Һәрчак вакытны исәпкә ал
ПУНКТУАЛЬ булу я вакыт ягыннан төгәл булу кайвакыт авыр. Моның сәбәпләре арасында ерак ара, юллардагы «бөкеләр» һәм тыгыз график. Шулай да үз вакытында билгеләнгән урынга килеп җитү мөһим. Мәсәлән, эшкә соңга калмыйча килә торган кеше турында ул ышанычлы һәм үз эшен җиренә җиткереп үтәүчән дип әйтәләр. Ә соңга кала торган кеше башкаларның эшенә кыенлык тудыра һәм чыгарылган продукциянең һәм хезмәтләренең сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин. Укучының мәктәпкә соңга калып килүе аның укудагы уңышларына комачаулый ала. Берәр табибка я теш врачына вакытында килмәү кешенең алачак дәвалавына тәэсир итәргә мөмкин.
Әмма кайбер җирләрдә пунктуаль булу мөһим дип саналмый. Андый шартларда соңга калу җиңел генә безнең гадәткә кереп китә ала. Шуңа күрә вакыт ягыннан төгәл булу теләген үстерү зарур. Бар нәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк икәнен аңлау безгә һичшиксез бу яктан төгәл булырга ярдәм итәчәк. Моның өчен нинди сәбәпләр бар? Бу яктан без ничек уңышлы була алабыз? Вакыт ягыннан төгәл булу нинди файда китерә?
Йәһвә беркайчан да соңга калмый
Иң элек, Аллаһыга охшарга тырышасыбыз килгәнгә, без пунктуаль булырга телибез (Эфес. 5:1). Йәһвә бу яктан безгә искиткеч үрнәк күрсәтә. Ул беркайчан да соңга калмый. Ул үз ниятләрен үтәүне билгеләнгән вакыттан кичектерми. Мәсәлән, Йәһвә, туфан суы белән бозык дөньяны юк итәргә карар иткәч, Нухка болай дигән: «Гофәр агачыннан үзеңә көймә яса». Ә бу вакыт якынлашкач, Йәһвә Нухка көймә эченә керергә кушкан һәм аңа болай дигән: «Җиде көннән соң Мин җир йөзенә кырык көн һәм кырык төн буе тоташтан яңгыр яудырачакмын; Үзем яраткан бар нәрсәләрне җир йөзеннән юк итәчәкмен». Аннары нәкъ вакытында «җиде көннән соң туфан купкан» (Ярат. 6:14; 7:4, 10). Уйлап кара, Нух гаиләсе белән вакытында көймәнең эчендә булмаса, нәрсә булыр иде? Үзләре гыйбадәт кылган Аллаһы кебек, алар бар нәрсәне үз вакытында эшләргә тиеш булган.
Туфаннан соң якынча 450 ел үткәч, Йәһвә ыруг башлыгы Ибраһимга аның улы булачагы һәм аның аша вәгъдә ителгән Токым киләчәге турында әйткән (Ярат. 17:15—17). Аллаһы әйткәнчә, Исхак киләсе елда нәкъ билгеләнгән вакытта туарга тиеш булган. Бу сүзләр үтәлгәнме? Тәүратта болай диелә: «Сара йөккә узды һәм Ибраһимның картлык көнендә, аңа нәкъ менә Аллаһы алдан әйтеп куйган вакытта, дөньяга бер угыл китерде» (Ярат. 17:21; 21:2).
Изге Язмаларда Аллаһының бар нәрсәне үз вакытында башкарганын күрсәтүче мисаллар бик күп (Ирем. 25:11—13; Дан. 4:20—25; 9:25). Аллаһы Сүзендә без Йәһвәнең киләчәк хөкем көнен көтәргә чакырылабыз. Хәтта кеше карашыннан ул көн «тоткарланса» да, анда ул «соңга калмаячак» дигән ышандыру бар (Авв. 2:3).
Гыйбадәт кылуда төгәл булу
Исраилдәге бар ир-атлар «Раббы бәйрәмнәрендә» үз вакытында һәм билгеләнгән урында булырга тиеш булган (Лев. 23:2, 4). Аллаһы шулай ук китерелергә тиеш булган билгеле корбаннар өчен вакыт билгеләп куйган (Чыг. 29:38, 39; Лев. 23:37, 38). Бу Аллаһының үз хезмәтчеләренең гыйбадәт кылуда бар нәрсәне үз вакытында эшләүләрен теләгәнен күрсәтмиме?
Беренче гасырда рәсүл Паул көринтлеләргә мәсихче очрашуларның үткәрү тәртибе турында күрсәтмәләр биреп, болай дигән: «Һәрнәрсә тәртипле һәм килешле булырга тиеш» (1 Көр. 14:40). Шулай итеп, мәсихчеләрнең гыйбадәт кылу очрашулары билгеләнгән вакытта башланырга тиеш булган. Йәһвәнең моңа карашы үзгәрмәгән (Мал. 3:6). Мәсихче очрашуларга вакытында килер өчен, без нәрсә эшли алабыз?
Соңга калмаска нәрсә ярдәм итә?
Кайберәүләр алдан планлаштыру бу яктан зур ярдәм дип саный (Гыйб. сүз. 21:5). Мәсәлән, безгә берәр җиргә вакытында барып җитәргә кирәк икән, юлга бик аз вакыт бүлеп кую акыллы булыр идеме? Юлда көтелмәгән берәр хәл килеп чыкса да, соңга калмас өчен, юлга күбрәк вакытыбыз булса, акыллы булыр иде (Вәг. 9:11). «Юлга күпме вакыт кирәк икәнен белү билгеле урынга вакытында килеп җитәргә ярдәм итә»,— дип әйтә соңга калу гадәте булмаган Хосе исемле бер яшь егетa.
Кайберәүләргә җыелыш очрашуларына вакытында килер өчен, кирәкле чаралар күреп, эш урыннарыннан иртәрәк китәргә туры килер. Эфиопиядә яшәүче бер Йәһвә Шаһите эш графигы аркасында җыелыш очрашуларына 45 минутка соңга калачагын белгәч, үз хезмәттәшен җыелыш булачак көннәрне иртәрәк эшкә чыгуын сораган. Ә үзе үз чиратында аның өчен берәр көнне җиде сәгатьлек сменасын эшләргә тәкъдим иткән.
Безнең кечкенә балаларыбыз булса, очрашуларга вакытында килү аеруча авыр. Балаларны җыендыру гомумән әни кеше җилкәсенә төшә. Ләкин гаиләнең башка әгъзалары да ярдәм итә ала һәм тиеш тә. Мексикада яшәүче Эсперанса исемле әни кеше берүзе сигез бала үстерә. Хәзер кечесенә 5 яшь булса, олысына 23 яшь. Эсперанса үз гаиләсенә җыелышка соңга калмаска нәрсә ярдәм иткәне турында болай дип сөйли: «Минем олы кызларым эне-сеңелләренә җыелышка җыенырга ярдәм итә. Бу миңа өйдәге эшләремне бетереп, билгеләнгән вакытта өйдән чыгып китәр өчен, үземә җыенырга мөмкинлек бирә». Бу гаилә билгеләнгән вакытта өйләреннән чыгып китә, һәм моның өчен һәрберсе үзара ярдәм итә.
Очрашуларга вакытында килү
Мәсихче очрашуларга вакытында килү безгә күп фатихалар китерә. Моның турында уйлану безгә бу яктан хәлебездән килгәнне эшләргә булышачак. Очрашуларга вакытында килергә тырышкан Сандра исемле бер яшь хатын болай ди: «Мин җыелышка иртәрәк килергә яратам, чөнки миңа кардәшләр белән исәнләшергә һәм аралашырга ошый; шулай итеп мин алар белән яхшырак танышам». Патшалык Залына иртәрәк килгәндә, без башкаларның иманда нык булуы һәм тугры хезмәтләре турында ишетәбез, бу безгә көч өсти. Очрашуларга килеп һәм файдалы сөйләшүләр алып барып, без дә «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерәбез» һәм кардәшләребезгә яхшы яктан тәэсир итәбез (Евр. 10:24, 25).
Һәр мәсихче очрашуны ачкан җыр һәм дога — безнең гыйбадәт кылуыбызның мөһим өлешләре (Мәд. 149:1). Безнең җырларыбыз Йәһвәне данлый, без үстерергә тиеш сыйфатларны исебезгә төшерә һәм шатлык белән хезмәттә катнашырга дәртләндерә. Ә беренче дога турында нәрсә әйтеп була? Борынгы заманда Йәһвә гыйбадәтханәне «дога кылу йорты» дип атаган (Ишаг. 56:7). Бүген без очрашуларыбызда Аллаһыга дога кылырга җыелабыз. Җыелышта беренче дога әйтелгәндә, без Йәһвәдән җитәкчелек һәм изге рух сорыйбыз һәм шулай ук акылларыбызны вә йөрәкләребезне биреләчәк мәгълүматны кабул итәргә әзерлибез. Без очрашуларыбызга вакытында, беренче җыр һәм дога алдыннан, килергә тәвәккәл булырга тиеш.
Очрашуларга иртәрәк килүнең сәбәбе турында әйткәндә, 23 яшьлек Хелен болай ди: «Моны мин Йәһвәгә үз яратуымны күрсәтергә мөмкинлек дип саныйм, чөнки очрашуларда бирелгән бөтен мәгълүматны, шул исәптән җырларны һәм беренче доганы, ул бирә». Без дә моңа шулай карарга тиеш түгелме? Әйе, тиеш. Шуңа күрә әйдәгез безнең бар эшләребездә, аеруча Аллаһыга гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә, һәрчак вакытны исәпкә алыйк.
[Искәрмә]
a Исемнәр үзгәртелгән.
[26 биттәге иллюстрация]
Алдан әзерлән
[26 биттәге иллюстрация]
Килеп чыга алган хәлләрне исәпкә ал
[26 биттәге иллюстрацияләр]
Очрашуларга иртәрәк килеп, файда ал