Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 1.7. 14-15 б.
  • Үз карашларыңда нык тор!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үз карашларыңда нык тор!
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Содом һәм Гоморраның юк ителүе
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Данилга чокыр казучылар, үзләре анда төшә!
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Лазарны терелтү
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Петер Гайсәдән ваз кичә
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 1.7. 14-15 б.

Яшь укучыларыбыз өчен

Үз карашларыңда нык тор!

Йөкләмә. Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы, андагы кешеләрнең тавышларын күз алдыңа китер. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.

Катнашучылар: Иремия, Авдемелех, Седекия патша

Туган хәл: Иремия, яһүд халкы килданиларга бирелергә тиеш дип Аллаһы хәбәрен игълан итеп йөргәндә, каты каршы килүләр белән очраша

1 БУ ӨЗЕКНЕ КАРАП ЧЫК. ИРЕМИЯ 38:2, 3 НЕ УКЫa.

Иремия яһүд халкына сөйләгәндә, нинди хисләр кичергән? Үз фикерләреңне язып куй.

․․․․․

Иремия Йәһвә кисәтүләрен игълан иткәндә, нинди тавыш белән сөйләгәнен күз алдыңа китереп язып куй.

․․․․․

ТИРӘНРӘК УЙЛАН.

Шундый батырлык белән игълан итәр өчен, Иремия, күрәсең, нәрсәгә инанган булган?

․․․․․

2 БУ ӨЗЕКНЕ КАРАП ЧЫК. ИРЕМИЯ 38:6 НЫ УКЫb.

Чокырның киңлеген һәм тирәнлеген күз алдына китер, андагы исләрне сизәргә тырыш.

․․․․․

Иремиянең «пычракка бата» барган саен нинди фикерләре тугандыр? (Тагын бер кат 6 нчы шигырьне укып чык.)

․․․․․

ТИРӘНРӘК УЙЛАН.

Борынгы заманда чокырларны ничек кулланганнар? Моңа җавап табар өчен Изге Язмаларга нигезләнгән материалны куллан.

․․․․․

Иремияне коткарыр өчен Авдемелех нәрсәгә инанган булган? (Иремия 38:8, 9 ны укып чыкc.)

․․․․․

Ни өчен Седекия, аның янына мирзалар һәм соңрак Авдемелех килгәч, үз карашын шулкадәр җиңел үзгәртеп торган? (Иремия 38:5, 10 ны укып чыкd.) Димәк ул нинди кеше булган? Аның инанган булуы турында нәрсә әйтеп була?

․․․․․

Бу хикәядә кемнәр үз карашларында нык торган, ә кем нык тормаган? Ни өчен син болай җавап бирәсең?

․․․․․

3 БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН ҺӘМ ЯЗЫП КУЙ.

Батырлык турында яз.

․․․․․

Үз карашыңда нык тору турында яз.

․․․․․

Йәһвәнең үзенә беркемнән курыкмыйча буйсынган кешеләрне яклап торганы турында яз.

․․․․․

Сынаулар вакытында үз карашларыңда нык тору дөрес булганны эшләргә ничек булыша? Моның турында яз.

․․․․․

4 БЕЗ КАРАП ЧЫККАН ӨЗЕКТӘ СИНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АЕРУЧА МӨҺИМ БУЛДЫ ҺӘМ НИ ӨЧЕН?

․․․․․

[Искәрмәләр]

a «Болай дип әйтә Йәһвә: „Бу шәһәрдә яшәргә калучы кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булачак, ә килданилар янына чыгучы яшәячәк, аның җаны исән калачак һәм үзе өчен табыш кебек булачак“. Болай дип әйтә Йәһвә: „Бу шәһәр Бабыл патшасының гаскәрләре кулларына һичшиксез биреләчәк һәм ул аны яулап алачак“».

b «Алар Иремияне алып патша угылы Малхиянең сакчылар ишегалдында урнашкан коесына ташладылар. Алар Иремияне бауларга бәйләп аска төшерделәр. Коеда су түгел, ә пычрак иде, һәм Иремия пычракка бата башлады».

c «Авдемелех патша йортыннан китте һәм патшага болай диде: „Минем хуҗам патша, бу кешеләрнең Иремия пәйгамбәргә эшләгән бар эшләре яман. Алар аны коега ташладылар. Ул анда, шәһәрдә икмәк беткәнгә күрә, ачлыктан үләчәк“».

d «Моңа патша Седекия болай диде: „Менә ул сезнең кулларыгызга тапшырыла, чөнки патша сезгә каршы бернәрсә эшли алмый“». «Шунда патша хәбәш кешесе Авдемелехка боерык бирде: „Үзең белән моннан утыз кешене ал да пәйгамбәр Иремия үлгәнче, аны коедан чыгар“».

СЕЗНЕҢ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР КИТАБЫ БУЛМАСА, ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТЕП СОРАГЫЗ www.watchtower.org

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу