Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 15.8. 29 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җитәкче совет ничек оештырылган
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы нәрсә ул?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты
    Сүзлек
  • «Андый кешеләрне кадерләп яшәгез»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 15.8. 29 б.

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы»ның соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Никахка кергәч, кайбер мәсихчеләр нинди җитди авырлык белән очраша һәм аларга тырышып нәрсә эшләргә кирәк?

Мәсихче ир белән хатын үзләренең уртак яклары әз булуын күрергә мөмкин. Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәпләр булмыйча аерылышу яраксыз юл икәнен танып, аларга, үз никахларын саклар өчен, күп тырышлыклар куярга кирәк (15.4., 17 нче бит).

• Картлар йортында яшәүче мәсихче нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин?

Ул картлар йорты урнашкан территориядәге кардәшләрне белмәскә мөмкин. Бу йортта яшәгән кешеләрнең күпчелеге төрле дини караштадыр һәм кардәшебезне дини эшләрдә катнашырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Мәсихче туганнар һәм якындагы җыелышның кардәшләре андый авырлыклар турында белергә һәм олы яшьтәге мәсихчегә булышырга тиеш (15.4., 25—27 нче битләр).

• Ир белән хатынга, никахтагы авырлыкларны чишәргә нинди дүрт киңәш булышачак?

Туган проблема турында сөйләшер өчен вакыт сайлагыз (Вәг. 3:1, 7). Үз уй-хисләрегезне хөрмәт белән һәм эчкерсез аңлатып бирегез (Эфес. 4:25). Тормыш иптәшегезне, аның хисләрен аңларга тырышып, тыңлагыз. (Мат. 7:12). Бер фикергә килегез һәм бергә сайлаган карар буенча эш итегез (Вәг. 4:9, 10) (июль—сентябрь, 28—30 нчы битләр).

• Җитәкче советның әгъзалары нинди комитетларда хезмәт итәләр?

Координаторлар комитеты; Кадрлар комитеты; Бастыру комитеты; Хезмәт комитеты; Укыту комитеты; Язу комитеты (15.5., 29 нчы бит).

• Ни өчен без Нух көннәрендәге Туфанның бөтен җир шарын каплаганына ышана алабыз?

Гайсә Туфанның булганына да, һәм бөтен җир шарын каплаганына да ышанган. Изге Язмаларда кисәтүләр бирелгәндә, Туфан чыннан да булган вакыйга итеп кабул ителә (июль—сентябрь, 8 нче бит).

• Римлыларга 1:24—32 дәге сүзләрдә кемнең тәртибе тасвирлана: яһүдләрнең яки башка халыкларныңмы?

Бу шигырьләрдәге сүзләр бар халыкларга кагылса да, Паул иң беренче итеп үткән гасырлардагы мөртәт исраиллеләр турында яза. Алар Аллаһының гадел кануннарын белгәннәр, әмма бу кануннар буенча яшәмәгәннәр (15.6., 29 нчы бит).

• Ни өчен без үз-үзебезгә акыллы караш белән карасак, шатлыклырак булырбыз?

Әгәр без үзебезгә максатлар куйганда акыл белән эш итмәсәк, тынычлыгыбызны югалтачакбыз. Шул ук вакыт үзебезгә карата чиктән тыш «мәрхәмәтле» дә булмыйк: көчсез якларыбыз мәсихче хезмәтебездә кирәгеннән әзрәк катнашыр өчен сәбәп булып китмәсен (15.7., 29 нчы бит).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу