Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w12 1.4. 30-31 б.
  • Муса пәйгамбәргә махсус эш бирелә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Муса пәйгамбәргә махсус эш бирелә
  • Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Содом һәм Гоморраның юк ителүе
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Петер Гайсәдән ваз кичә
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Үз карашларыңда нык тор!
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Гаделсезлекне нәфрәт итүче Аллаһы
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2012 ел
w12 1.4. 30-31 б.

Яшь укучыларыбыз өчен

Муса пәйгамбәргә махсус эш бирелә

Йөкләмә. Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда, үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы күз алдыңа китер, андагы кешеләрнең тавышларын ишетеп кара. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.

Катнашучылар: Йәһвә Аллаһы һәм Муса пәйгамбәр.

Туган хәл: Йәһвә Мусага исраиллеләрне Мисырдан чыгарырга йөкләмә бирә.

1 БУ ӨЗЕКЛӘРНЕ КАРАП ЧЫК. ЧЫГЫШ 3:1—14; 4:1—17 НЕ УКЫ.

Янып торган куакны сурәтләп бир. Син аны ничек күз алдыңа китерәсең?

․․․․․

Чыгыш 3:4 тә язылганча, Аллаһы Мусага мөрәҗәгать итә. Моны ишетү пәйгамбәргә ничек тәэсир итә? Синеңчә, аның йөзендә һәм тавышында бу ничек чагыла?

․․․․․

Чыгыш 3:11, 13 нче һәм 4:1, 10 нчы шигырьләрдә язылганча, Муса Йәһвәгә сораулар бирә. Синеңчә, аның тавышында нинди хисләр чагыла?

․․․․․

2 ТИРӘНРӘК УЙЛАН.

Изге Язмаларга нигезләнгән материалны кулланып, «Мин кем булырга теләсәм, шул булам» дигән сүзләр турында күбрәк белергә тырыш (Чыгыш 3:14, ЯД). Ни өчен Йәһвә, Муса аның исемен сорагач, аңа «Мин кем булырга теләсәм, шул булам» дигән сүзләр әйткән?a

․․․․․

Синеңчә, ни өчен Муса Фиргавен белән сөйләшергә теләмәгән? (Җавап табар өчен Саннар 12:3 не укы.)

․․․․․

Ни өчен Муса башка исраиллеләр белән сөйләшергә теләмәгән?

․․․․․

3 БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН ҺӘМ ЯЗЫП КУЙ.

Кешеләргә хас булган үз-үзеңә ышанмау хисе турында.

․․․․․

Йәһвәнең сиңа һәм синең сәләтләреңә ышануы турында.

․․․․․

БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ ТАГЫН НИЧЕК КУЛЛАНА АЛАСЫҢ?

Тормышның нинди очракларында сиңа үз-үзеңә ышану җитми?

․․․․․

Мөмкинлекләрең чикле булса да, син кайсы яктан Йәһвә Аллаһыга файдалы була аласың?

․․․․․

4 БЕЗ КАРАП ЧЫККАН ӨЗЕКТӘ СИНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АЕРУЧА КЫЗЫК БУЛДЫ ҺӘМ НИ ӨЧЕН?

․․․․․

Бу мәкаләне үзеңә www.jw.org дигән сайттан алып була

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТЕП СОРАГЫЗ ЯКИ БУ САЙТТАН УКЫГЫЗ: www.watchtower.org

[Искәрмә]

a Йәһвә Шаһитләре өйрәнү өчен күп китаплар һәм брошюралар бастырган, алар ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнгәндә тирәнрәк уйланып була. Күбрәк белер өчен сезнең яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез яки бу брошюраны бастыручыларга языгыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу