явыз илаһысына аз вакыт калган һәм ул Йәһвәне яраткан барлык кешеләрне Алла ихтыярын үтәвеннән туктатырга мәҗбүр итәргә тырыша (2 Көринтлеләргә 4:4). Иблис бөтен дөньядагы кардәшлегебезгә мөмкин кадәр күбрәк кайгы-хәсрәт китерергә тырыша (1 Петер 5:9). Әлбәттә, безнең барлык проблемаларыбызда да турыдан-туры Иблис гаепле дип әйтү дөрес түгел, әмма ләкин ул безнең иманыбызны көчсезләндерергә тырышып, барлыкка килгән проблемаларны үз ихтыяҗыннан чыгып куллана.

5 Иблис һәм аның явыз ниятләре нинди генә куркыныч булмаса да без җиңә алабыз! Ни өчен без җиңүдә ышанычлы? Чөнки Йәһвә Алла безнең якта сугыша. Ул аның хезмәтчеләре Иблиснең мәкерле ниятләрен белсен өчен кайгыртучанлык күрсәткән (2 Көринтлеләргә 2:11). Чыннан да чын мәсихчеләр очраган сынаулар турында Алла Сүзендә бик күп әйтелә. Рәсүл Паул очрагында Изге Язмаларда «тәнгә чәнечке» дигән гыйбарә кулланыла. Ни өчен? Бу гыйбарәне Алла Сүзе ничек аңлата икәнен карап чыгыйк. Шул чакта без сынауларны кичерер өчен Йәһвә ярдәмендә без генә мохтаҗ түгел икәнен күрәчәкбез.

Нигә сынаулар «тәнгә чәнечке» кебек

6. Паул «тәнемә чәнечке» дип әйткәндә нәрсәне күз алдында тоткан һәм бу «чәнечке» булып нәрсә хезмәт иткән?

6 Күп сынаулар кичергән Паул Алла тарафыннан рухландырылып болай дип язган: «Минем тәнемә чәнечке бирелде. Бу чәнечке исә, мин артык мактанмасын өчен, мине шайтан фәрештәсе сыман интектерә» (2 Көринтлеләргә 12:7). Паул тәнендәге «чәнечке» нәрсә булган соң? Тән эченә тирән кергән чәнечке ачы газаплар китерә. Бу метафора Паулның ниндидер газаплар — физик яисә эмоциональ яисә икесен дә бергә — кичергәнен аңларга ярдәм итә. Бәлкем, Паул күз авыртуы белән яисә башка физик авырулардан газаплангандыр. Яисә бу «чәнечке» булып Паулның рәсүл буларак, вәгазьләүче һәм өйрәтүче буларак абруен шиккә куйган кешеләр булганнардыр (2 Көринтлеләргә 10:10—12; 11:5, 6, 13). Бу «чәнечке» булып нәрсә генә хезмәт итмәсә дә, аны алып ташларга мөмкин булмаган һәм Паулга моңа түзәргә туры килгән.

7, 8. а) Өзлексез «интектергән» дигән тәгъбир нәрсәне аңлата? б) Безгә сынаулар китергән һәркайсы «тәнгә чәнечкене» җиңү ни өчен мөһим?

7 «Чәнечке» Паулны өзлексез «интектергәненә» игътибар итик. Паул кулланган бу Грек фигыле «бармак сөякләре» дигән мәгънәдәге сүздән барлыкка килүе кызык. Бу сүз туры мәгънәдә Маттай 26:67 һәм күчерелмә мәгънәдә 1 Көринтлеләргә 4:11 дә кулланыла. Бу шигырьләрдә «йодрык белән кыйнау» дигән фикер күздә тотыла. Иблис Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен җаны-тәне белән сөймәгәнгә күрә, «тәненә чәнечке» Паулны өзлексез «интектергәндә» Алланың бу дошманы шатланганына без шикләнмибез. Бүген «тәнгә чәнечке» безгә дә газаплар китергәндә Иблис шулай ук шатлана.

8 Шуңа күрә безгә, Паул кебек, мондый «чәнечке» китергән сынауларны ничек җиңәргә икәнен белергә кирәк. Моның белән безнең яшәвебез бәйле! Онытмагыз: Йәһвә аның яңа дөньясында безнең мәңге яшәвебезне тели һәм анда кешеләргә бернәрсә дә газаплар китермәячәк. Бу искиткеч бүләккә ирешергә ярдәм итеп Алла үзенең изге Сүзендә, Изге Язмаларда күп мисаллар бирә һәм шуның белән ул аның тугры хезмәтчеләре «тәнгә чәнечке» китергән сынауларны уңышлы җиңәргә сәләтле икәнен күрсәтә. Аның хезмәтчеләре безнең кебек гади һәм камилсез кешеләр булганнар. Күп «шаһитләр» арасында моңа охшаш мисаллар безгә «билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтәргә» ярдәм итәләр (Еврейләргә 12:1). Алар кичергән сынаулар турында уйлану безнең ышанычыбызны ныгыталар: Иблис кулланган «тәнгә чәнечкенең» һәркайсысын без җиңә алабыз.

Мемфивосфейның «тәнгә чәнечкесе»

9, 10. а) Мемфивосфей ничек «тәнгә чәнечке» алган? б) Давыт Мемфивосфейга карата ничек шәфкать күрсәткән һәм ничек без Давытка охшарга тырыша алабыз?

9 Давыт дусты Ионафанның улы Мемфивосфей мисалын карап чыгыйк. Мемфивосфейга биш яшь булганда аның бабасы Саул патша һәм әтисе Ионафан үтерелгән дигән хәбәр килгән. Аны караучы хатын куркып киткән һәм баланы «алып чапкан. Һәм ул ашыгып чапкан чакта, ул [бала] егылган һәм аксак булып калган» (2 Патшалык 4:4). Гарипләнгәч Мемфивосфейга, бәлкем, «тәнгә чәнечкедән» бала чагыннан ук күп газаплар кичерергә туры килгәндер.

10 Берникадәр вакыт үткәч Давыт патша, Ионафанны яратканга күрә, Мемфивосфейга карата шәфкать күрсәткән. Давыт Саулның бөтен җирләрен аңа кайтарган һәм Саул хезмәтчесе — Сиваны бу җирләрне карарга һәм эшкәртергә дип билгеләп куйган. Ул шулай ук Мемфивосфейга: «Син һәрчакта да минем өстәлемнән тукланырсың»,— дип әйткән (2 Патшалык 9:6—10). Һичшиксез, Давытның шәфкате һәм игелеге Мемфивосфейга юаныч булган һәм гарип булып яшәүнең кайгысын киметкән. Нинди бу безнең өчен искиткеч үрнәк! Без дә «тәнгә чәнечкедән» газап чиккән кешеләргә игелек күрсәтергә тиешбез.

11. Сива Мемфивосфей турында нәрсә әйтә һәм кайдан без бу сүзләрнең ялган икәнлеген беләбез? (Искәрмәне карагыз.)

11 Соңыннан Мемфивосфейга башка «тәнгә чәнечкедән» газап чигәргә туры килә. Давыт, аның улы Абессалом фетнә күтәргәнгә күрә, Иерусалимнан качкач Мемфивосфейның хезмәтчесе Сива Давыт патшага үз хуҗасы турында ялган сөйли. Имеш, Мемфивосфей Давытны саткан һәм Иерусалимда патша тәхетенә утырырга өметләнеп калган дип ялганлыйa. Давыт Сиваның ялган сүзенә ышана һәм Мемфивосфейның барлык мал-мөлкәтен бу ялганчыга бирә! (2 Патшалык 16:1—4).

12. Булган вакыйгаларга Мемфивосфей ничек мөгамәлә иткән һәм нәрсәдә ул безгә искиткеч үрнәк биргән?

12 Ләкин ахыр чиктә Давытны очратып, Мемфивосфей чынбарлыкта нәрсә булганын аңа сөйләгән. Ул Давытка кушылырга җыенган, ләкин Сива аны алдаган һәм аның урынына үзе киткән. Давыт гаделлекне кайтарганмы соң? Өлешчә. Ул җирне һәм мал-мөлкәтне бу ике кешегә бүлеп биргән. Мемфивосфейга бу тагын бер «чәнечке» була алыр иде. Аның күңеле кайтканмы соң? Давыт карары дөрес түгел дип, ул бу карарга каршы чыкканмы? Юк, ул патша теләге белән басынкы рәвештә ризалашкан. Ул Исраилнең хокуклы патшасы имин кире кайтканына шатланып, уңай нәтиҗәле фикер туплаган. Мемфивосфей үзенең гарип булуына, ялганга һәм өмет өзелүгә карамастан, ничек нык калырга икәнендә безгә искиткеч үрнәк күрсәткән (2 Патшалык 19:24—30).

Нихами сынауларны кичергән

13, 14. Иерусалимның стеналарын торгызырга кайткач Нихаминең җан авыртуына нәрсә сәбәп булган?

13 Безнең эрага кадәр V гасырда җимерек стеналы Иерусалимга кайткан Нихаминең нинди җан авыртуын кичергәнен күз алдына китереп карагыз: шәһәр дошманнарга ачык диярлек, кайткан яһүдләр аптырашта һәм моның өстенә, Йәһвә карашы буенча алар саф түгел. Иерусалимның стеналарын яңадан торгызырга дигән боеруны Артаксеркс патша Нихамигә биргән булса да, Нихами озакламыйча күрше җирдәге хакимнәрнең бу боеруга каршы килгәнен күргән. «Исраил уллары турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен кеше килүе алар [бу хакимнәр] өчен бик үкенечле булган» (Нихами 2:10).

14 Бу чит ил каршы килүчеләре Нихами башлаган эшне туктатыр өчен көчләреннән килгәннең барысын эшләгәннәр. Аларның куркытулары, ялган һәм ялалары, шантажлары, шул исәптән Нихамине батырлыктан мәхрүм итәр өчен җибәрелгән шпионнарның мәкерле эшләре, аңа «тәнгә чәнечке» кебек тәэсир иткәннәр. Ул бу дошманнарның хәйләләүләренә бирешкәнме соң? Юк. Ул тулысынча Йәһвәгә өмет баглаган һәм боекмаган. Иерусалим стеналары тулысынча яңадан торгызылгач, бу Йәһвә Нихамигә яратып таяныч биргәненең зур шаһитлеге булган (Нихами 4:1—12; 6:1—19).

15. Яһүдиләр арасындагы нинди проблемалар Нихамине тирәнтен борчыган?

15 Яһүдиләрнең башлыгы буларак, Нихамигә Алла халкы арасында булган күп проблемалар белән очрашырга туры килгән. Бу авырлыклар аны тирәнтен борчыган «чәнечке» кебек булган, чөнки алар Йәһвә белән исраиллеләрнең мөнәсәбәтләрен бозганнар. Байлар халыктан зур процентлар алганнар һәм аларның ярлы кардәшләренә Фарсыларга да салымнар, байларга да бурычлар түләр өчен үз җирләреннән мәхрүм ителергә һәм хәтта үз балаларын коллыкка сатарга да туры килгән (Нихами 5:1—10). Күп яһүдиләр шимбә көнен тотмаганнар һәм матди яктан левитларга һәм гыйбадәтханәдәге хезмәткә ярдәм күрсәтмәгәннәр. Өстәвенә, аларның кайберләре «Азот, Аммонит һәм Моавит хатын-кызларыннан үзләренә хатыннар алганнар». Ничек соң бу Нихамине рәнҗеткән! Ләкин бу «чәнечкеләрнең» берсе дә аны үз эшен калдырырга мәҗбүр итмәгән! Ул үзен һәрчакта Алланың хак законнарын ашкынып яклаучысы итеп күрсәткән. Әйдәгез, Нихамигә охшарга тырышып, без дә башкаларның начар тәртипләренә безне Йәһвәгә тугры хезмәт итү юлыбыздан читкә борырга рөхсәт итмик (Нихами 13:10—13, 23—27).

Күпләр «тәнгә чәнечкене» җиңгәннәр

16—18. Исхак белән Рәбига, Һанна, Давыт һәм Осия нинди трагедияләр кичергәннәр?

16 Изге Язмаларда «тәнгә чәнечке» кебек сынауларны кешеләр ничек кичергән икәне турында күп мисаллар китерелә. Бу сынауларның еш очрый торган сәбәпләренең берсе — бу гаилә проблемалары. Эсауның ике хатыны аның ата-анасы — «Исхак белән Рәбигага» — «авырлык китергәннәр». Рәбига хәтта бу «Хеттей кызлары аркасында тормыштан да туйдым» дип әйткән (Яшәеш 26:34, 35; 27:46). Шулай ук Һаннаны һәм аның иренең икенче хатыны Феннананы искә төшерик. Һанна балага уза алмаганга күрә Феннана аны «бик нык рәнҗеткән». Бәлкем, алар өйдә бер үзләре генә булганда Һанна бу көлүләрдән еш кына газап чиккәндер. Феннана шулай ук башка кешеләр алдында да Һаннаны рәнҗеткән. Гаиләләре Силомга бәйрәм итәр өчен барганда, бәлкем, ул моны туганнары һәм дуслары алдында эшләгәндер. Шул чакта «чәнечке» Һанна тәненә тагын да тирәнрәк кергән (1 Патшалык 1:4—7).

17 Саул патша көнләшүгә бирелеп Давытны куган чакларда Давытның нәрсә кичергәнен искә төшерик. Үз тормышын саклап калыр өчен Давыт Ен-Гадди исемле чүлнең тау куышларында яшәргә, текә кыяларга менәргә, тар сукмаклар буенча узарга мәҗбүр булган. Аңа карата гаделсезлек, күрәсең, Давытны борчыган, чөнки ул үз хатынының әтисе Саулга бернинди дә явызлык эшләмәгән. Моңа да карамастан, Саулның көнләшүе аркасында Давыт еллар буе качып яшәргә мәҗбүр булган (1 Патшалык 24:14, 15; Гыйбрәтле хикәя 27:4).

18 Ә Осия пәйгамбәрнең нинди авырлыклар кичергәнен күз алдына китереп кенә карагыз! Аның хатыны зина кылып йөргән. Аның хыянәт итүе Осия йөрәгенә кадалган «чәнечке» кебек булгандыр. Һәм хатыны зина кылудан ике бала китергәч, аның газапланулары тагын да ныграк булгандыр (Осия 1:2—9).

19. Михей пәйгамбәр нинди эзәрлекләүләр кичергән?

19 Эзәрлекләүләр дә «тәнгә чәнечке» булырга мөмкин. Михей пәйгамбәр мисалын карап чыгыйк. Бозык патша Ахав үзен ялган пәйгамбәрләр белән чолгап алган һәм аның аларның ялган сүзләренә ышана икәнен күргәндә Михейнең гадел җанына бу газаплар китергән. Ә Михей Ахавка бу барлык пәйгамбәрләр «ялган рух» ярдәмендә сөйли дип әйткәннән соң, бу ялган пәйгамбәрләрнең башлыгы нәрсә эшләгән? Ул «Михейнең яңагына суккан»! Галаад Рамофын кире кайтарып булмаячак дигән Йәһвәнең пәйгамбәрлегенә Ахавның мөгамәлә итүе тагын да начаррак булган. Ахав Михейне төрмәгә утыртырга һәм аңа ризыкны аз бирергә дип боерык биргән (3 Патшалык 22:6, 9, 15—17, 23—28). Шулай ук мәрхәмәтсез эзәрлекләүләр кичерергә туры килгән Йәрәми пәйгамбәрне дә искә төшерегез (Йәрәми 20:1—9).

20. Нагомиягә нинди «тәнгә чәнечке» кичерергә туры килгән һәм нинди ул бүләк алган?

20 Якын кешенең үлемен дә «тәнгә чәнечке» белән чагыштырып була. Нагомиягә иренең һәм ике улының үлем кайгысын кичерергә туры килгән. Кайгыга баткан килеш ул Бәйтлехемга кайта. Ул дусларына аңа Нагомия дип түгел, ә Мара — аның кайгыда булуын күрсәтә торган исем белән эндәшергә куша. Ахыр чиктә, Йәһвә аны ныклыгы өчен онык белән бүләкләгән һәм ул Гайсә Мәсихкә алып баручы нәселдә бер буын булган (Рут 1:3—5, 19—21; 4:13—17; Маттай 1:1, 5).

21, 22. Әюп өстенә нинди газаплар төшкән һәм ничек ул аларга мөгамәлә иткән?

21 Әюп үзенең ун яраткан балаларының көтелмәгәндә үлүләре турында хәбәр алгач, бу аның өчен нинди авыр булган икәнен уйлап карагыз һәм моның өстенә ул мал-мөлкәтсез һәм хезмәтчеләрсез калган. Аңа яшәү һәркайсы максатын югалткан кебек тоелгандыр. Бу авыр кайгыларны кичергән вакытта Иблис аңа авыру биргән. Бәлкем, тере калып булмас дип уйлагандыр Әюп. Аның авыртуы шул хәтле нык булган ки, ул хәтта үлемгә газаплардан котылу чарасына кебек караган (Әюп 1:13—20; 2:7, 8).

22 Ләкин бу гына түгел, моның өстенә аның өметсезлеккә бирелгән хатыны аның янына килгән һәм: «Алланы хурла һәм үл!» — дип кычкырган. Әюп өчен нинди авырттыргыч «чәнечке» булган бу! Һәм аннан соң аның өч дусты, аңа юаныч бирү урынына, аның өстенә монафикларча фикер йөртү салганнар һәм аны яшерен гөнаһларында гаепләгәннәр һәм аларның фикере буенча бу гөнаһлар аркасында ул газап чиккән дә. Аларның хаталы фикер йөртүләре тагын да тирәнрәк Әюпнең «тәненә чәнечке» кебек кадаганнар. Шулай ук Әюп моның барысы аның белән ни өчен була икәнен һәм ул исән калуын белмәгәнен онытмаска кирәк. Ләкин шулай да «Әюп гөнаһ эшләмәгән һәм Алла турында бернәрсә дә мәгънәсез сөйләмәгән» (Әюп 1:22; 2:9, 10; 3:3; 14:13; 30:17). Әюп көтмәгәндә күп «чәнечкеләр» белән җәрәхәтләнгән булса да, ул Алладан читкә тайпылмаган. Ничек бу безне дәртләндерә!

23. Аллага тугры булган һәм бу мәкаләдә алар турында сүз барган кешеләр «тәнгә чәнечкегә» охшаш булган сынауларны ни өчен кичерә алганнар?

23 Алла хезмәтчеләре кичергән барлык сынаулар бу мисаллар белән генә чикләнми. Изге Язмаларда моңа охшаш тагын күп мисаллар бар. Алланың бу барлык тугры хезмәтчеләренә үзләренең «тәнгә чәнечкесен» кичерергә туры килгән. Нинди генә авырлыклар белән алар очрашмаганнар! Шулай да аларның барысында да бер гомуми як бар: аларның берсе дә Йәһвәгә гыйбадәт кылуны калдырмаган. Тормыш авырлыкларына карамастан, алар Йәһвә биргән көч ярдәмендә, Иблисне җиңгәннәр. Ничек алар нык калганнар? Чираттагы мәкалә бу сорауга җавап бирәчәк һәм шулай ук ничек без «тәнгә чәнечкегә» охшаш булган һәркайсы сынауларны кичерә алабыз икәнен күрсәтәчәк.

[Искәрмә]

a Мемфивосфей кебек басынкы һәм рәхмәтле кешенең характерында дан эзләү нияте булмаган. Һичшиксез ул, үз әтисенең бик яхшы репутациясе турында белгән. Ионафан Саул патшаның улы булса да, Давытны, Йәһвә Исраил өстеннән патша итеп куйганын таныган (1 Патшалык 20:12—17). Алладан куркып яшәгән һәм Давытның тугры дусты булган Мемфивосфейның әтисе яшь улын патша хакимиятенә кул сузарга өйрәтмәс иде.

Кабатлау өчен сораулар

• Без очраткан авырлыкларны ни өчен «тәнгә чәнечке» белән чагыштырып була?

• Мемфивосфейга һәм Нихамигә «тәнгә чәнечке» кебек нинди сынауларны кичерергә туры килгән?

• «Тәнгә чәнечке» кичергән югарыда күрсәтелгән Алла хезмәтчеләре мисалларының кайсысы аеруча сезгә тәэсир итте һәм ни өчен?

[9 биттәге иллюстрацияләр]

Мемфивосфей гарип булуына, аңа яла ягуга һәм өмет өзелүенә карамастан барсына да түзә алган.

[10 биттәге иллюстрация]

Нихами дошманнарның каршы килүен җиңгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу