Балаларыгызны өйрәтегез
Башкалар синнән читләшәме?
ӘГӘР башкалар берәр кешене чит күрсә, алар аңардан читләшә дип әйтеп була. Бу кешенең, бәлки, тән төсе, милләте башкадыр яки ул алар кебек сөйләшми яки үз эшләрен икенче төрлерәк башкара торгандыр. Синнән берәрсе читләшәме?~a
Андый хәлгә борынгы заманда яшәгән бер кеше эләккән. Аның исеме Мемфивосфей. Ул кем булган һәм ни өчен аның андый хисләре туган? Әйдә, моны белик. Син аңардан күп нәрсәләргә өйрәнә алырсың.
Мемфивосфей Давытның якын дусты Йонафанның улы булган. Йонафан сугышта вафат булган. Әмма алдарак ул Давыттан үз балалары турында кайгыртуын үтенгән. Давыт патша булып идарә итә башлаган. Еллар узган һәм ул Йонафанның сүзләрен искә төшергән. Ул вакытта Йонафанның Мемфивосфей исемле улы гына исән булган. Кечкенә булганда, ул бер бәла-казага очраган һәм ике аягы да гарип калган. Ни өчен башкалар аңардан читләшкән? Син әйтә аласыңмы?~
Давытның Йонафан улына игелек күрсәтәсе килгән. Шуңа күрә ул Мемфивосфейга Иерусалимда үз йорты янында бер йорт биргән һәм үзе белән бергә утырып ашарга рөхсәт иткән. Давыт, шулай ук, аңа Сива исемле бер кешене һәм аның улларын хезмәтче итеп билгеләгән. Давыт Йонафан улына зур хөрмәт күрсәткән! Беләсеңме, соңыннан нәрсә булган?~
Давыт йортына бәла килгән. Аның бер улы, Абессалом, атасына каршы чыккан: аның Давыт урынына патша буласы килгән. Давытка исә, үз тормышын саклап калыр өчен, качарга туры килгән. Давытны законлы патша дип таныган күп кешеләр Давыт белән бергә киткәннәр. Әмма Мемфивосфей, аның алар белән китәсе килсә дә, Иерусалимда калган, чөнки ул көчкә генә йөри алган.
Шунда Сива Мемфивосфейга яла яккан. Ул Давытка Мемфивосфей үзе патша булырга тели, шуңа күрә шәһәрдә калды дигән. Давыт бу ялганга ышанган һәм Сивага Мемфивосфейның бар мал-мөлкәтен биргән! Тиздән Давыт Абессаломны сугышта җиңгән һәм Иерусалимга кире кайткан. Шуннан соң Мемфивосфей Давытка барысын аңлатып биргән һәм Давыт аңа Сива белән мал-мөлкәтне үзара бүлешергә кушкан. Ничек уйлыйсың, Мемфивосфей үзен ничек хис иткән?~
Ул Давыт гаделсез эш итте дип зарланмаган һәм ызгыш-талашлар Давытка ил белән идарә итәргә комачаулаячак кына икәнен аңлаган. Шуңа күрә ул Сива бар мал-мөлкәтне үзенә алса да була дигән. Йәһвәнең билгеләнгән патшасы Давыт кире Иерусалимга кайтты — Мемфивосфей өчен иң мөһиме шул булган.
Мемфивосфей күп газап чиккән. Ул башкалар аңардан читләшә икәнен күргән. Ләкин Йәһвә аны яраткан һәм аның турында кайгырткан. Безнең өчен нинди сабак? ~ Без барысын дөрес эшләсәк тә, кайбер кешеләр безгә яла ягарга мөмкин. Гайсә Мәсих болай дигән: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте». Гайсәне хәтта үтергәннәр! Барысын да дөрес эшләсәк, хак Аллаһы, Йәһвә, һәм аның Улы, Гайсә, һичшиксез, безне яратачак.
Астагы шигырьләргә нигезләнгән
a Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.