Яшь укучыларыбыз өчен
Содом һәм Гоморраның юк ителүе
Йөкләмә: Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы, андагы кешеләрнең тавышларын күз алдыңа китер. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.
БУ ӨЗЕКНЕ КАРАП ЧЫК. ЯРАТЫЛЫШ 19:1—14 НЕ УКЫ.
Лут кунаклары нинди булган? Моны сурәтләп бир.
․․․․․
Лутның йортын нинди кешеләр чолгап алган?
․․․․․
ТИРӘНРӘК УЙЛАН. ЯРАТЫЛЫШ 13:7—13 НЕ УКЫ.
Ни өчен Лут Содомда яши башлаган?
․․․․․
Ни өчен Йәһвә Содомда яшәүчеләрне юк ителүгә лаеклы дип санаган?
․․․․․
ЯРАТЫЛЫШ 19:15—26 НЫ УКЫ.
Йәһвә Лут өчен нәрсә эшләгән?
․․․․․
Ни өчен Лутның хатыны артына борылып караган?
․․․․․
Ни өчен ул юк ителгән?
․․․․․
БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН. БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ ЯЗЫП КУЙ.
Йәһвәнең явызлыкка карашы нинди?
․․․․․
Йәһвәнең кызгануы турында нәрсә белдең?
․․․․․
Йәһвә үз халкын хөкемен үтәр алдыннан ничек кисәтә?
․․․․․
Синең өчен бу өзектә нәрсә аеруча файдалы һәм ни өчен?
․․․․․