Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.10. 27-30 б.
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • «Мин үземә кабер казый идем»
    Изге Язмалар тормышны үзгәртә
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Мәкаләләр 2011
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.10. 27-30 б.

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Ни өчен яшьләрнең Мексикадагы «Яшь шайтаннар» исемле бандасына кушылган бер яшь кеше үзгәргән, намуслы, эшчән булып киткән? Ни өчен материаль яктан уңышка ирешкән Япониядәге бер хатын-кыз төп максатын — байлык җыюны калдырган һәм моңа үкенми? Ни өчен яшерен сугыш кораллары ясаган Россиядәге кеше бу табышлы эшен калдырган? Әйдәгез моны аларның үзләреннән белик.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: АДРИАН ПЕРЕС

ЯШЬ: 30

ИЛ: МЕКСИКА

ҮТКӘНДӘ: БАНДИТ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Миңа 13 яшьләр булганда, гаиләм Мехико штатындагы Экатепек-де-Морелос шәһәренә күчеп килде. Ул вакытта анда яшүсмерләр җинаятьчелеге, вәхшилек һәм наркотиклар куллану киң таралган иде. Мин дә исерткеч эчемлекләр эчеп, әхлаксыз тормыш алып бара башладым.

Соңрак, без яңадан мин туган Сан-Висенте шәһәренә кайттык. Әмма анда да наркотиклар куллану бик зур проблема иде. Урамнарда еш кына яшь кешеләрнең мәетләрен күреп була иде. Мин «Яшь шайтаннар» исемле бандага кушылдым. Урлау, наркотиклар һәм клей иснәү — бу безнең тормыш иде. Мин еш кына өйгә ничек кайтып җиткәнемне хәтерләми идем, һәм кайчакта мин аңымны югалтып урамда ята идем. Кайбер дусларым урлау һәм кеше үтерү өчен төрмәгә эләкте.

Шулай да мин Аллаһыга ышана идем. Вөҗданымны тынычландырыр өчен, мин дини йолаларда, мәсәлән, тәре һәм икона күтәреп тантаналы баруда катнаша идем. Әмма аннан соң барыбыз да, шул исәптән Христос ролен уйнаган кеше дә, бу вакыйгада катнашуыбызны исергәнче эчеп бәйрәм итә идек.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Миңа егерме яшьләр тирәсе булганда, мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Минем тормышым мәгънәсез иде, һәм аның ахыры аяныч булачак икәнен аңлый идем. Миңа Инҗилдә, Гәләтиялеләргә 6:8 дә, язылган сүзләр бик нык тәэсир итте: «Үзенең кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр». Мин шуны аңладым: тормышымның ахыры аяныч булмасын өчен, миңа киләчәкне исәпкә алып «чәчәргә» кирәк.

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин Йәһвә — тере Аллаһы һәм ул минем белән кызыксына һәм үткәндәге бар гөнаһларымны кичерергә әзер икәненә төшендем. Ул догаларны ишетә һәм аларга җавап бирә. Мин моны үзем татып карадым.

Әмма тормышымны үзгәртү авыр иде. Бандадан көчкә китә алдым. Алар белән араны өзсәм дә, миңа шәһәрнең кайбер районнарында йөрергә ярамый иде. Элекке «дусларым» мине табып, иске гадәтләремә кире кайтарырга тырышалар иде, шуңа күрә мин кайчакта алардан качып йөри идем.

Мин Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башладым. Мине анда җылы кабул иттеләр, мине анда яраталар иде. Алар үзләре өйрәткән тәгълиматларына иман итеп, алар буенча яшиләр иде. Мондагы шартлар мин ияләшкәннән нык аерылып тора иде.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Ун ел элек мин суга чумдырылу үттем һәм Йәһвә Шаһите булдым. Мин тормышымда Изге Язмалар тәгълиматларын төгәл тотарга тырышам. Нәтиҗәдә, гаиләм мине хөрмәт итә башлады. Хәзер алар минем тырыш эшче булганымны беләләр, һәм мин аларга хәтта материаль яктан ярдәм иттем. Әнием Изге Язмаларны өйрәнә башлады, һәм хәзер ул Йәһвә Шаһите. Әтием дә үз тормышында үзгәрешләр ясады. Күп туганнарым Йәһвә Шаһите түгел, ләкин минем тормышымдагы үзгәрешләрне күргәч, алар Изге Язмалар кешегә тормышын яхшыртырга ярдәм итә алганын таныйлар.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: ЯЁИ НАГАТАНИ

ЯШЬ: 50

ИЛ: ЯПОНИЯ

ҮТКӘНДӘ: УҢЫШЛЫ ЭШМӘКӘР

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин бер кечкенә шәһәрдә үстем. Анда тату кешеләр яши иде. Әтинең зур кибетендә ун кеше эшли иде. Безнең өебез кибет янында иде, шуңа күрә әти белән әнинең эшләре күп булса да, мин үземне ялгыз хис итми идем.

Гаиләдәге өч кызның иң олысы мин идем, һәм мине яшьтән үк кибет эшләрен алып барырга өйрәттеләр. Мин иртә кияүгә чыктым. Ирем банктагы эшен калдырып, кибет эшләрендә булыша башлады. Бер-бер артлы безнең өч балабыз туды. Әни өйдә утырып балаларны карый иде, ә мин кибеттә иртәдән соңга кадәр эшли идем. Шулай да, без гаиләбез белән бергә җыелырга вакыт таба идек.

Аннары безнең районда сәүдә итү кимегәнгә кибет эшләрендә кыенлыклар туды. Шуңа күрә без зур юл янында хуҗалык товарлары кибете ачарга булдык. Төзелеш башланыр алдыннан әтием инсульт кичерде. Ул безнең оешманың директоры иде. Әтигә сөйләшү бик авыр булганга яңа кибет турында мин үзем кайгырта башладым, ә ирем иске кибет белән бәйле эшләрне дәвам итте. Буш вакыт юк иде диярлек.

Яңа кибет зур табыш китерә башлады. Мин үз уңышларым белән горурланып, эш дип еш кына йокысыз кала идем. Балаларымны бик яратсам да, эш беренче урында иде. Ирем белән аралашырга вакыт бер дә калмады. Без аның белән сөйләшсәк тә, әрләшеп кенә бетә идек. Стресс белән көрәшер өчен, мин көн саен диярлек дусларым һәм хезмәттәшләрем белән эчә идем. Бар тормышым эш, эчемлек, йокы иде. Бай булсам да мин бәхетсез идем, ә ни өчен икәнен мин аңламый идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, миңа Инҗилдәге өч шигырь бик нык тәэсир итте. Маттай 5:3 тә: «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле, чөнки Күкләр Патшалыгы аларныкы»,— дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлагач, мин еладым. Эшем уңышлы барса да һәм хезмәттәшләрем минем белән сокланса да, мин ни өчен бушлык сизгәнемне аңладым. Һәм мин шуңа төшендем: мин рухи ихтыяҗларымны канәгатьләндерсәм генә, бәхетле булачакмын.

Япония экономикасында авырлыклар тугач, мин 1 Тимутегә 6:9 дагы сүзләрнең дөреслеген күрдем: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә». Инҗилдә Гайсә Мәсихнең Маттай 6:24 тәге «Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз» дигән сүзләре минем өчен язылганын аңладым, һәм тормышымда үзгәрешләр ясарга булдым.

Мин әти-әнием, ирем һәм балаларым турында тиешле итеп кайгыртмаганымны аңладым. Үземә дә кайбер начар якларымны үзгәртергә кирәк иде. Мин тәкәббер, тиз кызып китүчән һәм сабыр була белми торган кеше идем. Башта мин үзгәрә алмаячакмын һәм мәсихче була алмаячакмын дип уйлаган идем. Әмма мин балаларымны бик нык ярата идем һәм Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланганда балаларыма бу ошый иде. Мин алар белән күбрәк вакыт үткәрә һәм аларны мәсихче очрашуларга ала башладым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Тормышым мәгънәле булып китте, мин Аллаһыга хезмәт итәм һәм аңа яраклы тормыш алып барам. Бу миңа чын шатлык һәм канәгатьлек китерә. Хәзер беренче урында эшем түгел, ә гаиләм тора. Мин үземне кабат хөрмәт итә башладым.

Әнием минем Изге Язмалар принципларын кулланып яхшы якка үзгәрүемне күреп, үзе Изге Язмаларны өйрәнә башлады һәм мәсихче булды. Бәхеткә каршы, әтием дә, ирем дә безгә каршы килмәде. Хәзер мин балаларыма тагы да якынрак, һәм гаилә тормышы миңа бәхет китерә.

КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ

ИСЕМ: МИХАИЛ ЗУЕВ

ЯШЬ: 51

ИЛ: РОССИЯ

ҮТКӘНДӘ: СУГЫШ КОРАЛЫ БЕЛӘН ЯШЕРЕН СӘҮДӘ ИТҮЧЕ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Минем туган шәһәрем Красногорск яшеллеккә күмелгән. Көньякта Мәскәү елгасы ага, ә көнбатыш һәм төньякта яшеллеккә күмелгән поселоклар урнашкан.

Мин еш кына сугышып, төрле сугыш кораллары ясап һәм көчле булыр өчен физик күнегүләр ясап үстем. Шулай ук пистолетлар, башка төрле кораллар һәм пычаклар ясадым. Кайвакыт аларны төрле җинаятьчеләргә сатып үземә акча да ясый идем. Барысы да яхшы гына бара иде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 1990 нчы елларның башында, мин Йәһвә Шаһитләре белән очраштым. Мин чиктән тыш күп сорау биргән кешеләрне яратмый идем һәм алар белән үземне бик сак тоттым.

Бер тапкыр алар миңа Римлыларга 14:12 дәге сүзләрне укып бирде: «Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш». Мин Аллаһыга нәрсә әйтермен дип уйлана башладым һәм Аллаһы таләпләре белән танышырга булдым.

Шулай ук Көлессәйлеләргә 3:5—10 да язылган киңәшне кулланыр өчен күп көч куйдым: «Шулай итеп, үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. Менә шулар өчен Аллаһының ачуы килә... Боларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз; бер-берегезгә ялган сөйләмәгез, чөнки сез бөтен кылган гамәлләрегез белән элекке яшәү рәвешегезне киемне салгандай салып ташлагыз һәм яңа кеше булып киенегез».

Үзгәрү бик авыр барды. Элекке «хезмәттәшләрем» сугыш коралы сорап акча тәкъдим итәләр иде. Миңа, кешеләр мине рәнҗеткәндә, үземне кулда тоту авыр иде. Әмма мин бирешмәдем һәм үземнең күп санлы коралларымны юк иттем. Аллаһы һәм Мәсих мине ярата икәнен белгәч, мине үзем аларны ярата башладым. Мин Изге Язмалар өйрәнүемне, җыелышка йөрүемне һәм Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылуымны дәвам итәргә тәвәккәл идем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Миңа дога кылу һәм кардәшләремнең ярдәме булышты. Әкрен генә, үз-үзем белән көрәшеп, мин рухи яктан ныгый бардым. Йәһвәнең һәрберебез турында, хәтта үлгәннәр турында да, кайгыртуы мине бик шатландыра (Рәсүлләр 24:15). Мин эчкерсезлек һәм намуслы булу сыйфатларын бик кадерлим, һәм Йәһвә Шаһитләре арасында мин бу сыйфатларны күрдем. Алар минем белән чын күңелдән кызыксына һәм мин моның өчен аларга бик рәхмәтле. Аларның Аллаһыга тугры хезмәт итүләре белән мин сокланам.

Башта кайбер дусларым һәм туганнарым минем яңа иманыма каршы чыкты. Әмма алар җинаятьчеләр белән эш иткәнче дингә бирелүем яхшырак дип үз-үзләрен юата иделәр. Хәзер тормышым сугыш коралы ясауга түгел, ә кешеләргә тынычлык Аллаһысы турында белем бирүгә багышланган һәм мин бәхетле.

[27 биттәге иллюстрация]

Вөҗданымны җиңеләйтер өчен, католик чиркәвенең йолаларында катнашам

[28 биттәге иллюстрация]

Акча мул булса да, мин бәхетсез кеше идем

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу