Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.4. 16-17 б.
  • Хак Аллаһы турында

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хак Аллаһы турында
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһының исеме бармы?
  • Йәһвә кем ул?
  • Аллаһы бездән нәрсә таләп итә?
  • Аллаһыны яратканыбызны без ничек күрсәтә алабыз?
  • Без Аллаһы турында ничек белә алабыз?
  • Ни өчен Аллаһы турындагы белем бәхетле итә?
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Яхъя 14:6: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Кем ул Гайсә Мәсих?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы һәм Мәсих турында хакыйкать
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.4. 16-17 б.

Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез?

Хак Аллаһы турында

Аллаһының исеме бармы?

Гайсә Аллаһының исеме бар дип өйрәткән. Ул: «Сез болай дога кылыгыз: Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен»,— дигән (Маттай 6:9). Тәүратта Аллаһының исеме Йәһвә дип әйтелә (Яратылыш 2:4, искәрмә). Гайсә үз шәкертләре турында әйткәндә, Атасына догада: «Синең исемеңне аларга белдердем»,— дигән (Яхъя 17:26).

Йәһвә кем ул?

Гайсә Йәһвәне «бердәнбер хак Аллаһы» дип атаган, чөнки Йәһвә — Барлыкка Китерүче (Яхъя 17:3). «Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук „аларны ир һәм хатын итеп бар итте“,— дигәнне сез укымадыгызмыни?» — дип әйткән Гайсә (Маттай 19:4). Шулай ук ул болай дигән: «Аллаһы Ул — Рух» (Яхъя 4:24). Шуңа күрә без Аллаһыны күрә алмыйбыз (Чыгыш 33:17—20).

Аллаһы бездән нәрсә таләп итә?

Бер кеше Гайсәдән: «Әмерләрнең кайсысы иң мөһим?» — дип сорагач, ул аңа болай дип җавап биргән: «Иң мөһим әмер... „Тыңла, Исраил! Раббы Аллаһыбыз — бердәнбер Раббы! Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен көчең белән ярат“. Ә менә икенчесе: „Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат“» (Марк 12:28—31).

Аллаһыны яратканыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

Гайсә: «Мин Атаны яратам»,— дигән. Ул үзенең яратуын ничек күрсәткән? «Ата Миңа нинди әмер биргән булса, мин шуны башкарам»,— дип әйткән ул (Яхъя 14:31). Ул тагын болай дигән: «Мин һәрвакыт Ул теләгән эшләрне генә эшлим» (Яхъя 8:29). Без Аллаһы турында белем алып, аны шатландыра алабыз. Гайсә үзенең шәкертләре хакында дога кылганда, болай дип әйткән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны... танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3; 1 Тимутегә 2:4).

Без Аллаһы турында ничек белә алабыз?

Аллаһы турында белергә мөмкинлекләрнең берсе — ул барлыкка китергәннәрне күзәтү. Мәсәлән, Гайсә болай дигән: «Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң?» Ул безне нәрсәгә өйрәтергә теләгән? Тормыштагы ихтыяҗлар турында борчылу безгә Аллаһыга хезмәт итәргә комачауларга тиеш түгел. Моңа юл куймыйк (Маттай 6:26—33).

Аллаһы турында белергә иң яхшы мөмкинлек — аның Сүзен, Изге Язмаларны өйрәнү. Гайсә Изге Язмаларны «Аллаһы сүзе» дип атаган (Лүк 8:21). Гайсә Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17; 2 Петер 1:20, 21).

Гайсә кешеләргә Йәһвә турындагы хакыйкатьне белергә булышкан. Гайсә хакында аның бер шәкерте болай дигән: «Ул безгә юлда сөйләгәндә һәм Изге язманың мәгънәсен аңлатканда, безнең күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң?» (Лүк 24:32). Аллаһы турында белем алыр өчен, безгә басынкы һәм өйрәнергә әзер булырга кирәк. Гайсә: «Әгәр сез үзгәреп... балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез»,— дип әйткән (Маттай 18:3).

Ни өчен Аллаһы турындагы белем бәхетле итә?

Безгә яшәүнең мәгънәсен аңларга кирәк, һәм Аллаһы бу яктан безгә ярдәм итә. Гайсә: «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле»,— дигән (Маттай 5:3). Йәһвә безгә тормышның иң яхшы юлын күрсәтә. «Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр сәгадәтле!» — дип әйткән Гайсә (Лүк 11:28; Ишагыйя 11:9).

Аллаһы турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 1 нче бүлеген карагызa

[Искәрмә]

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[16 биттәге иллюстрация]

«Синең исемеңне аларга белдердем» (Яхъя 17:26)

[16, 17 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвәнең барлыкка китәргәннәрен күзәтеп һәм Изге Язмаларны өйрәнеп, без аның турында белә алабыз

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу